Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда мөселман киемнәренең халыкара фестивале узачак

«Россиядә кием дизайны юк дәрәҗәсендә, дөресрәге, яралгы хәлендә генә әле. Җиңел сәнәгать өлкәсендә трендлар булдырылса да алар, нигездә, Америкада һәм Ауропада гына», - дип белдерде халыкара класслы...

«Россиядә кием дизайны юк дәрәҗәсендә, дөресрәге, яралгы хәлендә генә әле. Җиңел сәнәгать өлкәсендә трендлар булдырылса да алар, нигездә, Америкада һәм Ауропада гына», - дип белдерде халыкара класслы модельер, дизайнер Надежда Әюпова «Татар-информ» үткәргән матбугат конференциясендә. Әле конференция 17 декабрьдә Казанда уздырылачак мөселман киемнәренең халыкара фестивале уңаеннан оештырылган иде.


 

«Төп максатларыбызның берсе - халкыбызның милли киемен көнкүрешкә кертү. Бу юнәлештә күпмедер алга китеш бар. Никах мәҗлесләрен генә карагыз. Гаилә коручы яшьләр генә түгел, аларның якыннары да мондый тантана вакытында мөселманча киенүне хуп күрә», - диде РФ Мөслимәләр союзы рәисе Наилә Җиһаншина. Шулай ук ул мөселман киемнәре фестиваленең сигезенче тапкыр оештырылуы, аңа һәр елны нинди дә булса яңалык, өстәмә кертелүе хакында әйтеп үтте. Халыкара фестиваль профессианал өчен генә түгел, һәвәскәрләр өчен дә. Анда кием дизайны белән кызыксынучы һәркем үз иҗат җимешләре белән катнаша ала.


Быел төрле дизайн студияләреннән, мәктәпләреннән, модельерлардан 60тан артык заявка кабул ителгән. Географиясе дә шактый киң: фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Мәскәү, Ульян, Әстерхан шәһәр, өлкәләре, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия дәүләтләре һәм башкалар катнаша.


Видео: пресс-конференция, посвященная Международному фестивалю мусульманской одежды «Islamic Clothes Fashion»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ