Корбан гаете мөбарәк булсын!

4 октябьдә мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете билгеләп үтелә. Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә торган бу бәйрәм Татарстанда ял көне итеп игълан ителде.

4 октябрьдә кояш 6  сәгать 51 минутта чыга, шул сәбәпле бәйрәм намазы 7 сәгать 20 минутка билгеләнде. «Яңа гасыр» каналыннан 4 октябрьдә иртән Гает бәйрәмен карарга мөмкин. Кол Шәриф мәчетеннән бәйрәм чарасы сәгать 8.00 дә күрсәтелә.

Бу бәйрәмнең мөһим бер өлеше — корбан чалу. Аны 4, 5 октябрь көннәрендә һәм 6 октябрьнең ахшамына кадәр чалырга мөмкин.

Добавить комментарий