Логотип Магариф уку
Цитата:

Конференциядә Фәннәр академиясе, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре, КФУ, мәктәп укытучылары катнашачак

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 2018 елның 1 июнендә “Татар балалар әдәбияты: традицияләр һ...

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 2018 елның 1 июнендә “Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм заманчалык” темасына фәнни-гамәли конференция үткәрә.


Әлеге чара танылган балалар язучылары Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел, Абдулла Алишның тууына 110 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевнең тууына 90 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның тууына 70 яшь тулуга багышлана.


Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты һәм вакытлы матбугат вәкилләре, язучылар һәм шагыйрьләр, мәктәп укытучылары, китапханә хезмәткәрләре катнашуы көтелә.


Чара 2018 елның 1 июнендә сәгать 10 да Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  Кече залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт) узачак.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ