Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайсыгызның кулы җылы?..

Социаль челтәрләрдә, зур кибет, күңел ачу биналарында авыру балаларга ярдәм сорап язылган игъланнар пәйда булып тора. Метро, автобусларда да авыру балалар турында мәгълүмат тотып еш йөриләр. Кайвакыт...

Социаль челтәрләрдә, зур кибет, күңел ачу биналарында авыру балаларга ярдәм сорап язылган игъланнар пәйда булып тора. Метро, автобусларда да авыру балалар турында мәгълүмат тотып еш йөриләр. Кайвакыт шәһәр урамнарында, светофорга туктаган машиналар янына килеп, хәер сорыйлар. Кешеләр аларга акча бирәме? Хәйрия фондларының эше нидән гыйбарәт? Аларга кемнәр мөрәҗәгать итә ала? Шуларны үз мисалыбызда тикшереп карарга булдык.


«Документларны да алып чыга алмадык»

Республикада җитмештән артык хәйрия фонды теркәлгән. Алар, нигездә, авыру балаларга, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, авыр хәлдә калган кешеләргә булыша.
Казан шәһәренең Совет районына караган Привольный бистәсендә яшәүче Гыйбадуллиннар гаиләсенә 7 май көнне бик зур хәсрәт килә – санаулы минут эчендә йортлары, сарайлары янып бетә. Йортта биш кеше яшәгәннәр: гаилә башлыгы Айдар абый, хатыны Наилә апа, әниләре Люция әби һәм ике бала – тугыз яшьлек Хәния белән унике яшьлек Фәрит. Хәниядә церебраль паралич диагнозы. Без килгәндә Наилә апа машинага янгыннан калган чүпне төятү белән мәшгуль иде.


сайт1«Тәкъдирдер инде, нишлисең, әле ярый үзебез, балалар исән-сау, – диде ул. – Шундый авыр вакытта ялгыз түгелбез, шунысы сөендерә. Күршеләр, туганнар, танышлар ярдәм итте. Янгыннан калган чүпне үзебез генә җыештырган булсак, бер ай вакыт кирәк булыр иде. Бер атна да узмады, ялт иттереп куйдылар. Яңа йорт өчен бурага дип 130 мең сум акча түләп калдырдык».


Кызганыч, йортны иминиятләштермәгән булганнар. Бура өчен дип биргән 130 мең сум акчаны кешеләр, якыннары җыйган. Янгыннан соң йортның таш нигезе утырып калган, шуның өстенә яңа бураны утыртырга уйлыйлар. Ә бүген ир белән хатын мунчада яши. (Бәхетләренә, мунчалары каза күрмәгән.) Люция әби исә кызына киткән. Фәрит – күршедә, ә Хәния сыйныфташларында яши.


«Хәниябез махсус мәктәптә укый. Сыйныфыбызның ата-аналары янгыннан соң килделәр, акча калдырдылар, – дип күз яшьләрен сөртте Наилә апа. – Кызыбызны да, чиратлашып үзебездә яшәтәбез, диделәр. Гомумән, безнең бәла турында ишетеп шалтыратучылар бик күп. Телевидениедән дә килделәр, халыктан ярдәм сорап игълан иттеләр. Кием-салымны бик күп китерделәр, шалтыратучыларга: «Рәхмәт, киемнәр кирәкми», – дим. Куярга барыбер урын юк, мунчабыз зур түгел. Бер кат кияргә булгач, җитә. Ә менә төзелеш чималлары, акча бирүче булса, яхшы булыр иде. Бернәрсәбез юк бит, хәтта йортның документларын да алып чыгып булмады».
Кичке биштә башланган янгын ярты сәгать эчендә сарай белән йортны көлгә әйләндерә. Җитмәсә, янгын сүндерүчеләр дә бик озак, ярты сәгать вакыт үткәннән соң гына килеп җитәләр.


«Дәүләттән ярдәм көтсәң, кыш җитә»
Гыйбадулиннар төрле хәйрия оешмаларын яхшы белә: Хәнияне ел саен Мәскәүгә неврология клиникасына алып баралар икән. Анда бер дәвалану курсы илле-алтмыш мең сумга төшә. Әле тагын башка сәламәтләндерү үзәкләренә дә йөриләр. Наилә апа эшләми, авыру кызын мәктәпкә илтергә, алып кайтырга кирәк. Айдар абый исә балта остасы, аның да эше һәрвакыт булып тормый.


сайт2«Светлана исемле иптәш кызым бар, – дип сөйләде Наилә апа. – Хәниягә күп акчалар кирәк була башлагач, ул безнең исемнән интернет челтәрендә аерым бит булдырды. Безнең кая баруыбыз, нинди дәвалау курслары узачагыбызны – барысын да шунда язып барды. Мәрхәмәтле кешеләр, аз-азлап булса да, акча күчерә. Аннан соң Светлана, төрле хәйрия оешмаларына мөрәҗәгать итик, диде. Кызыбыз турында бар мәгълүматны туплап, шул оешмаларга хатлар яздык. Ни өчендер, безгә Мәскәү фондлары йөз белән борылды: «Галчонок», «Созидание»дан күп ярдәм күрдек. Узган ел республиканың «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды кызыбызның Мәскәүдәге дәвалау курсын түләде. Менә хәзер дә бар өмет – хәйрия фондларына, гади кешеләргә … Дөресен генә әйткәндә, җирле җитәкчеләрдән ярдәм көтмибез. Кичә генә район хакимиятенә бардым. Янгын булганлыгын раслаган документларны калдырып, гариза яздым. «Бер ай эчендә карап, җавабын әйтербез», – диделәр. Беренче баруымда ук: «Хакимият исәбендә буш торак юк, бәлки, азрак төзелеш чималлары белән булыша алырбыз, документларыгызны җыегыз», – дигәннәр иде. Бу темплар белән ярдәм көтеп утырсаң, кыш җитә …»


«Авылдашлар, райондашлар ташламады!»

Әйе, Гыйбадуллиннарныкы кебек баласын дәвалау өчен ел саен фәлән меңнәр кирәк булган гаиләләр бик күп. Балтач районы Пыжмара авылында яшәүче Бариевлар гаиләсенә дә кайгы бер уйламаган җирдән килә – унбер яшьлек кызлары Алинә авырый башлый. Гади итеп аңлатканда, кан агару чире кызда. Кызчык бер елга якын әлеге чир белән көрәшергә мәҗбүр.


«Башта берничә ай Республика балалар клиник хастаханәсендә яттык, хәзер ай саен химиотерапия курсы үтәбез, – ди Алинәнең әнисе Гөлчәчәк апа. – Анализлары яхшыргач, өйгә кайтабыз, аннан тагын хастаханәгә. Әле февральгә кадәр шулай йөрисе. Табиблар яхшыга өметләндерә, Аллаһка тапшырдык».


Алинә хастаханәдә бушлай дәвалана, тик башка кирәк-яракларны, даруларны сатып алалар икән. Ике арада йөри торгач, ашарга, эчәргә, яшәргә дә шактый акча кирәк. Бариевлар ярдәм сорап берәүгә дә мөрәҗәгать итмәгән. Авыр вакытта аларны туганнары, авылдашлары, райондашлары ташламаган. Гөлчәчәк апа үзләренә ярдәм итүчеләргә кат-кат рәхмәт әйтте.


«Башта акча алырга кыенсындым, – ди ул. – Сыйныфташлары, авылдашлар, хәтта бер белмәгән кешеләр дә, безнең кайгы турында ишетеп, барысы да хәл белергә килде. Пыжмара мәктәбе директоры Раниф Әхәтов мәктәп укытучылары, укучылары белән хәйрия концерты оештырды. Җиде авылда булдылар. Шактый сумма җыелды. Мәчетләр дә сәдака итеп акча китерде. Әле күптән түгел генә райондашыбыз Алсу һәм Азат Фазлыевлар Алинә өчен хәйрия концерты куйды. Барысы да хәлгә керде, изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!»


Сүз башында язган идек: Казан урамнарында, транспортта авыру балага дип акча җыючылар шактый. Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә шул эш белән шөгыльләнүче аерым бер төркемнәр, ягъни «мошенник»лар эшли. Әлбәттә, ул акчалар авыру балаларга китми, ә үз кесәләренә кала. Закон нигезендә, хәйрия фондлары , урамга чыгып, акча сорарга тиеш түгел.


Тәҗрибә рәвешендә хезмәттәшем Диләрә белән Казан урамына акча җыярга чыгарга булдык. Ниятебез: гади кешеләр безнең кебекләргә хәер бирәме, нинди караш ташлыйлар – шуны тикшереп карау иде.


Янгыннан бер сыңар кашык та алып чыга алмаган Наилә ападан рөхсәт алып, урамга Хәниянең фотосурәтен алып чыктык. Чынлап та акча җыя алсак, Гыйбадуллиннар гаиләсенә илтеп бирәчәкбез, дип уйлаштык. Декабристлар белән Чистай урамнары киселешендәге светофорга туктаган машиналар арасында йөреп, акча җыйдык. Беренче ике «йөреш»тә бер тиен дә бирүче булмады. Өченчесендә бер ир-ат 30-40 сумнар тирәсе вак акча сузды. Аннан тагын берсе ике тимер унлык бирде. Өченчесе берничә вак тиен ташлады …


Егерме минутлап йөри торгач, 123 сум акча җыелды. Машина йөртүчеләр безнең кебек акча сораучыларга битараф булып чык-ты. Кайберләре, без килә башлагач, тәрәзәләрен үк ябып куйды, икенчеләре күрмәмешкә генә салышты, өченчеләре кулына телефонын алды.


Тикшерүебезне дәвам итеп, Кәҗә бистәсе метро станциясе янына барып бастык. Метрога кергән-чыккан кешеләр сәер генә карап үтте. Ә ак яулык бәйләгән урта яшьләрдәге ханым бөтенләй сүгеп атты: «Ничек оят түгел сезгә?! Япь-яшь башыгыздан авыру балага аркаланып акча җыясыз! Гөнаһтан куркыгыз!» Бу сүзләрдән эсселе-суыклы булып китте. Әйтерсең, без чынлап та начар гамәл кылабыз. Авыз ачып сүз әйткәнче, безне сүккән апа тиз генә китеп тә барды. Метро төбендә торырга бүтән батырчылык итмәдек.


Соңгы тәҗрибә урыны – маршрут автобусы тукталышы булды. Монда исә икенче юл белән «эшләдек»: автобус көткән кешеләр янына килеп, 7 май көнне Привольный бистәсендә булган фаҗига турында сөйләдек. Гыйбадуллиннар гаиләсенә ярдәм итүләрен сорадык. Ни гаҗәп, берничә кеше кесәләреннән акча чыгарып бирде. Әле ике өлкән яшьтәге апа: «Молодцы! Изге эш белән йөрисез!» – дип тә куйды.


Шулай итеп ярты сәгатьләр чамасы йөри торгач, 323 сум акча җыелды. Дөресен әйтик, безнең өчен шактый кыен гамәл булып чыкты бу, гәрчә уй-ниятләребез яхшылыкта булса да. Редакциягә кайткач, хезмәттәшләребез Гыйбадуллиннарга хәер акчалары сузды. Изге гамәлгә кушылырга теләгәннәр өчен Наилә апаның телефон номеры: 8 937 298 13 22.


Руфия Фазылова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ