Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан артының йөзьяшәр йөзек кашы

Казан арты диюгә туган ягым – кечкенә, әмма төш кенә булган Әтнә төбәге күз алдыма килә. Күпләрегез өчен дә бу шулайдыр. 2018 ел Әтнәм халкы тормышында гасырларга бер була торган вакыйгалары белән үзе...

Казан арты диюгә туган ягым – кечкенә, әмма төш кенә булган Әтнә төбәге күз алдыма килә. Күпләрегез өчен дә бу шулайдыр. 2018 ел Әтнәм халкы тормышында гасырларга бер була торган вакыйгалары белән үзенчәлекле булды шул. Елны якташлары – мәшһүр мәгърифәтче, энциклопедист галим Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллык юбилее белән башлап җибәргән булсалар, быелны рухи тормышларындагы үзенчәлекле тагын бер юбилей белән төгәллиселәр дә. Бу көннәрдә үзләрендәге Камал театрының энесе – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының бер гасырлык юбилеен зурлап билгеләп үтүгә бәйле куанычлы мәшәкатьләр чолганышында яши алар. Данлыклы театрның тарихи театраль сезонындагы бу юбилейны ничек инде бар җиһанга ишетелерлек итеп, милли рухта, милли төсмерләрдә уздырмасыннар, ди инде! Кемнәрдер өчен провинциаль театр гына инде үзләре. Ә менә театрның сәхнә юлы, куйган спектакльләре, язмышлары, Әтнә театрыннан аерылгысыз булган артистлары күпләрне көнләштерерлек. Туган ягымның визит карточкасы булганга гына шундый югары бәя бирүем түгел бу.


Театр тарихына күз салсак, аңа 1918 елның азагында заманында «Сәйяр» труппасында уйнаган Мөхәммәт ага Парсин тарафыннан нигез салына. Болгавыр елларда дөньяга килгәнгә күрәме, туганда ук җил-давылларга бирешмәстәй булып, чыныгып туа ул. Үзенә нинди генә авыр чорлар кичерергә туры килмәсен, исән кала, әле алай гына да түгел: 1966 елда Олы Әтнә авылы мәдәният йорты каршындагы драма коллективыннан халык театры дәрәҗәсенә күтәрелә. Инде дәүләт театры статусы белән яши башлаганнарына да 8 нче еллары. Хәзер инде Әтнә дәүләт драма театры мәшһүр якташлары – Габдулла Тукай исемен горур йөртә.


Фото: adt100.ru Фото: adt100.ru

Әле менә дәүләт театры статусы алгач кына да Әтнә театры үз тамашачысын никадәр премьералар белән сөендерергә өлгерде (100 ел эчендә сәхнәләштергәннәре хакында әйтеп тә торасы юк!): Хәй Вахитның «Кияүләр», «Ике килен-килендәш», «Күк капусы ачылса», «Җырым табар сине», Аяз Гыйләҗевның «Югалган көн», Флорид Бүләковның «Сөясеңме-сөймисеңме?», Зөлфәт Хәкимнең «Язын бозлар акканда», Мирхәйдәр Фәйзинең «Адашкан күңел», Кәрим Тинчуринның «Американ», Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал», Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар», Гамир Насрыйның «Яшел эшләпә», Рәдиф Сәгъдинең «Серле төн», Ркаил Зәйдулланың «Саташкан сандугач», Сәет Шәкүровның «Туган туфрак»... Ә инде Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасын  чын сәнгатьчә сәхнәләштергәннәре өчен Әтнә театры коллективы «Идел-йорт» фестиваленең Гран-приена лаек була. Театрның ике артисты – Гүзәл Гаффарова белән Марат Хәбибуллин театраль «Тантана» премиясенә, ә театрның легендар режиссеры Гомәр ага Мәрданов, иң беренчеләрдән булып, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясенә лаек булды. Баш режиссер Рамил Фазлыев – «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», Марат Хәбибуллин – «Татарстанның атказанган артисты», ә Гөлия Сибгатуллина «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр йөртә.


Әтнә театрын: «Камал театрының энесе», юкка гына йөртмиләр. Гомер-гомергә тыгыз иҗади хезмәттәшлектә яши алар. Иҗатлары Камал театрыннан аерылгысыз булган күренекле драматурглар Г.Камал. К.Тинчуриннар заманында үзешчән артистларга хәер-фатихаларын бирергә Әтнәгә кайткан. Ә инде Рәфкать һәм Фәрит Бикчәнтәевләр, Хәким һәм Марсель Сәлимҗановлар, Марсель Җаббаровларның нәсел җепләре Әтнәгә ялгана.


Әтнә театры хәзер яңа биналы: Казаннан Олы Әтнәгә килеп керүгә сине театрның мәһабәт бинасы каршы ала. Янәшәсендә үк – театр артистлары өчен ике катлы, 14 фатирлы йорт. Бар мөмкинлекләр бар – иренмә, эзлән, иҗат ит кенә. Һәм ничек кенә иҗат итәләр әле! Ел саен 4 – 5 яңа спектакль! Әтнә төбәге, Казан арты халкына гына театрлы уен күрсәтеп калмыйлар, ел да Казанга килеп, Камал театры сәхнәсендә премьераларын башкала тамашасы хозурына да тәкъдим итәләр. Соңгы елларда Мәскәүнең Зуев исемендәге мәдәният сараенда меңгә якын тамашачыга икешәр спектакль күрсәтү – Әтнә театры артистлары өчен гадәти хәл. Хәзер инде алар – Себердәге Новосибирск, Омск, Төмән, Томск өлкәләре, Самара, Ульян, Оренбург тамашасы өчен дә көтеп алынган кунак. Хәзер инде якындагы чит илләр дә – Әтнә артистлары өчен ят түгел: әле күптән түгел генә Кыргызстан башкаласы – Бишкекка барып, кыргыз халкының атаклы әдибе Чыңгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштергән «Гүзәлем Әсәл» спектаклен күрсәтеп, шаккаттырып кайттылар.


Бу көннәрдә театр коллективы куанычлы юбилей мәшәкатьләре белән яши. Яңа сезонны узган сезонның иң уңышлы премьерасы – Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» драмасы белән ачып җибәрәчәкләр. 100 еллык юбилей уңаеннан исә М.Метерлинкның «Күк кош» спектаклен әзерлиләр. Сезон барышында Г.Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясен дә сәхнәләштереп, тамашачы хозурына тәкъдим итмәкчеләр.


Димәк, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөрткән Әтнә дәүләт драма театры икенче йөз еллыгына да иҗади үсеш, эзләнүләре белән аяк баса. Мөгаен, Тукаебыз үз туган төбәгендә йөзьяшәр йөзек кашы булырдай Әтнә театры булачагын да күздә тотып, үзенең түбәндәге шигъри юлларын язгандыр:


Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,


Күңелдә йоклаган дәртне уятыр...


Тигез күрә бөтен җанны театр:


Кирәк кол бул, кирәксә – император.


Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул;


Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.


Рас, шулай бит. Юбилеең мөбарәк булсын, Әтнә театры!


             


 


 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ