Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертларга билетлар калмаган диярлек

Танылган җырчы Хәния Фәрхи истәлегенә багышлап уздырылачак концертларга билетлар калмаган диярлек. Бу хакта җырчының «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә мәгълүмат урнаштырылган, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. Концертлар 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында узачак. 24 сентябрьдәге чарага билетлар инде сатылып беткән, 25 сентябрьдә балконда һәм арткы рәтләргә әлегә билетлар алырга мөмкин.

Добавить комментарий