Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Татар сәхнә биюе класс-концерты тәкъдим ителәчәк

«Калеб» иҗат берләшмәсе ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә әзерләгән яңа проектын – Татар сәхнә биюе класс-концертын –тәкъдим итә. Бу хакта узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.«Әле...

«Калеб» иҗат берләшмәсе ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә әзерләгән яңа проектын – Татар сәхнә биюе класс-концертын –тәкъдим итә. Бу хакта узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.


WhatsApp Image 2018-10-03 at 15.44.05


«Әлеге проектта безнең өчен төп юнәлеш – бию аша рухны өйрәнү, – диде сценарий авторларының берсе Йолдыз Миңнуллина. – Биюдә милләтнең рухы чагылыш таба. Ул халыкның характерын, яшәү рәвешен чагылдыра.  Татар сәхнә биюе ул татар теле кебек. Аның законнары бар һәм ул бик төгәл законнар. Без шул кануннарны, халык биюенең билгеле бер кануннар аша үтеп, сәхнә биюенә әверелүен күрсәтергә телибез».


Класс-концертта ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле яшьләре катнашачак. Татар сәхнә биюенең иң үзенчәлекле элементларын үз эченә алган бу чара интерактив формада үтәчәк, дип серләрне чишә оештыручылар. Тамашачы да анда катнашып, биюдә үзен сынап карый алачак.


Татар сәхнә биюе класс-концерты 8 октябрь көнне, 19:00 дә Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында тәкъдим ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ