Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хыял.Канатлар.Һава» — киләчәктә машиналар урынына очкычларда гына җилдерәчәкбез

Кемнәрдер чыгарылыш кичәсен мәктәпнең актлар яки спорт залында үткәргәндә, Казанның 8 нче гимназия һәм 54 лицей укучыларына урта мәктәпне тәмамлау таныклыклары вертолет заводында тапшырылды. Алай гына...

Кемнәрдер чыгарылыш кичәсен мәктәпнең актлар яки спорт залында үткәргәндә, Казанның 8 нче гимназия һәм 54 лицей укучыларына урта мәктәпне тәмамлау таныклыклары вертолет заводында тапшырылды. Алай гына да түгел, заводның җыю цехында, «Ансат» вертолетлары янында. Аларга бу бәхет тикмәгә генә елмаймады: әлеге уку йортларының укучылары бишенче класстан алып, вертолет сыйныфларында белем алган.


Фотолар utalents.ru сайтыннын алынды Чыганак:  utalents.ru 

Укучыларны котларга әти-әниләре, укытучылар, директорлардан тыш мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Беренче булып сүз «Казанский открытый университет талантов 2.0» башкарма директоры Айдар Акмаловка бирелде. Ул, җыелган кунакларны әлеге тантана белән котлап, Президент Рөстәм Миңнехановның яшьләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирүен, әлеге программаның да аның тарафыннан тәкъдим ителгән булуын билгеләп узды.


Казан вертолет заводы генераль директоры Вадим Легай яшьләргә үзенең иң яхшы теләкләрен җиткерде:



– Бүген бездә бик зур бәйрәм, – диде ул. – Ике вертолет сыйныфын тәмлаучыларга зур тормышка ишекләр ачылды. Сез хәзер күпләгән юллар чатында, бердәнбер дөрес юлны сайларга тырышыгыз. Киләчәктә сайлаячак һөнәрегез дә күңелегезгә ятып торсын.



20170627_134143


ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов министр Энгель Фәттахов исеменнән әлеге истәлекле көн белән котлауын тапшырды.



– Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, – диде ул. – Бүгенге көндә белемле кеше генә конкурент була ала. Килер бер көн, без һәммәбез дә машиналар урынына очкычларда гына йөриячәкбез. Шуңа күрә дә киләчәк сезнеке!



20170627_134708


Ул көнне 52 укучы кулларына атестат һәм ноутбуклар алу өчен сертификат алды. Вертолет заводы әзерләгән бу бүләкләрне КНИТУ-КАИга керүчеләр генә алачак. «Хыял.Канатлар.Һава» дип исемләнгән әлеге чара күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ