Логотип Магариф уку
Цитата:

Интернет-сүзлекчә

Берәүләр Интернетны даими куллана, икенчеләр исә онлайн-тормыш белән әллә ни дус түгел. Әмма глобаль челтәргә катнашы булмаганнар да бүген «сайт», «портал», «сервер», «домен» кебек сүзләрне даими ишет...

Берәүләр Интернетны даими куллана, икенчеләр исә онлайн-тормыш белән әллә ни дус түгел. Әмма глобаль челтәргә катнашы булмаганнар да бүген «сайт», «портал», «сервер», «домен» кебек сүзләрне даими ишетеп тора... Мәгълүматка ия кеше – коралланган кеше, диләр.


Татар дөньясында үзен интернет-гу­манитарий дип йөртүче эксперт Данил Сәфәров глобаль челтәргә тәүге адымын ясаучы һәвәскәр кулла­нучылар өчен беренче юл күрсәткеч бу­лырлык компьютер терминнарын гади тел белән аңлатып бирде.


Браузер – Интернеттагы сайтларны ка­рарга ярдәм итә торган программа. Интернетка кергәндә, без иң элек компьютердагы браузер төймәсенә басабыз. Internet Explorer, Google Chrome, Mozilla Firefox, Яндекс Браузер, Opera – кемгә кайсы браузер ошый, шунысын файдалана ала. Аларның версияләре гел яңарып тора. Әйтик, моннан 10 ел элек чыккан Internet Explorer белән заманча сайтка керсәгез, ул аны дөрес ачмаска да мөмкин.


Сайт – Интернетта электрон документлар (файллар) системасы. Гади кулланучы сайтны бер бит яки битләр җыелмасы итеп күрә. Сайтны ясаучы программист исә аның эчке ягын кодлар җыелмасы итеп күзаллый. Сайт ул – сәгать сыман. Гади кеше аның укларын һәм матур циферблатын гына күрә, ә циферблатның эчке ягында осталар тарафыннан иҗат ителгән механизм эшли.


Портал – күп функцияләргә бай сайт. Әйтик, бер оешма турында гына мәгълүмат бирә торган сайтны, гадәттә, «визитка» дип атыйлар. Ә төрле оешмалар каталогын үз эченә алган сайт инде портал дәрәҗәсенә ия. Шулай ук порталда игъланнар, афиша, танышу бүлеге, онлайн түләү мөмкинлеге һ.б. функцияләр булырга мөмкин.


Домéн – сайтның адресы. Әйтик, tatar.ru доменын алыйк. Аның ноктадан уң якта булган өлешен, ягъни «.ru»ны беренче дәрәҗә домен («домен первого уровня») дип атыйлар. Ә тулаем алганда, tatar.ru икенче дәрәҗә домен булып чыга. Өченче дәрәҗә доменнар да була. Әйтик, edu.tatar.ru – шуларның берсе. Кайвакыт аны субдомен дип тә атыйлар. Ягъни edu.tatar.ru ул tatar.ru ның субдомены (түбәнрәк дәрәҗәсе).


Беренче дәрәҗә доменнан аермалы буларак, икенче дәрәҗәдәгесен һәр теләгән кеше сатып алырга мөмкин («.ru» зонасында теркәлгән икенче дәрәҗә доменның еллык бәясе 100–600 сум). Субдомен исә аерым сатылмый, икенче дәрәҗә домен – кемнеке, субдомены да шуныкы санала.


Безнең төбәктә иң популяр домен зоналары: «.ru», «.рф», «.com», «.tatar», «.org», «.info» һ.б.


IP-адрес («ай-пи адрес» дип укыла) – Интернеттагы мәгълүмат алышуда катнашкан ресурсның цифрлар һәм нокталар белән күрсәтелгән адресы (мәсәлән, мондый: 192.168.5.255.) Интернеттагы барлык сайтлар, компьютер челтәрләре, ресурслар да IP (Internet Protocol) дигән мәгълүмат алышу системасына беркетелгән. Һәр сайтның IP-адресы бар. Мәсәлән, Интернетта кылынган «кыңгыр эшләр»не ачыклауда хокук саклау органнарына IP-адреслар ярдәм итә. Форумда кешегә янаучы анонимны, электрон акчалар урлаучыларны, хакерларны (үзенең программистлык сәләтен ярамаган эшләрдә файдаланучыларны) IP-адрес буенча эзләп табарга була.


Админка – сайт белән идарә итү сис­темасы. «Администратор панеле», «движок» дип тә атыйлар. Сайтка яңалыклар элү хокукы булган кеше админкага пароль белән керә. «Вордпресс», «Джумла», «Друпал» дигән админкалар танылган санала. Сайтлар шул исемдәге системаларда, шул платформаларда эшләнә. Программистлар админканы, гадәттә, CMS дип атыйлар, ягъни Content Management System – контент белән идарә итү системасы.


Контент – сайтның эчтәлеген тәшкил итә торган материал: яңалыклар, фотолар, видео, комментарийлар һ.б. Сайт, нигездә, ике өлештән: программист ясап биргән буш каркастан, калыптан һәм сайт администраторы өстәгән яңалыклардан (контенттан) тора.


Администратор (админ) – сайтны алып баручы, яңартып торучы кеше. Элек сайт администраторы дип техник хезмәткәрне (еш кына программистны) атыйлар иде. Хәзер исә администратор дип сайт белән идарә итүчене, анда хуҗа ролен башкаручыны атыйлар. Администраторның ярдәмчеләре булырга мөмкин. Копирайтер – текстларны яза, редактор – тикшерә, рерайтер – башка сайттан алган текстны икенче төрле тел белән үзгәртеп яза (шуннан соң «Яндекс» һәм башка эзләгечләр бу текстны уни­каль – башкалардан күчерелмәгән дип таный), модератор – сайттагы начар ­комментарийларны чистарта. Бу вазифаларны бер үк кеше башкарырга мөмкин.


Хостинг – сайтның файлларын серверда урнаштыруны һәм тиешенчә эшләтүне тәэмин итү буенча хезмәт. Бу хезмәтне күптөрле хостинг-компанияләр тәкъдим итә. Гади генә сайт өчен хостинг түләве елына 600 сумнан 5000 сумга кадәр җитәргә мөмкин.


Сервер – сайтның файлларын үзендә саклый торган махсус компьютер яки аерым җиһаз. Сайт ул – электрон файллар җыелмасы, дидек. Ул файллар исә кайдадыр сакланырга тиеш. Әйтик, сезнең сайт атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать буе бертуктамый эшли икән, димәк, кайдадыр сезнең сайтның эшчәнлеген тәэмин итә торган җиһаз эшләп тора һәм ул бер дә сүндерелми.


Тулысынча.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ