Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ + Мамадыш районы = ?

Казан федераль университеты, оешканнан соң, моңарчы мөстәкыйль эш йөрткән шактый гына югары һәм махсус урта уку йортларын, медицина учреждениеләрен «йотып», үз канаты астына алырга өлгерде инде. Хәтта...

Казан федераль университеты, оешканнан соң, моңарчы мөстәкыйль эш йөрткән шактый гына югары һәм махсус урта уку йортларын, медицина учреждениеләрен «йотып», үз канаты астына алырга өлгерде инде. Хәтта Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт калаларындагыларына да «кулы җитте». Язмабыз исемен күргәч тә: «Әллә инде КФУ республикабызның иң зур районы булган Мамадышны даүзенеке итмәкчеме икән?» – дип уйлаучыларыгыз булгандыр. Шикләнмәгез – һич тә КФУ җитәкчелегенең әлегә андый уе юк. Ниятләре изге: район мәгарифе үсешен тәэмин итү өчен хезмәттәшлек күпере салмакчылар. Мамадышта узган район укытучыларының август педсоветы эшендә Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфгать улы Гафуровның катнашуы юкка гына түгел иде. Конференция барышында КФУ белән Мамадыш муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. КФУның республикабыз районнары белән төзелгән бу – тәүге шундый документ икән әле. Мамадышларның куллары җиңел булсын: башка районнарга да алар үрнәгенә иярергә язсын. Килешүне Мамадыш ягыннан – район башлыгы Анатолий Петрович Иванов, КФУ ягыннан – аның ректоры Илшат Рәфгать улы Гафуров имзалады.IMG_2422


Килешүдә район өчен кирәкле югары белемле кадрлар әзерләү мәсьәләсе төп лейтмотив булып тора. Инде килешүнең беренче нәтиҗәләре дә бар: конференциядә ректор И.Гафуров БДИдан укучысының 90 баллдан югарырак күрсәткечкә ирешеп, КФУга укырга керүен тәэмин иткән  Мамадыш районы мөгаллимнәренә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр, квалификацияләрен КФУ оештырган курсларда бушлай укып арттыру мөмкинлеге бирә торган сертификатлар тапшырды.IMG_2420


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ