Бушлай сишәмбе! Музейларга бушлай керү көне
Айның беренче сишәмбесе 7 нче гыйнвардан 14 нче гыйнварга күчерелә! Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин!
Музейлар исемлеге:
– Татарстан Республикасы Милли музее – Кремль урамы, 2
– А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее – Горький урамы, 10
– Е. А. Боратынский музее – Горький урамы, 25/28
– В. И. Ленин музей-йорты – Ульянов урамы, 58
– Габдулла Тукай әдәби музее – Тукай урамы, 74
– 1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы – Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12
– Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры – Островский урамы, 15
– Каюм Насыйри музее – П. Коммунасы урамы, 35
– Муса Җәлил музей-фатиры Горький урамы, 17, 28 нче фатир
– Нәҗип Җиһанов музее – Кече Кызыл урамы, 14, 11 нче фатир
– Л.Н.Толстой музее – Япеев урамы, 15
– Печище авылында Янка Купала музее – ТР Югары Ослан районы, Печище авылы, Калинин урамы, 5
– Красновидово авылында А. М. Горький музее – ТР Красновидово, Кама Тамагы районы, Красновидово авылы, Горький урамы, 17
Фото: ТР Милли музееның матбугат хезмәте
Комментарийлар