Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау 24 майда яңгыраячак

Быел Казан мәктәпләрен 5,5 меңнән артык укучы тәмамлый. Бу көнне Кремль яр буенда «Соңгы кыңгырау» шәһәркүләм бәйрәме узачак. Чыгарылыш сыйныф укучыларын сәламәләргә аларның укытучылары, сыйныф җитәкч...

Быел Казан мәктәпләрен 5,5 меңнән артык укучы тәмамлый. Бу көнне Кремль яр буенда «Соңгы кыңгырау» шәһәркүләм бәйрәме узачак. Чыгарылыш сыйныф укучыларын сәламәләргә аларның укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм шәһәр югары уку йортлары ректорлары киләчәк.  Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов әйтүенчә, бәйрәмнең иң тантаналы өлеше булып 300 чыгарылыш укучысы һәм тагын 150 бию пары тарафыннан мәктәп вальсын башкару торачак.
Шулай ук бу көнне иң яхшы укучыларны – Бөтенроссия һәм халыкара профиль олимпиадаларында җиңү яулаучыларны һәм аларның җитәкчеләрен котлау узачак. Шуны әйтеп узарга кирәк, Казан инде дүрт ел дәвамында Бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ