Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара мөселман киносы фестивале һәм аның кунаклары

Бу көннәрдә Казанда XIV Халыкара мөселман киносы фестивале уза. Оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, фестивальдә катнашырга 60 ка якын илдән 1000 фильм тәкъдим ителгән. Фото: kazan-mfmk.comӘлеге чара кысал...

Бу көннәрдә Казанда XIV Халыкара мөселман киносы фестивале уза. Оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, фестивальдә катнашырга 60 ка якын илдән 1000 фильм тәкъдим ителгән.


Фото: kazan-mfmk.com Фото: kazan-mfmk.com

Әлеге чара кысаларында республика башкаласына күренекле сәнгать әһелләре килде. Чакырылган мәртәбәле кунакларның берсе – Рәсәйнең халык артисты Эммануил Виторган матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашты. 200 дән артык фильмда төрле рольләр уйнаган актер бүген дә менә дигән физик формада. Очрашуга ул хатыны Ирина белән килгән иде. Виторганнар гаиләсе бу ел башында кызлары туып, халыкны шаккаттырган иделәр инде (гаилә башлыгына - 78, Иринага - 56 яшь). Очрашуда да сүз нәкъ шуннан башланды. «Минем өчен хәзер иң мөһиме минем кызым, – диде танылган артист. – Көннәр буе аның янында утыра алам. Барлык туганнарыма да, дусларыма да шуны кабатлыйм: бала табыгыз!».


Ирина ханым, иренең сүзен җөпләгәннән соң, әзме-күпме мөселман киносы фестиваленә дә кагылып узды. «Без Казанга килергә бик яратабыз, – диде ул. – Монда халык бик кунакчыл, зәвык. Фестивальдә күрсәтелгән фильмнарны карарга әле өлгермәдек. Ә, гомумән, мөселман киносы турында әйтсәк, алар тирән мәгънәле, ямансурак. Эммануил Виторганны да аның туган шәһәре Бакуга мөселман киносында төшергә чакырдылар».


Димәк, кем белә, киләсе фкстивальләрдә күренекле артист кунак буларак кына түгел, ә киногерой да булып катнашырга мөмкин. Яше олы булуга карамастан Эммануил Виторган бик актив тормыш алып бара: хатыны белән төрле проектлар – концерт, спектакльләр әзерлиләр, социаль челтәрләрдә мәш киләләр.


XIV Халыкара мөселман киносы фестиваленә Татарстаннан 30 эш тәкъдим ителгән, алар арасында кыска һәм тулы метражлы картиналар, уен, документаль, анимация фильмнары бар. 4-10 сентябрьдә узучы фестивальнең төп программасын «Ривьера» күңел ачу комплексында урнашкан «Grand Cinema 3D Port Cinema» кинотеатрда карап булачак. Кинотеатрның өч залында конкурста


катнашучы һәм конкурстан тыш фильмнар күрсәтелә. Шул ук вакытта бу фильмнар Мир кинотеатры мәйданчыгында да тәкъдим ителәчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ