Коткарыгыз! Ябылабыз...
Яңа Чишмә районындагы Акбүре авылының табигате гүзәл, авыл үзе нык - йортлар, ихаталар көлеп тора. Мәктәбе дә әллә кайдан, балкып, үзенә чакыра сыман. Хәер, теләсә кайсы мәктәпкә кергәндә дә күңел үсе...
Яңа Чишмә районындагы Акбүре авылының табигате гүзәл, авыл үзе нык - йортлар, ихаталар көлеп тора. Мәктәбе дә әллә кайдан, балкып, үзенә чакыра сыман. Хәер, теләсә кайсы мәктәпкә кергәндә дә күңел үсеп китә, җаныма сабыйлык орынып ала минем. Ләкин бу юлы алай булмады – укытучыларның нуры качкан йөзләрен күргәч, мәет чыккан йортка кергәндәй, имәнеп киттем. “Коткарыгыз! Ябылабыз...” – диде ишек төбенә баскан җыештыручы апа.
Әлбәттә, беркем өчен дә көтелмәгән яңалык түгел иде бу. Район хакимиятенең мәктәпне ябарга җыенуы хакында сүзләр соңгы вакытта ишетелә торды. Ләкин соңга кадәр бу сүзгә беркем дә ышанып бетмәде. Менә бүген Акбүре мәктәбен ябу турында карар инде әзер икән.
Ышанмаслык та, чөнки Акбүре мәктәбе тирә-якта данлыклы, бай тарихлы мәктәп. 19 гасыр азагында ук авылда ике мәктәп – малайларныкы һәм кызларныкы – эшләве билгеле. Инкыйлаптан соң мәчет бинасында совет мәктәбе ачалар. Сугыш башланыр алдыннан ул тулы булмаган урта белем бирүче мәктәпкә әверелә. 1975-2011 елларда авылда инде урта мәктәп эшли. Әлеге яңа дәвер мәктәбен чын-чынлап мәгърифәт учагына әйләндергән мәктәп директоры (1985-2005 елларда) Хәмзә Минкәевне биредә искә алып үтү урынлы булыр.
Үзләрендә белем алган шәхесләр белән дә горурланалар Акбүре мәктәбендә. Алар арасында минем танышым, хәзер инде мәрхүм язучы Шамил Шәйдуллин да бар икән. Генерал Алмаз Әдһәмов та монда укыган. Акбүредә эшлекле, булдыклы, дөнья йөген тартырга күнеккән кешеләр яши. Шуңа күрә төрле вакытта Татарстанның төрле районнарын җитәкләгән Салих Габдуллин, Әнвәр һәм Габбас Залаковларның да биредә тууы, белем алуы табигый тоела.
Мине иң гаҗәпләндергәне авыл музее булды. Анда меңгә якын экспонат саклана. Әле 1997 елда гына Хәмзә һәм Салисә Минкәевләр мәктәптә ачып җибәргән музей соңгы елларда шулай баеган. Залаковлар ярдәмендә иске бер бинаны махсус төзекләндергәч һәм киңәйткәч, ул башка чыгып, Яңа Чишмә төбәкне өйрәнү музееның филиалына әверелгән. Музейны гизгәндә авылның тарихын гына түгел, гомумән шушы якларның үткән дәверен күз алдына китерергә була. Халкыбызның тарихын укучыларга өйрәткәндә дә әлеге музейның әһәмияте әйтеп бетергесез. Музейны тарих укытучысы Вәсил Вәлиуллин җитәкли. Укытучылар белән минем күп аралашканым бар, үзем дә укытучылар гаиләсендә туып үстем, алар арасында үз эшенә мөкиббән укытучылар байтак иде, әмма Вәсил кебек фидакяр, үз эше өчен бөтен күңелен биреп казганучы мөгаллимнәр сирәк очрады. Балаларга тарих укыту – аның өчен яшәү мәгънәсе! Мәктәптән соң әле ул атнасына өч тапкыр тарих түгәрәген җыя, әлеге музейда Акбүре балаларына татар тарихыннан сабак бирә. Ә үз тарихын белгән, аның белән горурланган халык үлемсез ул!
Менә шул балалар киләсе көзгә район үзәгенә урыс телендә укырга барырга тиешләр. Акбүре мәктәбе ябыла. Чөнки, район мәгариф чиновниклары раславынча, мәктәптә укучы 33 бала өчен елына 5 миллион сум акча кирәк. Татар мәктәбен япкан очракта ул акчаны янга калдырып була. Татарстанда! Ә аларны район үзәгенә автобус белән алып бару, яңа укучылар килү хакына үзәктәге гимназиягә бүленәчәк акчаның күләме – кем чутлаган аларын? Әллә район башлыкларына нәкъ менә татар милли мәктәбен юкка чыгару мөһимме?
Мәктәбе ябылган авылның киләчәге юк. Вәсил Вәлиуллинның шәкертләренә югалган авыллары хакында музейда сөйләргә язмасын.
Юк, без коткарыгыз, дип кычкырмыйбыз. Без җаваплы түрәләрдән җавап таләп итәбез. Безнең белән мәктәпнең 12 укытучысы да күзләрен мөлдерәтеп җавап көтә.
Себердә дә шул ук хәл...
Заманында Тубыл каласы татар дөньясында аерым урын тоткан. Себердәге милли-мәдәни мәркәзләрнең берсе булган ул. Биредә татар телендә газеталар чыккан, татар мәктәбе шаулап торган. Тубылга юлым төшүнең сәбәбе – Себер татарларының күренекле язучысы Якуб Зәнкиевнең тууына 100 ел тулуга багышланган “Хәзерге полиэтник дөньяда милли мәгариф һәм мәдәният: төбәк компоненты” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашу иде. Казаннан без Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков җитәкчелегендә бардык. Арада филология фәннәре докторлары Флера Сәйфуллина һәм Фәрит Яхин да бар иде. Җыелыш Д. Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институтында (Төмән дәүләт университетының филиалы) тантаналы рәвештә башланып китте.
Берничә ел элек монда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ябылган. Абитуриентлар килми икән. Татар мәктәпләре юкка чыкканда, аларның институтка килмәве табигый. Галимнәрнең кайсылары хәзер урыс теле һәм әдәбияты, чит илләр әдәбияты кафедраларында эшләп йөри.
Гадәттәгечә, котлау сүзләрен әйтүчеләр күп иде. Я. Зәнкиев иҗатына багышланган нотыкларны да ишетергә насыйп булды. Әйтергә кирәк, Якуб агай Себер татарларының горурлыгы, атказанган укытучы, туган авылы Хуҗайланда күп еллар мәктәп директоры вазифасын башкарган, хәзер дә сурәте мәктәп түрендә. Чирек гасыр элек аның “Иртеш таңнары” романы татар әдәбиятының җәгърәфиясен киңәйтеп җибәргән иде. Әлеге әсәрне дөньяга чыгару өчен юл сапкан әдипләргә, бигрәк тә романны әдәби эшкәрткән Аяз Гыйләҗевкә баш ияргә кирәк – алар булмаса Себер татарларының кайберләре бүген Казанныкыннан аермалы үз әдәбиятыбызны тудырабыз, дип йөрерләр идеме икән...
Төмәндәге кебек үк, биредә дә Себер татарлары аерым халык, дип лаф оручы төркем пәйда булган. “Татарлар арасында иң акыллылары – сеперләр!” – диде миңа берәү. Мин берсүзсез килештем. Үзара гауга булмаса, безнең татар тормышы буламыни ул?! Төмән шәһәре хакимияте конференциягә барыр өчен зур автобус биргән. Аңа бары тик биш-алты кеше утырып килде. “Конференция Себердә татар милли хәрәкәтенең тәмам сүрелүен күрсәтте,” – диде әлеге җыенны оештыручыларның берсе, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских.
Якуб агай җитәкләгән чакта Хуҗайлан авылында саф татар мәктәбе эшләгән. Хәзер, балалар саны азаюны сәбәп итеп, аңа күрше урыс авылындагы мәктәпне дә кушканнар. Инде ул “этномәдәни компонентлы мәктәп” дип атала. Дәресләр, әлбәттә, урыс телендә. Күренекле авылдашлары истәлегенә оештырылган кичәдә Хуҗайлан балалары бик тырышып шигырь сөйләделәр, җырладылар. Ләкин телләренә инде урысча акцент кергән иде. Шуңадырмы Якуб агайның түрдәге сурәте шактый сагышлы булып тоелды миңа.
Элекке заманда Тубыл татарлары аерым бистә булып “Тауасты” дигән җирдә яшәгән. Тау өстендә Тубыл кремле биек һәм калын таш дивар белән уратып алынган. Каторжаннарны, сөрелгәннәрне бөтен Себергә таратыр алдыннан тоткыннарны ябып торган төрмә дә шунда - өстә. Кино төшерүчеләрнең яраткан урыны бу. Татарлар кулыннан Себерне яулап алу турында фильмнар төшергәндә, әлеге кремльне урап узмыйлар.
Себер ханлыгының борынгы башкаласы Искер урнашкан урын да Тубылдан ерак түгел. Анда кайбер татар байларының иганәсе белән зур мәчет корыла башлаган. Ләкин аның янәшәсенә Тубылдан алып килеп мәет күмә башлаганнар. Христиан мазарлыгы инде киңәеп, мәчет ишеге төбенә килеп җитә язган. Борынгы заманда анда татар зираты булуын да искәртергә кирәк. Әүлияләр каберлеге әле дә исән. Менә хәзер биредә җир өчен гауга бара.
Себер татарларының мәдәни үзәгендә дә әдәби-музыкаль кичә булды. Шул ук “тауастында” ике катлы әйбәт бина. Ләкин шәһәр хакимияте соңгы вакытта аны да артыксына башлаган икән. Өйдәш итеп урыс мәдәни үзәген дә монда кертергә җыеналар.
15нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә булдык. Ул да элек саф татар мәктәбе булган. Хәзер “этномәдәни компонентлы мәктәп.” Күптән түгел генә күршедәге урыс мәктәбен кушканнар. Бүген монда 569 укучы белем ала. Яртысы татар балалары. Директоры – бик тә милли җанлы Сәет Хисмәтуллин. Үзе шәһәр советы депутаты да икән. Мәктәп киләчәктә инженер һөнәрен сайлаучыларны һәм экология буенча белгечләр әзерләүне максат иткән. Федераль стандартлар буенча беренче сыйныфта татар телен дәрестән тыш кына өйрәнеп була. 2-9 сыйныфларда ул предмет буларак укытыла. 10-11 сыйныфларда – факультатив... Мәктәптә 191 бала татарча укый. Кем әйтмешли, комментарийлар кирәкмидер.
Мәктәптә балаларның “Сүзге” дип аталган җыр-бию ансамбле бар. Сүзге – Күчем ханның хатыны булган, дип фаразлана, аның илбасарларга каршы көрәштә һәлак булуы тарихта теркәлгән. “Конёк-горбунок” әсәренең авторы Петр Ершовның “Сүзге” исемле поэмасы әдәбият сөючеләргә таныш. Конференция алдыннан милли хәрәкәт эшлеклесе Бибинур апа Сабирова тәрҗемәсендә әлеге поэманы Тубылда китап итеп тә нәшер иткәннәр.
Татар биюен башкарды “Сүзге” ансамбле. Теттереп биеделәр. Биюләрендә бүтән телнең бернинди акценты юк иде.
Комментарийлар
0
0
Бик озын язылган, ну шулай да укып чыктым Автор: бу мин
0
0