Логотип Магариф уку
Цитата:

Искәндәр Гыйләҗев: "Идеалны чүплектән эзләмиләр"

«Татар гаиләләре яраклашырга яратуыбыз аркасында урыслаша». «Авылны сакларга кирәкми, аны тәрбияләргә кирәк». «Әдәбиятыбызда шәхесләр бик сирәк». Тарихчы-галим, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм...

сайт4«Татар гаиләләре яраклашырга яратуыбыз аркасында урыслаша». «Авылны сакларга кирәкми, аны тәрбияләргә кирәк». «Әдәбиятыбызда шәхесләр бик сирәк». Тарихчы-галим, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкны өйрәнү факультетының татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы мөдире Искәндәр Гыйләҗев белән сөйләшкәч, әлеге сүзләр белән, теләмәсәң дә, килешәсең. Ни өчен аның фикерләрен кабул итү җиңел түгел соң? Чөнки галим, әтисе – халык язучысы Аяз Гыйләҗев кебек үк, кискен фикерләре белән проблеманың асылына төшенергә мәҗбүр итә.


Кем ул Аяз Гыйләҗев?


«Минем өчен язучы гына түгел, беренче чиратта әти, янәшәмдә булган иң якын кешем. Ул минем остазым, тормышымда иң тирән эз калдырган шәхес, – ди әтисе турында Искәндәр әфәнде. – Мин, малайны ир кеше тәрбияләргә тиеш, дип саныйм. Әтисенең ныклы тәрбиясен алмаган ул чын ир-егет булып формалашмый. Мин икеләтә бәхетле кеше. Иңемдә әтинең ныклы кулларын тоеп үстем, тормышымда тагын бер остаз – олпат галим Миркасыйм абый Госмановны очраттым. Алар булмаса, татарга карашым мондый булмас иде».


Искәндәр абый әтисен, бик иртә уяна һәм машинкада баса башлый иде, дип искә ала. Энесе Мансур абый да: «Без әти машинкада баскан тавышка уяна идек», – ди. Йокыдан уяткан, карашларны үзенә тартып торган бу машинканы ничек тә аңларга, әтиләре кебек үк эшләргә омтыла малайлар. Шулай булып чыга да. Искәндәр абый 12-13 яшьләрендә үзе дә машинкада ару гына бастыра башлый. Әтисенең ничек эшләгәнен, ничек итеп күзлеген төзәткәләп куйганын искә ала да: «Сагынам әтине, кайчакларны аның белән сөйләшәсем, киңәшләшәсем килә. Ләкин әти юк, аны беркем дә алмаштыра алмый, – дип куя. – Әтинең бит аның русча сөйләгәндә татар акценты да бер кешенекенә дә охшамаган иде. Мин аны типик татар, дип әйтә алмыйм. Бик үзенчәлекле шәхес. Кызганычка, хәзерге көндә язучылар арасында әтиләр буыны белән чагыштырырлык кешеләрне сирәк күрәм. Алар көндәлек тормыштан югарырак торган, үзе артыннан ияртеп баручы сирәкләр иде».


«Кимсетелгәннәр балаларын русча тәрбияли»


Аяз Гыйләҗев олпатлыгы тамырын, татарлыгының көчен эзләгәндә без аның әнисе ягыннан Сөләйман бабасының шәхесенә дә кагылып алдык. Искәндәр абый аны авылның «ак күгәрчене» дип сурәтли: «Ул бик күп телләр белгән. Бер караганда, авылда тел белү кирәкми дә бит инде. Китаплар укыган, агачлар утырткан. Башкалардан аерылып торганга, аның кушаматы да «мимеч», ягъни «немец» булган. Хәзер авылларда әнә шундый үзенчәлекле шәхесләр бик сирәк. Заманында бик күп иде алар, Миркасыйм абый белән экспедицияләрдә шундый энтузиастларны шактый очрата идек. Хәзер исә авыл «ак күгәрченнәр»не тәрбияләми. Тел, мәдәният анда күбрәк инерция буенча сакланып бара. Авылны сакларга кирәк, диләр. Әлбәттә, шулай! Ләкин авылдан шәһәргә күчеп килгән кеше күп очракта татар теленең иң явыз дошманы булып китә. Ни өчен шулай? Чөнки ул шәһәрдә кимсетелгән хәлдә яши башлый, һәрхәлдә, рус телен белмәү яки начар белү аркасында үзен кимсетелгән итеп хис итә, баласын русча тәрбияләргә керешә. Менә шуңа күрә, авылны саклыйбыз, дип ялгыш адым ясамыйбызмы икән? Авылны саклау максатын без берьяклы гына аңлыйбыз түгелме?.. Минемчә, авылны тәрбияләргә кирәк».


сайт2Гыйләҗевләр гаиләсендә татарлыкны саклап калуның бик гади рецепты бар. «Үзебез татарча сөйләшсәк тә, балаларыбыз русча гына аралаша, дип уфтанучыларны аңламыйм, – ди Искәндәр абый. – Татар баласының татар булып җитешүе бик табигый бит ул. Әйтик, менә безнең гаиләдә башкача булу мөмкин түгел иде. Әти, әни белән русча сөйләшеп кара син! Әби белән русча сөйләшүнең бөтенләй мәгънәсе юк, чөнки ул русча бер авыз сүз белми. Минем гаиләдә дә шулай: кызларым русча да, татарча да камил сөйләшә, оныкларым да чатнатып татарча җавап бирәләр. Балаларыңны үз телеңдә сөйләшергә өйрәтә алмыйсың икән, димәк, синең гаиләдә абруең юк. Бәлки, балаларга, син минем белән татарча, урамда русча сөйләш, дип матур итеп аңлатырга кирәктер? Һәрхәлдә, уртага салып сөйләшкәндә юлларын табып була».


«Әни гаиләдә үзен куя белде»


Гаиләдә татарлык сагында торучы тагын бер шәхес бар. Ул Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше, балаларының анасы – Нәкыя ханым Гыйләҗева. Татар язучылары арасында Нәкыя апага сокланмаган кеше бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Кайсылары аны Аязның дәвамы дип кабул итсә, кемнәр өчендер ул әниләре кебек үк якын кеше. Чөнки азмы-күпме каләм тибрәткән, фикере Аяз абыйның күз уңына эләккән язучылар аларның фатирында, йә булмаса бакчасында кунак булмыйча калмый. Без исә Искәндәр абыйдан Нәкыя апаның холкы, «савыт-саба шалтыраганда» үз-үзен тотышы турында кызыксындык.


сайт3«Әгәр мин сезгә «савыт-саба шалтырамый» иде, чөкердәшеп кенә яшәделәр, дисәм, моңа беркем дә ышанмас, – дип сөйли Искәндәр әфәнде. – Шома гына барса, тормыш булмый да инде ул. Безнең әти хисле, кызып китүчән иде. Кайвакыт кызып китүенең, пыр тузуының сәбәбен дә аңламыйча каласың. Кайчак балык тотканда нәрсәдер килеп чыга, кайвакыт бакчада нидер әти теләгәнчә булмый. Әнигә карата да, безгә карата да дулап ала. Әни аның мондый вакытларын аңлый, үткәреп җибәрә иде. Елап та ала, үпкәли дә, әмма араларны ерагайтырга бервакытта да юл куймады. Әти үзе дә соңгы елларында: «Абыстай, ничек миңа түзеп яшәдең син?» – дип сорый иде. Ә бит әнинең җилкәсендә өч ир булган, үз әнисен карап-тәрбияләгән. Өстәвенә, эше җаваплы – рус мәктәбендә татар телен укыта иде. Ул вакытта татар теле перспективалы тел түгел, әмма әни эшендә дә, гаиләдә дә үзен куя белде. Гаилә иминлеген сиздермичә генә үз кулларына алып, аны җил-яңгырдан саклап килде. Шуларны күз алдыннан үткәрәм дә, әни алдында үземне шулкадәр бурычлы итеп тоям».


«Хат язу – кешелеклелекне саклау ул»

Аяз Гыйләҗев томлыкларын тәкъдим итү кичәсендә шагыйрь Ркаил Зәйдулла Нәкыя апаның нинди уңган хатын, хуҗабикә икәнен сөйләгәннән соң: «Аяз абый хатлары белән озак еллар буе Нәкыя апада үзенә иш тәрбияләде», – дигән иде. Нәкыя ханым үзе Аяз абыйның хатларын, әсәрләренең тулы вариантын тупларга керешкән чорны болай искә ала: «Аяз вафатыннан соң улларыма, берегез белән дә яшәмим, чакырмагыз, аерым торам һәм Аяз турындагы хәтерне саклау, аның иҗатын пропагандалау белән шөгыльләнәчәкмен, дидем. Бу табигый, башкача булырга мөмкин дә түгел».


Галимә Миләүшә Хәбетдинова ярдәме белән, язучының бай архив материалларыннан торган китап та дөнья күргән. «Мин берүзем генә бу хезмәтнең өчтән берен дә башкарып чыга алмаган булыр идем», – ди Нәкыя апа. Ана белән ул, Аяз Гыйләҗев хатларын укучыларга тәкъдим итү – җиңү, әдип карашының никадәр киң булуын күрсәтү, дип бәяли. «Безнең гаиләдә хатларга аерым мөнәсәбәт булды, – ди Искәндәр Аяз улы. – Әти хатларны гаҗәеп кызык яза иде. Кайсы язучы хатларын шулай саклады икән?! Әти исә һәрбер хатының күчермәсен ала иде. Аның яшь чагыннан алып, соңгы көннәренәчә язган хатлары бар. Ул шул чордагы көндәлек тормышны чагылдыра торган гаҗәеп бай материал.


Хәзер исә кешеләр, бер-берсенә хат язудан туктап, бик күп нәрсәне югалттылар. Әлеге матур традиция кешелеклелекне саклаган. Кул белән язу, йөрәгеңнән чыкканны әйтеп бирү – ул бит бөтенләй икенче. Технология заманы, дибез. Ул бер яктан ярдәм итә, икенче яктан кешене бетерә. Без роботка әйләнеп барабыз. Аралашу ике сүз SMS юллауга кайтып калды. Интернет – минем өчен бик зур чүплек. Аннан дөрес файдалана белүчеләр сирәк. Интернеттан идеал эзлиләр, тормышта исә көткәннең киресе килеп чыга. Чөнки идеалны чүплектән түгел, тормыштан эзләргә кирәк …»


«Иң акыллы кызны урладым»

Килен каенана туфрагыннан ярала, дигән уй белән, Искәндәр абыйдан хәләле белән ничек очрашуы турында сораштык. «Безнең «служебный роман» булды, – дип елмайды ул. – Тәскирә – Миркасыйм абый Госмановның лаборанткасы иде. Мин аны беренче күрүдә үк ошаттым: бик пөхтә, белемле, гаҗәеп дәрәҗәдә сөйкемле. Гашыйк булдым. Моны сизеп алган Миркасыйм абый бармак янады. Тәскирә белән очрашып йөри башлагач: «Син минем иң акыллы кызымны урладың», – дип үпкәләп тә йөрде әле. Ә Тәскирә – үз кешем ул минем. Безнең сәнгать, тарих, мәдәният буенча фикерләребез уртак. Ул Казан Кремленең «Эрмитаж» музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. Безнең ике кызыбыз да кияүдә, аерым яшиләр. Биш яшьлек Хәсән, ике яшьлек Бәхтияр исемле оныкларыбызны, тәмен белеп, яратып тәрбияләшәбез, бакчабызга алып китәбез, театр, күргәзмәләргә йөртәбез».


Искәндәр Гыйләҗев гаиләсенең ничек ял итүе белән дә кызыксынабыз...


Гөлинә Гыймадова.


Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ