Логотип Магариф уку
Цитата:

Ильяс Кадер: «Фин татары булсам да, минем ана телем — татар теле!»

Татар теле һәм әдәбиятыннан VI халыкара олимпиаданың Гран-при иясе  Ильяс Кадер яшьтәшләрен татар телен үстерергә чакырды. Олимпиада алдынгыларын бүләкләү тантанасында абсолют җиңүче Ильяс Кадер миллә...

Татар теле һәм әдәбиятыннан VI халыкара олимпиаданың Гран-при иясе  Ильяс Кадер яшьтәшләрен татар телен үстерергә чакырды. IMG_0371

Олимпиада алдынгыларын бүләкләү тантанасында абсолют җиңүче Ильяс Кадер милләттәшләренә мөрәҗәгать белән чыкты. Финляндия татары сүзләренә караганда, татар теле язмышы яшьләр кулында. «Мин үзем алты телдә сөйләшәм. Фин татары булсам да, минем ана телем — татар теле. Дусларыма һәм милләттәшләремә шуны әйтәсем килә:  «Татар теле безнең кулларда, яшьләрдә. Онытмыйк, саклыйк, үстерик аны! Горурланыйк аның белән!», — дип белдерде ул.



Ильяс Кадер Казанга халыкара олимпиадада катнашу өчен Финляндиядән килгән. Татар теле һәм әдәбиятын яхшы белүе белән ул әнисенә рәхмәтле. Олимпиадага әзерләнүдә дә егеткә әнисе ярдәм иткән.
Егет олимпиаданың дүрт көне эчендә яңа дуслар табуы һәм татар спектакльләрен каравы турында сөйләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ