Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан шәһәрендә 1224 укучыга исәпләнгән күп профильле полилингваль гимназия ачылачак.

1 сентябрьдән Арча шәһәрендә 500 урынлык татар мәктәбе, Казан шәһәрендә 1224 укучыга исәпләнгән күп профильле полилингваль гимназия ачылачак. Бу хакта 14 июньдә үткән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли...

1 сентябрьдән Арча шәһәрендә 500 урынлык татар мәктәбе, Казан шәһәрендә 1224 укучыга исәпләнгән күп профильле полилингваль гимназия ачылачак. Бу хакта 14 июньдә үткән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.


"Мәктәпләр челтәре белән бәйле бер мәсьәләгә игътибар итәсем килә. Муниципаль мәгариф идарәләре вәкилләренә мөрәҗәгать итәм: оптимизация барышында милли уку йортларын аерым игътибарга алыгыз. Соңгы вакытта Министрлыкка мөрәҗәгатьләр ешайды, татар мәктәпләре ябыла дип халык зарын безгә җиткерә. Мәктәпләр челтәренә үзгәреш керткән вакытта, беренче чиратта, укыту теле, балаларның үз телләрендә укуларын дәвам итә алулары торырга тиеш", - диде министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ