Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда ишетмәүчеләр арасында һөнәри осталык буенча DeafSkills дигән I дөнья чемпионаты узачак

28 – 29 апрель көннәрендә  Казанда  ишетмәүчеләр арасында һөнәри осталык буенча DeafSkills дигән I дөнья чемпионаты узачак.  Чемпионатта катнашучы белгечләр ун профиль: флористика, эретеп ябыштыру, хи...

28 – 29 апрель көннәрендә  Казанда  ишетмәүчеләр арасында һөнәри осталык буенча DeafSkills дигән I дөнья чемпионаты узачак.  Чемпионатта катнашучы белгечләр ун профиль: флористика, эретеп ябыштыру, химик анализ, фотография, аш-су, чәчтараш, кирпеч өю, агач эше осталыгы буенча көч сынышачак. Чара Казан төзелеш көллиятендә үтәчәк. Ярышларда 49 белгеч һәм 39 эксперт, шул исәптән 10 катнашучы һәм эксперт Мәскәүдән, Свердловск өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан кебек Россиянең башка төбәкләреннән көтелә.

«Студентлар арасында уздырыла торган WorldSkills һөнәри осталык конкурслары турында ишетеп беләсез. Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында да шундый ук «Абилимпикс» һөнәри конкурсы уза.  Киләчәктә эшкә урнашу, югары белем алу өчен бу система нәтиҗәле санала. Ә ишетмәүче кешеләр бу конкурсларның берсендә дә  катнаша алмый. Үзләрен күрсәтү, һөнәри яктан үсү өчен аларга бернинди дә мөмкинлек юк. DeafSkills чемпионатының төп идеясе дә – ишетмәүче кешеләргә эшкә урнашу, белем алу өчен уңайлыклар тудыру. Безнең җәмгыятьтә тоткан урыныбызны күрсәтү төп максат булып тора», – ди Халыкара DeafSkills ассоциациясе президенты, Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте вице-президенты Станислав Иванов.



Чемпионатның Казанда узуы очраклы түгел. Республикабыз — мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен илдә яшәүче барлык кешегә каралган мәгълүмат, элемтә, транспорт һәм башка хезмәт күрсәтүләр буенча уңайлыкларны үстерүгә юнәлтелгән «Уңайлы мохит» программасы буенча да эшне беренчеләрдән булып башлап җибәрүчеләрдән. Әлеге чарага коррекцион мәктәпләрдә укучы ишетмәүче балалар һәм аларның укытучылары да чакырулы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ