Логотип Магариф уку
Цитата:

Имаметдин Гәрәев: «Безгә килгән кешенең еламыйча киткәне юк!»

«Алтын йөрәкле кеше». Без, журналистлар, кайвакыт шулай дип язабыз. Ә бүгенге язманың героена дәүләт тарафыннан шундый исем бирелгән. Шулай ук ул «Россиянең иң яхшы кешеләре» илкүләм энциклопедиясенә...

«Алтын йөрәкле кеше». Без, журналистлар, кайвакыт шулай дип язабыз. Ә бүгенге язманың героена дәүләт тарафыннан шундый исем бирелгән. Шулай ук ул «Россиянең иң яхшы кешеләре» илкүләм энциклопедиясенә дә кертелгән. Мондый дәрәҗәле исемнәргә лаек булган шәхес кем ул?


 

«Көянтәләп су ташыдык»


Имаметдин Гәрәевкә 78 яшь. Дөрес, аңа һич кенә дә бу яшьне биреп булмый. Гомерен Саба райо­нындагы акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатына багышлаган кеше ул. Ир-атларга хас сирәк сый­фат – авыру балаларны ихластан кызгану, алар өчен яшәү кебек сый­фатлар бар аңарда. Гаҗәп кеше...


«Балачактан шулай булдым – зәгыйфь яшьтәшләремне башка­лардан яклый килдем, кешеләр читләшкәндә дә булышырга ты­рыштым, – дип сөйләде Има­метдин абый. – Шуңадыр да, Минзәлә медицина училищесын тәмамлагач, Саба районының акылга зәгыйфь балалар йорты-ин­тернатын сайладым. Югыйсә, район хастаханәсендә дә урын бар иде. 1965 елда интернат агачтан ясалган иске генә бинада иде. Ут кермәгән, лампа белән «яшәдек». Тау астын­дагы чишмәдән көн саен көянтәләп су ташыдык. Кичкә кергәч, иң­башлары сызлый... Сигез чакрым ераклыктагы Шәмәрдән урманын­нан 8-9 вагон утын ташып, бинаны җылыттык. Тик салкыннарда мич­нең җылысы әллә ни озакка җитми шул – балалар салкын тиеп еш авырыйлар иде. Әле бит өсләрендә пальто, башларында бүрек, кулла­рында бияләй...»


Бер елдан соң Има­метдин абыйны ин­тернатның директоры итеп билгелиләр. Һәм шуннан башлана инде. Ярдәм сорап кемнәр­гә генә мөрәҗәгать итми ул: Халык­ны социаль яклау министр­­лыгыннан башлап, аерым кешеләр, җирле җитәкчеләр, шул исәптән, район башлыгына кадәр. Шулай итеп гөнаһсыз балалар иске йорттан яңасына күчә, яшәү шартлары бер әкият дөньясына әйләнә.


Үз зоопаркы бар


Интернатта бүген дүрт яшьтән унсигез яшькәчә 80 бала тәрбияләнә. Түбән Кама, Чаллы кебек зур шәһәрләрдән дә, районнардан да малай-кызлар бар. Шуның кырык өче – ятып кына торучы балалар. (9 бала 20 чакрым ераклыктагы Кызыл Мишә коррекцион мәктәбенә укыр­га йөри.)


«Балалар хәзер «Мин мөстәкыйль яши алам!» дип исемләнгән про­грамма буенча укый, – диде Саба районының акылга зәгыйфь бала­лар йорты-интернаты директоры булып 49 ел эшләгән җитәкче. – Авыруына карамастан, һәр баланы укытырга омтылабыз. Балаларның күбесеннән әти-әнисе баш тарткан. Ата-ана назы күрмәгән малай-кыз­ларга үзебез «әти», «әни» булырга тырышабыз. Алар безгә шулай дип эндәшә. Әйе, аларның акыллары камил түгел, башка физик ким­челекләре дә бар, тик бу балалар яхшыны, начарны беләләр. Әллә каян йөгереп киләләр, сыеналар. Яшермим, еш кына күңел тула. Безгә килгән кешенең еламыйча киткәне юк. Бигрәк тә ятып кына торучы ба­лаларны күргәч».


Самими йөзләр, гөнаһсыз күзләр синнән бер изгелек көтә сыман... Интернатта йөргәндә моны аеру­ча тоясың. Ирексездән: «Әле ярый Имаметдин Гәрәев кебек кешеләр бар», – дип уйлап куясың. Өлкән яшьтә булуына карамастан, җитәк­ченең максаты һаман да бер: авыру балаларның тормышын яхшырту. Дистә ел элек ул интернат террито­риясендә зоопарк булдырган. Бүген анда ниләр генә юк: аккош, пони­лардан башлап, маймылга кадәр. Җәен биредә аеруча матур икән. Чәчәкләргә күмелеп утырган утарда кечкенә атлар, кош-корт йөри. Ба­лаларның үзләрен дә еш кына атка, понига атландыралар.


«1200 квадрат метрга исәпләнгән яңа корпус төзеп ятабыз, – дип сөй­ләде Имаметдин абый. – Президен­тыбыз Рөстәм Миңнехановка рәх­мәт, безнең теләккә каршы килмә­де. Гел ярдәм итеп тора. Менә тагын интернатта ятып кына торучы ба­лалар өчен аерым корпус төзүгә 55 миллион сум акча күчерде. Хәзерге вакытта бер бүлмәдә берничә бала ята, кысан да, барлык шартлар да юк. Ә яңасы иркен, махсуслашкан булачак. Шуңа бик сөенеп йөрим. Төзелеш эшләре бара инде, тизрәк күченәсе килә».


«Тол калдым»


Имаметдин абый: «Интернат – эшем дә, өем дә. Көне-төне шунда мин», – диде. «Гаиләсе юктыр, бул­са, гел эштә тора алмас», – дип уй­лап куйган идек шул чакта. Соңрак җитәкче бу соравыбызга да ачыклык кертте: «Тормыш иптәшем егерме ел элек инфаркттан кинәт кенә вафат булды. Ул да гомере буе интернатта табиб булып эшләде. Бик авыр кичердем бу хәлне. Тик нишлисең, тормыш дәвам итә. Биредәге балалар ун күзләп көтеп тора, күңелләре боекма­сын, дип эшкә киләсең. Бердәнбер улыбыз гаиләсе белән Түбән Камада яши, пенсиягә чыкты инде. Ул да, безнең кебек, табиб һөнәрен сайла­ды».


Саба балалар йорты-интерна­тында Имамет­дин абый Гәрәев турында болай дип сөйләделәр: «Бала күңелен алдап булмый. Имаметдин абыйла­ры дип үлеп торалар. Хәтта яхшы­лап сөйләшә белмәгән балалар да «Имам», – дип елыйлар, абыйла­рын күрәселәре килә. Берсендә бер кыз үксеп елый. Уенчыклар, тәмле ризык та биреп карыйбыз, юк, туктамый. Имаметдин абыйны чакырып китердек. Аның бер җылы сүзе җитте: бала шунда ук елаудан туктады».


Интернатка кемнәр генә килми: җырчылар, төрле даирә кешеләре. Бергәләп төрле чаралар үткәрәләр, балаларга тәм-томнар өләшәләр. Тагын шунысы сөендерде дә, гаҗәпләндерде дә: акылга зә­гыйфь дип тормыйлар, аларның сәләтен үстереп, мөмкинлекләрен арттырырга тырышалар биредә. Интернатта тәрбияләнүче балалар Фердинанд Сәләхов, Айдар Фәй- зрахманов концертларында чыгыш ясаганнар. (Балалар җырлый, бии.) Залдагы халык күз яшьләрен тыеп тора алмаган, диделәр.


Шуңа игътибар иттек: балалар турында сүз чыккач, Имаметдин абый канатланып китә. Ата кеше үз балаларын ничек мактап сөйләсә, ул да шулай. «Авыру булып туганга, ата-аналары ваз кичкәнгә аларның гаебе юк, – ди җитәкче. – Хайван­нарны да карыйбыз, яратабыз. Ә алар – кешеләр! Ничек битараф булып каласың?! Әле менә яңа закон чыкты: ба­лалар интернатта 23 яшькә кадәр яшә­ячәк. Бик яхшы! Балачаклары озынрак булыр. Бездән балалар зурлар өчен булган махсус интернатларга китә. Ә анда икенче тормыш... Балачак – кеше гомерендәге иң күңелле чор. Безнең балаларның да ул шундый булсын дип тырышабыз...»


Рәзилә РӘХМӘТУЛЛИНА.



Фото И.Гәрәев архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ