Логотип Магариф уку
Цитата:

Йокы качты: мәктәпне кыскарталар

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әлеге язманы игътибар белән укып чыгып, безгә үз фикерләрегезне язып җибәрсәгез иде."Гаилә һәм мәктәп" журналының июнь санында әлеге темага караган "Коткарыгыз! Ябылабыз…" мәкал...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әлеге язманы игътибар белән укып чыгып, безгә үз фикерләрегезне язып җибәрсәгез иде.


"Гаилә һәм мәктәп" журналының июнь санында әлеге темага караган "Коткарыгыз! Ябылабыз…" мәкаләсе дөнья күргән иде.


2503


Биектау районының Зур Битаман мәктәбендә быел IX сыйныфны ун укучы тәмамлаган. Аларның тугызы укуларын әлеге уку йортында дәвам итәргә тели. Имтиханнарны яхшы гына тапшырганнар. Тик егет-кызларның хыяллары җимерелергә мөмкин. Мәктәпне тугызъеллыкка калдырырга җыеналар. Уку йорты директоры моны укучыларның киләчәген бетерү дип саный, - дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.


“Без мәктәпне кыскарту белән риза түгел. Уку йортында татар дөньясында танылган шәхесләр: язучылар Зиннур Хөснияр, Рафис Корбан, Алмаз һәм Айдар Гыймадиевлар белем алган. Әти-әниләр укытучыларның хезмәтеннән канәгать. Укучылар үзләре теләгән мәктәптә укырга хокуклы. Әмма IX сыйныф укучылары мондый мөмкин­лектән мәхрүм калачак. Алар­ның беркая да китәсе килми. Безне юллар мәсьәләсе, авто­бусның салкын булуы да борчый. Балаларга иртән чыгып китеп, кич кайтырга туры ки­лә­чәк. Мәктәпкә тимәсеннәр иде, – дип яза редакциягә Зур Битаман авылы халкы. Хатка 50 кешенең имзасы куелган.


Без, үз чиратыбызда, хатка ачыклык кертергә булдык. Ни өчен аны үзгәртергә булганнар? Мәктәптә сәркатип­тән башка кеше юк. Барлык укытучылар мәш килеп печән чаба. Мәктәпне үзгәртәләр, дип кул кушырып утыра алмыйлар шул. Тирә-ягын чис­тартырга, аны ал да гөл итәр­гә кирәк. Теплица да корганнар. Быел яз авыл халкына по­мидор, кәбестә, чәчәк үсен­те­ләре сатып, мәктәп 30 мең сум акча эшләгән. 100 еллык тарихы булган урта мәк­тәпне авыл кешеләренең ничек тә саклап каласы килә. Авыл җыенында да үз фикер­ләрен белдергәннәр. Тик колак салучы гына юк, ахры. Узган ел X сыйныфта ике генә бала укыйсы булгач, сыйныфны ачтырмаганнар. Алар Дөбъяз мәктәбендә укыган. Быелгы уку елында Зур Битаман мәктәбендә 55 бала белем алган. Бу – дүрт авылга дигән сүз. Шушы җирлектә бер­дәнбер урта мәктәп булып санала. XI сыйныфны 7 бала тәмамлаган. Былтыр 1 нче сый­ныфка баручы бала булмаган. Киләсе уку елында ике сабый килә­чәк. Балалар бакчасына 17 сабый йөри.


– Авылның проблемасы бик зур. Мәктәпне кыскартырга дигән карар чыгарга то­ра. Безнең күңелләр боек. Уку йортын калдырырлармы икән дип борчылып йокларга ятабыз. Шундый ук уй белән йокыдан уянабыз, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Нурания Баһавиева. – Укучы­лар­ның Дөбъяз мәктәбенә барасылары килми. Димәк, техникумнарга китәчәкләр. Балалар хәзер бик кадерле бит. Берәү-икәү генә. Әти-әни­ләр өчен газиз­ләрен чит­кә чыгарып җибәрү җиңел түгел. Татар мәктәп­ләрен калдырырга кирәк, диләр. Шулай булгач, нигә аларны ябалар соң?


“Бездә татар мохите сак­лана. Дөбъяз мәктәбендә исә күп фәннәр рус телендә укытыла. Килгән кунаклар да, мәктәбегез өй шикелле, балаларыгыз акыллы, тәрбияле, диләр, – ди мәктәп директоры Фәрит Мөхәрләмов. – Укучылар имтиханнарны яхшы балларга тапшыра. Әмма бар­лык фәннәрдән дә нәти­җәләр бер төрле була алмый. Бер юнәлештә түбәнрәк булса, икенчесендә югары. Балалар төрле бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Аларга 18 укытучы белем бирә. Хәзер икесен кыс­картырга туры киләчәк. Пенсия яшендә булсалар да, укытырга риза иде­ләр әле. Башка укыту­чылар­ның сә­гать­ләр саны ки­мия­чәк. Ба­лаларның югары белем аласылары ки­лә. Ә алар техникум сайларга мәҗбүр булачак. Бу – укучы­ларның ки­ләчәген бетерү дигән сүз. Автобуска килгән­дә, ул иске, салоны да салкын”.


– Быел кызыбыз IX сыйныфны тәмамлады. Хәзер аны Әтнә техникумына җи­бәрергә мәҗбүр булачакбыз. Мәктәптә каласы килгән иде. Ләкин бер нәрсә дә эшли алмыйбыз. Нишләп акча таба алмыйлар икән? – ди ике бала әнисе Резидә Идрисова.


Гөлнара Габдрахманова – өч бала анасы, әти-әниләр комитеты рәисе. “Балаларны чит мәктәпкә чыгарып җибә­рү куркыныч. Ике авыл арасы – 12,5 чакрым. Узган ел Дөбъяз юлында явыз бәндә­ләр бер укытучының аяк-кулларын бәйләп, машинага утыртканнар. Газ баллоны сиптереп, аны урманга алып барырга теләгәннәр. Әле ярый ишеген ачып, кычкыра алган. Шуннан соң ничек итеп балаларны юлга чыгарып җибәрә­сең? Автобус­ның ватылып калган чаклары да була бит, – ди ул. – Без­нең укучыларның югары белем алып, авылда эшли­селәре килә. Колхоз таркалмаган. Ике улыбыз да вузда укый. Берсе – укытучы, икенчесе авыл хуҗалыгы белгече булачак. Икесенең дә авылга кайтырга теләге бар. Кызыбыз IX сыйныфны тәмам­лады. Аның инглиз теле укытучысы буласы килә. Хәзер ничек булыр? Укытучылар белемне бик яхшы бирә.


– Без мәктәпне япмыйбыз да, кыскартмыйбыз да. Аның төре генә үзгәрәчәк. Бу балалар саны аз булуга бәйле. Әлегә авылның перспективасы юк. Әгәр балалар саны арта икән, аны кире үз хәленә кайтарачакбыз. Моннан бер­ничә ел элек Күлле мәктәбен үзгәртү турында сүз булган иде. Ул вакытта 55 бала укыса, хәзер 100дән артты.


Андый мәктәпләргә кагылмыйбыз. Зур Битаман мәктәбенең имтихан күрсәт­кечләре дә районныкыннан түбәнрәк. Белем сыйфаты бик үк югары түгел, – ди Биектау районы мәгариф бүлеге башлыгы Нияз Әхмәтҗанов.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    хөрмәтле әти- әниләр, укытучылар! Зур Битаман мәктәбенең имтихан күрсәт кечләре дә районныкыннан түбән- бу бик зур роль уйный. Яхшы укыган бала кая барса да яхшы укый. Бу инде яңалык түгел- мәктәпләрне кыскарту. Укучыларны уку йортларына урнаштырып була. Монда төп проблема: укытучылар эшсез калуы! Яхшылык белән генә фикерләргә кирәк. Күрше авылга укучыларны йөртәләр икән- яхшы хәлдәге автобус, яшь укытучылар эш белән тәэмин ителергә тиеш! Кемнедер гаепләп булмый, җәмәгать! Барысы да хәерле булсын! Саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим! Автор: Гульнара Мухаметзянова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ