Логотип Магариф уку
Цитата:

Кич Кәрим Тинчурин театрында «Алай түгел, болай ул» спектакле премьерасы була

21, 29 июньдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Алай түгел, болай ул» спектакленең премьерасы була. Фо...

21, 29 июньдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Алай түгел, болай ул» спектакленең премьерасы була.


Фото: mincult.tatarstan.ru Фото: mincult.tatarstan.ru

Премьераның беренче көне бүген. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана. Комедиядә Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Харис Хөснетдинов, шулай ук Гөлчәчәк Хафизова, Лилия  Камалиева, Зөлфәт Закиров катнаша. Бу хакта театр матбугат хезмәте хәбәр итә.


Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» әсәре моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, әле дә актуальлеген югалтмый. Комедия «Аты-исеме кем?», «Аерылабыз, хуш инде!», «Ага сулар», «Айлы кичтә бакчада» дип исемләнгән аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә – гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.


Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау – һәр гаилә әгъзасының  бурычы икәнлеген искәртә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ