Казанда «Татар малае — 2018» бәйгесе финалы узачак

Тиздән, майның икенче яртысында, Казанда «Татар малае — 2018» бәйгесе финалы узачак. Бу хакта  «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Фото: tatar-inform.tatar
Фото: tatar-inform.tatar

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанның балалар бакчаларында 6-7 яшьлек малайлар арасында сайлап алу турлары үткән. Хәзер катнашучылар бәйгенең финал өлешенә әзерләнә.

Кичә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Татар кызчыгы-2018» бәйгесенең финалы узды. Сигез нәни кызчык милли уеннар, гореф-гадәтләр, йолаларны сәхнәдә күрсәтүдә иҗади осталыкларын күрсәтте.

Добавить комментарий