Логотип Магариф уку
Цитата:

Йөзләрчә кеше татар теле укытучылары мөрәҗәгатенә кушыла

Социаль челтәрдә татар теле укытучылары мөрәҗәгате урнаштырылган. Бер көн эчендә язманы алты мең кеше караган. 250гә якын кеше мөрәҗәгатькә кушылган. Бу — Татарстанның төрле шәһәр-районнарындагы мәктә...

Социаль челтәрдә татар теле укытучылары мөрәҗәгате урнаштырылган. Бер көн эчендә язманы алты мең кеше караган. 250гә якын кеше мөрәҗәгатькә кушылган. Бу — Татарстанның төрле шәһәр-районнарындагы мәктәпләрдә эшләүче укытучылар. «Вконтакте»дагы төркем администраторлары таләбе буенча, кушылган һәркем пост астына комментарий рәвешендә үзенең исемен, эш урының язган.


Мөрәҗәгатьтә җаваплы затларның укытучыларны борчыган сорауларга ачыклык кертүе сорала.обращение


«Хөрмәтле татар теле укытучылары! Бу хаттагы фикерләргә кушылсагыз, комментлар өлешендә үз исем-фамилиягезне, мәктәбегезне языгыз!


***


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ ДЕПУТАТЛАРЫНА БИЛГЕСЕЗЛЕКТӘ БУЛГАН ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫННАН МӨРӘҖӘГАТЬ, СЫКРАУ ҺӘМ БОРЧЫЛУ ХАТЫ.


Без сайлаган хөрмәтле халык депутатлары!
Менә инде ике ай, уку елы башланганнан бирле татар теле укытучыларының йокысы йокы, ашы аш түгел. Республика буйлап таралган татар телен укытуны бетерәбез дигән шомлы хәбәрләр көннән-көн куера бара. Мәктәпләрдә куркыныч тикшерүләр йөри. Без ике ай мәхшәр эчендә.


Без билгесезлектә, без югалган хәлдә. Безне куркыталар, бездән көләләр. “Татар теле факультивка күчә, эш эзләгез”, - дип әйтәләр. Безне мөдирләр дә якламый, район башлыклары да дәшми. Иң куркынычы һәм шаккатмалысы - татар теле дәресләрнең бетүенә күп кенә башка мөгаллимнәр куана. Татар теле дәресләрен факультативка күчерү нинди документка, карарга нигезләнеп эшләнә - билгесез. Безгә моны төгәл әйтмиләр, ләкин бүгеннән үк ата-ананы да, укытучыларны да гариза язарга куалар. Шушымы безнең ирекле дәүләтебез, тигез һәм дус милләтләребез, уңган-булган халкыбыз? Шушымы инде безне дөньяга таныткан толерантлыгыбыз?


Без бүген үзебезнең дәүләт теле дип санап йөрткән туган телебезнең “икенче сортлы” икәнен белдек. Димәк, ул бары тик хуҗалыкта куллану теле генә булып калачак? Кайчандыр без, туган телебезгә, милләтебезгә, Татарстаныбызга хезмәт итик, файда китерик дип, татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме һөнәрен сайладык. Еллар буе без көне-төне, армый-талмый эшләдек, гомеребезне шушы эшкә багышладык. Хәзер инде без беркемгә кирәкми булып чыгабызмы? Хәзер инде без Татарстанга кирәкми булып чыгабызмы? Хәзер инде безнең телебез кирәкми булып чыгамы?


Татарстанда, татар теле дәресләре кыскартылган очракта, кимендә 2800 укытучы эшсез калачак. Татар теле укытучылары нигездә хатын-кызлар. Илебездә балаларын үзләре генә тәрбияләүче аналар күп. Менә алар нишләр? Бүгенге көндә пенсиягә чыгу алдында булган укытучыларыбыз да, әле эшләрен башлап кына килүче яшь белгечләребез дә бар. Алар нинди шартларда эшләрен дәвам итәр? Мондый сораулар чиктән ашты.


Ләкин барыннан да күбрәк безне туган телебезнең язмышы борчый. Татар теле факультатив укуга күчә икән, аның кулланылышы тарая дигән сүз. Бу телебезне киләчәксез итә, аның “дәүләт теле” статусының бары тик кәгазьдә язылган формаль сүз икәнен күрсәтә. Тел факультативка күчә икән, димәк алга таба ул юкка чыгачак.


Шундый катлаулы чорда безнең депутатларыбыз, үзебез сайлап куйган лидерларыбыз, ни өчен халык мәнфәгатьләрен кайгыртмый, ник бер сүз дә әйтми, дәшми? Без билгесезлектә. Безгә нишләргә? Безнең белән нәрсә булыр? Телебезне кем саклар, үстерер? Интернеттан, телефон аша җибәрелеп торган ниндидер икеле-микеле хәбәрләр аша гына хәзерге вәзгыятьне аңлап бетереп булмый. Халык арасында чын-чынлап мәгълүмати сугыш бара.


Татар теле укытучылары – Татарстанныкылар, менә сез якларга, сакларга тиешле халык ул. Без кайда барып сыеныйк? Кемнән һәм кай тарафлардан ярдәм көтик. Без алдандыкмы? Ялгыштыкмы? Яки безне кулландылар гынамы?


Хөрмәтле депутатлар! Тарихка телгә ясин укыган депутатлар булып кермәгез! Аны авыр чорда яклаган, үз иткән һәм саклап калган депутатлар булып тарихка керегез! Киләчәк хакына татар теле, һичшиксез, дәүләт теле буларак укытылырга тиеш!».


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ