Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәзерге татар прозасы ни хәлдә?

Бүген «Татмедиа» агентлыгында «Үз юлым» әдәби бәйгесенә багышланган пресс-конференция булды. Конференциядә Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, шагыйрә, бәйгегә нигез салучыларның берсе Йолдыз М...

Бүген «Татмедиа» агентлыгында «Үз юлым» әдәби бәйгесенә багышланган пресс-конференция булды. Конференциядә Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, шагыйрә, бәйгегә нигез салучыларның берсе Йолдыз Миңнуллина, “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналларының директоры Илназ Фазуллин катнаштылар.





Йолдыз Миңнуллина сүзләре буенча, «Үз юлым», беренче чиратта, проза белән кызыксынучылар өчен иҗат лабораториясе, тәҗрибә уртаклашу урыны. Бәйгегә 24 кеше гариза җибәргән.  Хикәяләр һәм повестьлар  мәхәббәт, тормыш-көнкүреш, рак белән авыручылар, ятимлек кебек темаларга багышланган.


Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин лаборатоядә 4 остаз катнашуын белдерде. Алар — Ркаил Зәйдулла, Илдар Әбүзаров, Халисә Ширмән һәм Нәбирә Гыйматдинова.


«Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе 4 этаптан тора:


I этап: 17 октябрь 2016 ел – 20 март, 2017 ел, иҗади эшләр «Ялкын» журналы сайтында  http://yalkyn.com кабул ителә.


II этап: 20-26 март, 2017 ел, текстлар остазлар тарафыннан сайлап алына, һәр катнашучы аерым остаз язучыга билгеләнә. Бөтен шартларын да үтәп, гариза җибәргән һәркем  II турга үтә. Кемнең кайсы остазга билгеләнүен 13 март көнне http://yalkyn.com сайтыннан белеп булачак.


III этап: 27 март — апрельның I атнасы, 2017 ел, II тур катнашучылары Казанга килеп, остазлардан мастер-класс ала, командалары белән таныша, төркемнәргә бүленеп, проза әсәре язалар. Мастер-класслар онлайн рәвештә 27 апрельга кадәр дәвам итә. 27нче апрельдә катнашучылар лаборатория кысаларында язылган әсәрен оештыру комитетына тапшыра.


IV этап: 27-31 апрель, 2017 ел. Остазлар һәм оештыру комитеты лаборатория кысаларында туган әсәрләрне укый, җиңүчеләрне билгели. Бер җиңүчегә Tampere Islam Mahallesi татар мәдәни җәмгыятенең махсус премиясе тапшырыла.


Катнашучылар остазлар белән бер ай дәвамында эшлиячәкләр. Бер айдан соң алар иҗат иткән әсәрләрен тәкъдим иткәч, җиңүче билгеләнәчәк.  Җиңүчеләргә 4 стипендия каралган:


2се- тарихи әсәр язучыларга, 1се — композиторлар белән иҗат ителгән әсәргә, 1се- проза язучыга биреләчәк. Призны фин татарлары тапшырачак.


“Ялкын” журналларының директоры Илназ Фазуллин әсәрләр «Ялкын» журналы битләрендә урын алачагын белдерде. Остазларны билгеләү дә  кызыклы: килгән әсәрләрне стиль, тел үзенчәлекләре, эчтәлекләре буенча бүләчәкләр. Шуннан соң катнашучылар остазлар белән берлектә 1 ай буе эшлиячәк. «Максатыбыз — максатчан балалар тәрбияләү. Проза язу өчен вакыт һәм тырышлык кирәк. Остазлар белән аралашып, катнашучыларыбыз шуңа өйрәнә», — дип әйтте Йолдыз Миңнуллина.


Чыганак: http://idel-tat.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ