Кадрия – Кадрия инде ул!
Миндә эчкерсез, туры сүзле кешеләр һәрвакыт соклану уята. Андыйлар әллә кайдан башкаларны үзләренә тартып тора. Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы д...
Миндә эчкерсез, туры сүзле кешеләр һәрвакыт соклану уята. Андыйлар әллә кайдан башкаларны үзләренә тартып тора. Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллова да шундыйлардан. Меңәрләгән укучыларны белем серләренә төшендергән укытучы гына түгел, ачык йөзле, тәмле сүзле, мөлаем хатын-кыз да ул.
Кадрия ханым үзен бик бәхетле саный. Гомере буе яраткан эшендә хезмәт куя, янәшәсендә шатлыгын һәм борчуын бүлешердәй гаиләсе, кайтып сыенырга туган йорты бар. Ул барысы өчен дә язмышына рәхмәтле...
Көтеп алынган кыз бала
Ямьле Агыйдел буенда урнашкан Актаныш кызының дөньяга килүе үзе үк Сөнгать абыйлар гаиләсенә бәхет вәгъдә иткән. Ике малайдан соң көтеп алынган кыз булган ул. Баланың кинәт туу шатлыгыннан аптырап, башы әйләнгән ата, октябрьнең салкын төнендә аягына да кияргә онытып, күршеләрендә яшәүче акушер янына чыгып йөгерә. Шулай тансык булганга, ул кызына Кадрия исемен сайлаган да инде.
– Без гаиләдә биш бала: өч малай, ике кыз үстек. Нәкъ якташыбыз Роберт Миңнуллин язганча: «Без биш бала үстек әнкәй белән, тик үсмәдек иркә кочакта...», – дип җыр сүзләре белән сөйләп китте Кадрия ханым. – Кечкенәдән эш белән тәрбияләндек. Әниебез бик чиста кеше иде. Кышкы салкын көннәрдә дә, күпләрне гаҗәпләндереп, әнкәй белән бергә чишмәгә кер чайкарга, җәйге эсселәрдә Агыйдел тугайларына бөрлегән җыярга йөри идек. Әти-әниебез безгә сүз белән түгел, эш белән үрнәк күрсәттеләр. Алар безне шулай чыныктырып, олы тормыш юлына әзерләгәннәрдер.
Кадрия ханымның әнисе гомере буе Актаныш үзәк китапханәсендә эшли. Әдәбиятны яратучы, кызыксынучан холыклы Нәкыя ханым җәмәгать эшләрендә дә актив була. Район мәдәният йортында куелган спектакльләр, бәйрәм кичәләре, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар – берсе дә аның катнашыннан башка үтми. Нәкыя апаның сәнгатьне яратуы, китапка мәхәббәте балаларына да күчә.
– Мәрхүм әтием миңа: «Кызым, инженер булсаң, җитеш тормышта яшәп, чит илләргә ял итәргә йөри алыр идең», – дия торган иде. Ләкин мин укытучы һөнәрен сайладым, – ди, Кадрия ханым, балачак хатирәләренә бирелеп.
Сөнгать абый белән Нәкыя апа алларына барлык балаларына да югары белем бирү максаты куялар. Бәхеткә, Актаныш урта мәктәбендә аларга үз фәннәрен чын күңеленнән яратучы, көчле укытучылар белем бирә. Педагог һөнәренә Кадрия атлы кыз нәкъ менә мәктәп елларында гашыйк була. Ул шул мәхәббәтне кабызган остазларына бәйле вакыйгаларны бүгенгедәй хәтерендә саклый.
– Әле дә исемдә: башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәмәрә Зәкиевна безне, бер рус сүзе белмәгән балаларны, русча сөйләшергә өйрәтте. Ә инде югары сыйныфларга күчкәч, сыйныф җитәкчебез рус теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Заһитовна рус әдәбиятына мәхәббәт уятты. Быел мәктәпне тәмамлауга 40 ел тулды. Яше сиксәннән узса да, биш елдан биш елга үткәрелә торган сыйныфташлар очрашуында хөрмәтле остазыбыз Любовь Моталлапова элеккедәй өстәл түрендә утыра.
Хәер, башка укытучылары турында да аның күңелендә җылы хатирәләр саклана. Спортны яратырга өйрәткән мәрхүм физкультура укытучысы Фәрит Әхмәдишин – шуларның берсе. Район, республика күләмендә оештырылган ярышларга әзерләп, ул яшь актанышлыларда максатчанлык, ихтыяр көче тәрбияләгән. Авыр минутларда, җиңәм дип, түзәргә өйрәткән.
Мин Казанда сине эзләп таптым
Мәктәпне тәмамлагач, Кадрия Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетына укырга керә. Булачак ире Ирек абый белән дә шул студент елларында ук таныша. Авылдан килгән бик күп кызларныкы шикелле, гади дә, һәм шул гадилеге белән соклангыч та була ул көтелмәгәндә очрашу һәм сафлыкта кавышу. Билгеле инде, авыл кызы Кадрия төркемдәш кызлары белән тулай торакта яши. Яхшы укыганга, стипендиясе югары. Аның янына әти-әни җибәргән ризыкларлар да кушылгач, хәтта туган көннәр үткәрергә җитә.
– Шундый нәни бәйрәмнәрнең берсендә бүлмәдәш кызымның дус егете үзенең Ирек исемле иптәшен дә алып килде. Бергәләп чәй эчеп, шаярышып-көлешеп утырдык. Һич тә бер күрүдән гашыйк утына төшәрбез сыман тоелмаган иде, – дип сөйли, Кадрия Сөнгатовна, онытылмас яшьлек мизгелләрен кабат искә төшереп. – Ни гаҗәп, әлеге озын буйлы, тыйнак егет, икенче көнне тагын тулай торакка килеп, мине кинога чакырды. Бик нык аптырадым. Малайлар арасында үскәнгә, ул чакта әле мин егетләрне дуслар кебек кенә кабул итә идем. Хәтта беркатлыланып, аннан: «Нигә мине? Анда чибәр кызлар күп иде бит», – дип сорадым. Шулай да дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелеп, бер елдан гаилә корып җибәрдек.
Кадриянең сиземләве дөрес булып чыга. Ирек абыйның төп сыйфаты – тугрылык. Энергетик һөнәренә, эшенә, гаиләсенә, туганнарга тугры кеше ул. Фатир алгач, Кадриясе ягыннан килгән туганнар, танышлар барысы да аларда туктала. Ул беркайчан да: «Ни өчен алар безгә килә?» – дип сорамый. Һәркемне якты йөзе, тәмле сүзе белән каршы ала. Шуның белән хәләл җефетендә ярату белән янәшә йөрүче хөрмәт хисен дә уята.
Инде менә бергә яши башлауларына 37 ел тулган. Шул вакыт эчендә алар бер төрле уйлаучыларга әйләнгәннәр.
– Татулыкның сере нәрсәдә? – дип сорагач, икесе беравыздан:
– Һәр нәрсәне уртага салып сөйләшәбез. Шуннан соң гына карар кабул ителә. Тормышыбызның иң бәхетле мизгелләре – улларыбыз туу, нигез йортка авылга кайту, туганнар белән аралашу. Болар кешегә позитив энергия, көч-куәт бирә, яшәүне мәгънәле итә, – диделәр алар.
Күркәм холык – яхшы тәрбия нәтиҗәсе. Ирек абый үзе дә өч балалы тату гаиләдә тәрбияләнә.
– Ирекнең әти-әнисе, минекеләр кебек үк, хезмәт сөючән, тырыш кешеләр. Шәһәрдә яшәсәләр дә, гомер буе бакча тоттылар, – дип, Кадрия апа кайнана белән кайнатасын мактап туя алмый. – Өлкән яшьтә булсалар да, әле һаман яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, балаларының күңелен күреп яшиләр. Рөстәм белән Тимурны үстергәндә, алар төп терәгебез булды. Кайнанам аеруча нечкә күңелле, тәмле телле кеше.
Ә килен кайнана туфрагыннан, диләр. Кадрия апа үзе дә ачык йөзле, тәмле телле ханым.
Холык гаиләдән килә
Ирек абый белән Кадрия апаның малайлары, бер ата-анадан тусалар да, холыклары буенча икесе ике төрле. Рөстәм Кадрия ханымга охшаган – җитез, кызыксынучан, һәрвакыт яңалыкка омтыла. Ул бүгенге көндә бер фирмада коммерция директоры булып эшли. Икенче уллары Тимур - табигате буенча нәкъ әтисе. Ул нинди дә булса эшкә тотынырга булса, тирәннән уйлый. Фәлсәфи фикерләргә ярата. Мин аны «Сәләт-Раушан» аланында безнең төркемнең әйдаманы булган чагыннан ук хәтерлим. Төпле егет икәне шунда ук күренеп тора иде. Ул соңрак «Сәләт»тә директор вазифаларын да башкарды. Бүгенге көндә менеджер булып эшли.
– Ике улым да кечкенәдән китап укырга яратты. Моның өчен алар әбиләренә бурычлы. Улларыбыз җәй буе Нәкыя әбиләре янында авылда яшиләр иде. Ә бездә бик бай өй китапханәсе бар. Рөстәм дә, Тимур да шундагы 50 томнан торган «Балалар дөнья әдәбияты» китапларының барысын да диярлек укып чыктылар, – дип сөйли Кадрия апа, улларындагы белем, киң карашның серен безнең укучылар өчен дә ачып. – Бүгенге ата-аналар, әби-бабайлар китапның чын тәрбияче булуын оныттылар. Ә безнең әнине районда «аяклы энциклопедия» дип йөртәләр һәм «Нәкыя апа китапханәдәге бөтен китапны да укып чыккан», – дип сөйлиләр иде. Ул шул белемнәрен, әдәбиятка мәхәббәтне балаларына гына түгел, оныкларына да тапшырырга өлгерде. Бу – чын мәгънәсендә бер могҗиза.
Әбиләре әкиятләр сөйләп, җырлар өйрәтеп, оныкларын татар мәдәниятенә һәм сәнгатенә алып керә. Шәһәрдә туып-үскән бу ике егет, рус телен – камил, инглиз телен әйбәт белү белән бергә, саф татар телендә сөйләшәләр.
– Анысы гаҗәп түгел, – ди Рөстәм. – Җәйге ялны авылда, әбиләрдә үткәрү икебез өчен дә бар яклап файдага булды. Китап та укыдык, эшкә дә өйрәндек. Туганнарны якын итү, шатлыкны уртаклашу, авырлыкны бергә күтәрешү – татар гаиләсендәге әнә шундый кыйммәтләрне үзләштердек без әби-бабайлар янында. Ә әти белән әни яңадан-яңа белемнәр алуга омтылыш тәрбияләделәр.
Тимур өчен исә гаилә – җылылык, бер-береңә терәк булу, мәхәббәт. «Әти-әниебез безне кешелекле һәм сабыр булырга өйрәтте». Бу – төпчек малайның сүзләре.
«Татар теле Америкага кадәр алып барды»
Университетны тәмамлагач, яшь укытучы Кадрия Сөнгать кызы Казанның 78 нче мәктәбендә француз теле укыта башлый. Аның тәүге 4 «д» сыйныфы күптән мәктәп белән хушлашса да, укучыларга сигез ел белем биргән укытучының өенә килеп, һәр туган көне белән тәбрикләргә онытмый.
– Мәктәптән китәрмен дип уйламаган идем. Ләкин тормышта көтелмәгән борылышлар була икән, – дип искә төшерә Кадрия ханым узган гасырның туксанынчы еллар башындагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә үзенең рус телле балаларга татар теле укытып йөргән чорын. – Шул вакытта Казан университетын тәмамлаган сеңлем Нәзирәнең, аспирантурага кереп, кандидатлык дессертациясе яклавы минем күңел төпкелендә йокымсырап яткан хыялымны тергезеп җибәрде. Минем дә фән белән шөгыльләнәсем, алга барасым, спорттагыча яңа үрләргә ирешәсем килде. Шулай ике улым үсеп килгәндә, читтән торып аспирантурага укырга кердем. Менә шул адым мине Казан университетының «Чит аудиториядә татар теленә өйрәтү» кафедрасы җитәкчесе Флера Садриевна Сафиуллина белән таныштырды да, ул мине үз янына эшкә чакырды. Мәктәп укытучысыннан университет укытучысына әверелү минем өчен көтелмәгән бәхет булды.
Рус телле студентларга татар телен өйрәтү, чит ил студентлары белән эшләү, аспирантлар белән җитәкчелек итү, халык өчен оештырылган кичке тел курсларында укыту – һәммәсе Кадрия Фәтхулловага педагогик эштә зур тәҗрибә бирә. Ул чакта кафедра яңа булганлыктан, укытырга дәреслекләр юк. Беренче программаларны, дәреслекләрне укытучыларга үзләренә төзергә туры килә. Соңгы вакытта хезмәттәшләре (Ә.Ш.Юсупова, Э.Н.Денмөхәммәтова) белән берлектә язылган хезмәтләрнең берсе - «Татарча сөйләшик» китабы татар, рус, инглиз телләрендә дөнья күрә. Аның халыкара конкурсларда җиңеп чыгуы, тел өйрәнүчеләр тарафыннан югары бәяләнүе авторларны рухландыра.
2013 елда «Ана теле» онлайн мәктәбе эшли башлый. Аның өчен Казан федераль университеты укытучылары, медиаредакторлар, программистлардан торган зур төркем бер ел эчендә әлеге проектның эчтәлеген – контентын эшләп чыга. «Ана теле» проектының академик җитәкчесе итеп Кадрия Сөнгатовна билгеләнә. Менә шулай дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән кызыксынучан кешегә, онлайн мәктәпкә кереп, бушлай татар телен өйрәнү мөмкинлеге туа. Ел саен ун меңләп кеше, «Ана теле» мәктәбендә шөгыльләнеп, тел үзләштерә. Безнең илдә башка бер генә милли телнең дә онлайн мәктәбе юк әле.
Әлеге мәктәп укучылары арасында шактый кызыклы шәхесләр бар. Мәсәлән, Испаниянең Валенсия шәһәрендә яшәүче Бернард Монот. Ул гомер буе Франциянең тышкы эшләр министрлыгында эшләгән. Барлыгы унбер тел белә. Лаеклы ялга чыккач, анда тагын бер төрки тел өйрәнү теләге туа. Шул чак бу полиглот интернетта татар теленә өйрәтүче «Ана теле» мәктәбенә тап була. Аңа кадәр ул инде төрки телләрдән төрек телен үзләштергән була. Тагын бер төрки телне өйрәнсәм, комачауламас, дип Бернард Монот ике ел эчендә татар телен үзләштерә. Татар теле белән төрек телен чагыштырып, сүзлекчәләр төзи. Казандагы укытучыларына татар телендә хатлар язып тора. Әлбәттә, ерак Испаниядән килгән ул хатлар «Ана теле» онлайн-мәктәбе үзәге җитәкчесе Кадрия Сөнгать кызының да, башка укытучыларның күңеленә май булып ята.
Иваново шәһәрендә яшәүче Елена Зимина да шулай ук әлеге мәктәпкә Интернет челтәрендә юлыга. Телне өйрәнгәннән соң ул, Казан белән танышу өчен, башкалабызга килә, университетка кагылып, укытучылары белән очраша. Заманында Казахстан, Үзбәкстан якларына китеп төпләнгән татарларың балалары өчен «Ана теле» мәктәбе бигрәк тә файдалы булып чыга.
Узган ел Кадрия Фәтхуллова КФУ ның Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе директоры профессор Ә.Ш.Юсупова белән Американың Индиана университетына Тюркология үзәге галимнәре чакыруы буенча фәнни командировкага барып кайткан. Анда Татарстан вәкилләре төрки телләрне өйрәнүче галимнәр һәм студентлар алдында татар телен укыту методикасы турында сөйләгәннәр, мастер-класслар үткәргәннәр.
– Чыгышларыбызны бик бирелеп тыңладылар, – дип бу шатлыгы белән дә уртаклашты Кадрия ханым. – Шуны ышанып әйтә алам, газиз ана телебез дөньяда кызыксыну уята. Шуңа күрә татар теле безне Америкага кадәр алып барды да инде.
Туктаусыз хезмәт үз нәтиҗәләрен бирә. 2012 елда Кадрия ханым Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге премиясе белән бүләкләнә, 2014 елда «Ел хатын-кызы» бәйгесендә «Хатын-кыз галимә» номинациясендә лауреат, ә 2015 елда Россия Федерациясе югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре дигән исемнәргә лаек була.
Барлык уңышлары өчен дә ул хезмәттәшләренә, яраткан кафедрасына, аның җитәкчесе профессор Рәдиф Рифкать улы Җамадетдиновка рәхмәтләрен белдерде. Дус-тату коллективта эшләү зур бәхет ул дип ассызыклады.
Әти – Кыш бабай, әни – табышмакчы
Фәтхулловлар гаиләсенең бәхет серләрен төшенергә тырышып, аларның якты, уңай һәм китапларга бай, җылы-нурлы оясында озак гәпләшеп утырдык.
– Хәзерге балаларның төп уенчыгы – планшет, телефон, компьютер һәм телевизор, – диюгә, фикерләр буасы ерылып киткәндәй булды.
Кадрия ханым: Ирек һөнәре буенча технарь булса да, гуманитар фәннәргә дә хәвәслеге бар. Балалар үскәндә, без бер сүздән төрле сүзләр ясап уйнарга ярата идек. Әлеге уенда һәрвакыт әтиебез җиңә, чөнки аның сүзлек запасы бик бай, күп терминнар белә. Гаиләне берләштерү өчен мондый мизгелләр бик мөһим. Хәзер инде шул уенны оныкларыбыз һәм туганнарыбызның балалары белән дә уйныйбыз. Алар әтиебезне: «Ирек абый, әйдә, син дә безнең белән уйна», – дип, тинтерәтеп бетерәләр. Мин оныкларыма һәм туганнарымның балаларына төрле сораулар биреп, аларны уйланырга мәҗбүр итәм. Оныкларыбыз белән бергә лото уйнарга яратабыз. Балаларны мавыктырырлык уеннар уйлап табу, үзеңә дә алар белән шул уеннарда катнашу мөһим. Бу – бала белән ата-ана арасында җылы, ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру өчен беренче кагыйдә. Икенчесе – нинди генә эшкә керешсәң дә, аны бала белән бергә башкарырга тырышырга кирәк. Ашарга пешергәндә дә, сиңа булышырга теләгән баланы һич тә: «Өстәлне, идәнне пычратасың», – дип куып җибәрергә ярамый.
Ирек әфәнде: Әти-әнинең вакыты җитмәгән очракта, аларны, һич югы, әби белән бабай алмаштырсын иде. Барлык негатив күренешләр балаларга игътибар җитмәүдән барлыкка килә. Алар белән кечкенәдән беркем сөйләшмәсә, аларның фикерен ишетергә теләмәсә, сабый йомылырга мөмкин. Бала ачылырга, үзен борчыган проблемаларны кемгәдер сөйләргә тиеш. Тәмле сүз ишетеп үсмәгән баланың күңелендә тирә-юньдәгеләргә карата битарафлык, ә кайчак нәфрәт туа.
Кадрия ханым: Өйгә кайткан эш, язу-сызуның очы-кырые күренмәс сыман тоелса да, без ял көннәрендә бакчага барабыз, саф һавада йөрибез, балалар, оныклар, туганнар һәм дуслар белән аралашабыз. Тормыш мине бәхетле була белергә, һәр нәрсәдән ямь табып яшәргә, һәр яңа көнгә куанырга өйрәтте. Балалар да шулай позитив фикерләр белән яшәсен өчен, ата-ана аларны моңа кечкенәдән өйрәтергә тырышса икән. Бертуктаусыз тормыштан зарлану, кемнәрнедер гаепләү, ызгыш-талаш балаларның психикасына тискәре йогынты ясый.
Ирек әфәнде: Озын буйлы булганлыктан, Яңа елларда эш урынымда миңа Кыш бабай булырга туры килә иде. Шул киемнәрдән өйгә кереп, улларымны котламыйча калганым булмады. Малайлар мине танымыйлар. Эшемне тәмамлап кайткач, сөенешеп: «Безгә Кыш бабай бүләк алып килде», – дип сөйлиләр иде. Балаларга бала чакта могҗиза кирәк. Аны ата-ана гына оештыра ала.
Гаилә минем бөтен тормышымны биләде һәм били. Борынгыдан: «Ир-ат өй төзергә, агач утыртырга һәм балалар тәрбияләп үстерергә тиеш», – дип әйтелгән икән, бу – ата булган кешегә табигать тарафыннан нинди зур бурычлар йөкләнүе турында сөйли. Моңа яшьтән үк җаваплы карарга кирәк. Әгәр үзебез әхлаклы һәм намуслы булмасак, аны балалардан ничек таләп итәсең? Без улларыбызны кечкенәдән кешеләргә карата игътибарлы, мәрхәмәтле итеп тәрбияләргә омтылдык. Ни чәчсәң, шуны урырсың дип, халык белми әйтмәгән. Бүгенге көндә аларның сау-сәламәт, белемле, ярдәмчел булуларына шатланып яшибез. Алар да ата-ана, әби-бабай үрнәгендә үз балаларына дөрес тәрбия бирерләр дип өметләнәбез. Үзең нинди – балаларың шундый.
Гаиләнең иминлеге һәм ныклыгы аның нигезенә бәйле. Ә ул, үз чиратында, хатын белән ир арасындагы җылы мөнәсәбәткә, бер-береңне аңлап яшәүгә кайтып кала. Шуңа күрә мин гомерем буе Кадриягә зирәклеге, сабырлыгы, тырышлыгы өчен бик тә рәхмәтлемен. Кадрия –Кадрия инде ул, кадер иясе!
...Гаҗәп бит, нинди генә бәхетле гаилә белән танышма, анда беренче урында – анага, хатын -кызга кадер-хөрмәт!
Комментарийлар