Логотип Магариф уку
Цитата:

Хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр саны кимиячәк

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлегенә үзгәрешләр кертеләчәге турында хәбәр итте. Бу турында җитәкче Хатын-кызларның Евразия форумында белдер...

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлегенә үзгәрешләр кертеләчәге турында хәбәр итте. Бу турында җитәкче Хатын-кызларның Евразия форумында белдерде. Әлеге исемлектә бүген 456 белгечлек исәпләнә.


2000нче елның 25 фералендә имзаланган 162 нче карар хатын-кызларга электропоезд йөртүчесе булуны, су транспорты экипажында, шахтада эшләүне тыя. Шулай ук янгын сүндерүче, элемтә вышкаларында монтажник, водолаз һ.б. һөнәрләр буенча эшләү рөхсәт ителми.


WhatsApp Image 2018-08-09 at 16.01.37 (2)


Министр аңлатуынча, хәзерге вакытта әлеге исемлектә булган кайбер һөнәрләр искергән, заманча җитештерү өлкәсендә бөтенләй кулланылмый. Икенчедән, киресенчә, технологик процессларның автоматлашуы, яңа технологияләр һәм белгечлекләр барлыкка килүен дә исәпкә алырга кирәк. “Аерым алганда, ипи пешерү өлкәсендә, һава, диңгез, елга һәм тимер юл транспортларында, йөк автомобильләре һәм махсус техника йөртүчеләренә булган тыюлар юкка чыгачак”, – диде җитәкче. Әлеге үзгәрешләр хатын-кызларга эшкә урнашу мөмкинлекләрен арттырыр һәм гадел эш шартлары тудырырга ярдәм итәр дип көтелә.


Хатын-кызларга карьера ясарга комачаулаучы факторларның юкка чыгарга тиешлеге хакында әлеге форумда РФ Президенты В.Путин да билгеләп үткән иде инде. Иң югары җитәкчелек кәнәфиләренең 47%ын хатын-кызлар биләве дә ассызыкланды. Бу күрсәткеч буенча Россия беренче урында тора.


Телдән төшмәгән пенсия реформасы чорында әлеге үзгәрешләр мантыйкый яктан аңлашыла анысы. Эш базарында хатын-кызлар өчен вакансияләр артуы да начар түгел. Тик бер “тик” күңелгә тынгы бирми. Моңарчы хатын-кызлар


өчен авыр дип саналган һөнәрләргә тыю бетте ди. Әйтик, хатын-кызга йөк машинасы руленә утырырга бер канун да комачау итмиячәк. Пенсиягә чыкканчы хезмәт итә аламы соң ул анда, йә? Әллә 55не узгач бик җиңел булырмы хатын-кызга әлеге эштә?


Замана хатын-кызлары болай да ирдәүкәгә әйләнеп бара бит инде. Эшли, баласын үстерә, тормышның матди ягын кайгырта, тормышны тарта... Хатын-кызга гаиләдәге төп функциясен үтәргә болай да вакыт калмый. Ул беренче чиратта – ана бит! Балалар башта бакчада, аннары мәктәптә тәрбияләнә. Чын шәхес үсеше өчен бу гына җитә микән? Төп тәрбия, игътибар акчага кайтып кала түгелме? Хатын-кыз ат урынына эшләргә түгел, бәлки җәмгыятьтә үз урынын табу өчен, файдалы булу өчен, рухи яктан гел үсештә булсын өчен хезмәт итәргә тиеш, миңа калса. Гаиләсенә дә вакыты һәм энергиясе калырлык булсын аның! Ир-ат белән иңгә-иң авыр эшкә җигелергә “мөмкинлекләр” ачканчы, хатын-кызлар башкара алырдай хезмәткә тиешенчә түләргә кирәктер бәлки? Шуңа өстәп бала тәрбияләүче аналарның ялларын 1,5 ел гына түгел, ә 3 яшькәчә түләүле итәргә. Югыйсә, хатын-кыз баласын табып ел ярым үтүгә бәргәләнә башлый. Сабыйны да карарга кирәк, акча да җитми, бакчага чират җитүе дә икеле, гаиләдәге, өйдәге меңтөрле мәшәкатьне дә хәл итәргә кирәк. Шундый мизгелдә нәфис затларыбыз электропоезд яисә йөк машинасы йөртүчесе булып ерак юлга чыгу турында хыялланмый кебек...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ