Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 26 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган нинди чаралар узачак?

Татарстанда Туган тел көненә һәм милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) т...

Татарстанда Туган тел көненә һәм милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулуга багышланган нинди чаралар узачагы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат очрашуында билгеле булды.


тукай 130ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр иткәнчә, Татарстанда апрель аенда Тукайга багышланган чаралар үткәрелү матур гадәткә керде. ТР Президенты 2016 елның 10 февралендә имзалаган Указ нигезендә, шагыйрь тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында, шулай ук Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта үткәрелә.


Казанда, аерым алганда, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышлап, ТР Мәдәният министрлыгы уздыра торган төп чаралар 26 апрельгә билгеләнгән. Бу көнне иртәнге сәгать тугызда Казанның Пушкин урамындагы Тукай скверында бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Иртәнге сәгать унда Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасына (Островский ур., 10 нчы йорт) мемориаль такта кую чарасы оештырыла: бу бинаның сәхнәсеннән 1908 елның 14 октябрендә Габдулла Тукай үзенең атаклы “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын укыган.


Иртәнге сәгать унбердә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының Театр урамы ягында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында Татарстанның фольклор ансамбльләре катнашында бәйрәм чарасы була. Анда китаплар, халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге әйберләреннән торган күргәзмә оештыру ниятләнә. Биредә үк көндезге сәгать уникедә традицион рәвештә Шигърият бәйрәме үткәрелә. Сәгать икедә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичә була. Анда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылачак.


Билгеле: быел татар халкының бөек улы Габдулла Тукайга багышланган чаралар моның белән генә тәмамланмый. Алар ел дәвамында оештырыла. Габдулла Тукай 1907-1912 елларда яшәгән, яңадан төзелгән “Болгар” кунакханәсенә, Юнысовларның табыш йортына (элеккеге “Амур” кунакханәсе) (анда шагыйрь 1912-1913 елларда яшәгән) Тукай турында искәртеп торачак мемориаль такталар элү күздә тотыла.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Флера Сәйфуллина әйтүенчә, Г.Тукайга багышланган чаралар республика белем бирү оешмаларында игълан ителгән Туган тел ункөнлеге кысаларында үткәрелә. Әлеге чаралар рәтендә – мәктәп укучылары, ана теле һәм әдәбияты укытучылары арасында уздырыла торган конференцияләр, конкурслар, фестивальләр. Аларның күпчелеге, бөек шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү, иҗатына, эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү максатыннан, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, шул исәптән ил, дөнья күләмендә оештырыла.


Мәсәлән, мартта туган тел һәм әдәбият укытучылары арасында “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесе үткәрелгән. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән татар, рус, чуваш, мари, башкорт һ.б. телләр укытучылары катнашкан. Флера Сәйфуллина “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең дә, шушы көннәрдә үткәрелә торган татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың да быел татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына - 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылуын искәртте.


Очрашуда шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина, әлеге академиянең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан катнашты.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.


Фото: http://mincult.tatarstan.ru/.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ