Красноярск крае татарлары «Берлек» квесты уздырды

Татарстаннан бик еракта яшәсәк тә татар рухы белән яшибез. Әйтик, әле шушы арада гына мәктәбебездә туган телне, гореф-гадәтләрне, үз тарихыбызны өйрәнү һәм саклап калу максатыннан III төбәкара семинар үтте. Анда Красноярск краендагы татар авыллары мәктәпләре укучылары, мөгаллимнәре һәм ата-аналары катнашты.

IMG_2425

Зур Улуй районынның Елга, Ужур районының Березовый Лог, Пировское районының Икшермә, Солоуха һәм керәшеннәр яшәгән Комаровка, Зур Мурта районының Югары Казанка авылларыннан да күпләр семинарга кунак булып килгән иде. Семинарда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан Әлфия ханым Әхәтова белән ТР Мәгарифне үстерү институтыннан Марат әфәнде Хәлиуллин катнашты. Красноярск краеның мәгариф министрлыгыннан Любовь Черепова һәм Милли-мәдәни автономия җитәкчесе Вәгыйзь Фәйзуллин балаларга бик күп бүләкләр алып килгән иде. Беренче көнне кунакларны чәкчәк белән каршы алганнан соң, аларга авылыбыз күрке булган Чишмә аланында бик матур танышу-дуслашу чарасы үткәрелде. Укытучылар һәм белгечләр катнашында узган «Түгәрәк өстәл» утырышында төбәгебездәге милли компонентлы мәктәп мөгаллимнәрен борчыган мәсъәләләр тикшерелде, уку елы дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды. Икенче көнне, ачылу-сәламләү тантанасыннан соң, балалар квест уенында катнашып, белем хәзинәсе эзләде.

«Хәзинә» гүрнәчәсендә катнашучылар «Туган телем, газиз җирем!» дигән викторина барышында татар халкының тарихы, милли ризыклар, Г.Тукайның тормышы, дөрес язылган сүзләр турындагы сорауларга җавап бирде.

«Батырлар аланы»ндагылар Хәмит ага Әсвәтуллин әзерләгән берсеннән-берсе мавыктыргычрак биремнәрне үтәде: т сүндерүчеләрнең махсус эш костюмын да кидек, махсус җайланма – бүрәнә өстеннән дә йөгердек, төрле фигуралар ясап, велосипедларда да чаптык. Төркемебез, чын команда булып, бердәмлек күрсәтте.

«Перипатетиклар баскычы»нда балалар М.Хәлиуллин белән берлектә «Иннополис»та уку, Казандагы тормыш, татарларның бер-берсе белән аралашу, милләтнең киләчәге турында бик кызыклы әнгәмә корды.

«Берлек ракетасы»ндагы бирем буенча балалар майлы буяулар ярдәмендә рәсем ясады. Без авылыбызның иң матур бинасы булган мәчетебез  рәсемен ясадык.

«Алтын кул» артелендә исә катыргыдан түбәтәй ясадык, аны милли бизәкләр белән матурладык. Нина Алексеева түбәтәй турында бик күп табышмаклар әзерләп куйган иде. Түбәтәй хакында нәрсәләр генә белмәдек без!

«Башваткыч» чатырында балалар вак-вак агач детальләрдән төрле предметлар төзеде.

«Шылт-мылт студиясе»ндә Мәрьям Шарюкова һәм аның ярдәмчеләре – III сыйныф укучылары Дәнис, Кәмилә һәм Илсаф, компьютерда бик тә мавыктыргыч «ПервоЛого» программасын кулланып, «Безнең авыл – киләчәктә» дигән видеофильм төшерү серләрен өйрәттеләр.

«Әбиемнең сандыгы»н без авылыбыз китапханәсендәге музейда ачып карадык. Пантомима рәвешендә авыл тормышының бер мизгелен күрсәтеп алдык. Марат тегермәнгә бодай салып торды, Исмәгыйль он тартты, Олесябыз онны күәс чиләгенә салып торды, Энҗе камыр басты, Роза Шамилевна аны җәйде, Нурсөя Игатулловна исә токмач кисте. Шулай итеп, бик матур күренеш килеп чыкты!

Балалар, хәзинә эзләп, сигез станция биремнәрен үтәде. Авыл мәдәният йортында җәйге фестивальдә катнаштык. Бу чараны авылыбызның «Яшьлек» вокаль төркеме башлап җибәрде. Алар үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән һәммәбезнең күңелен әсир итте. Фестивальдә катнашучылар алдан әзерләп алып килгән чәкчәкләр тарихы, рецептлары белән таныштырдылар, тамашачыларны сыйладылар, рекламалар ясадылар. Ничаклы чәкчәк булды. Төрледән-төрле тәмле ризыкларны татып карадык. Аннары милли киемнәр күрсәтергә тотындык. Кызлар бу дефиледа 100 ел элек теккән күлмәк тә, заманча костюмнар да күрсәтте. Сәхнәдән бик матур җырлар, кызларның үзләре язган шигырьләре яңгырады. Залдагы авыл халкы да, кунаклар да  сәхнә тоткан укучыларыбызның чыгышларын кайнар алкышларга күмде. Өлкән яшьтәге апалар оештырган «Авыл моңнары» фольклор төркеме үз чыгышларын тамашачылар белән бергә оештырды. Без алар белән бергә уйнадык та, җырладык та, биедек тә, рәхәтләнеп күңел дә ачтык. Фестивальне йомгаклап, балалар һәм олылар, тамашачылар һәм кунаклар – һәммәбез бергәләп Г.Тукай шигыренә язылган «Туган тел» җырын башкардык. Җыр җырланган вакытта күнелләр нечкәрде, күзләр яшьләнде. Җыр тәмамлаганнан сон да залда тынлык урнашты. Беребезнең дә бу җанларыбызны берләштергән, тоташтырган сихри мизгелне бозасы килмәде. Рәхмәт Тукаебызга! Ничек итеп ул үзенең иҗаты белән безләрне, кичә генә бер-берсе белән бөтенләй таныш булмаган, бер-берсеннән биш-алты йөз чакрым ераклыкта яшәгән балаларны һәм олыларны шушы Отношка сәхнәсендә, берләштерде, иң якын дусларга, туганнарга әверелдерде. Шундый итеп, тулган күңел белән без барыбыз да Т.Миңнуллинның «Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан» дигән сүзләрен төзеп, стенага беркетә барддык.  «Берлек» дип аталган квестның нәтиҗәсе чын берлек белән тәмамланды! Белем хәзинәсен таптык. Аны бернинди байлыкка да тиңләп булмый, дигән нәтиҗәдә калдык.Аерылышыр минутлары килеп җиткәч, беркемнең аерылышасы килмәде. Икенче елга очрашырбыз, дип, өметләнеп калабыз, дуслар!

IMG_2726 IMG_2708 IMG_2553 DSCF3859

Роза САБИТОВА,

Красноярск краеның Казачинское районы Отношка урта мәктәбенең «Замана балалары» оешмасы җитәкчесе, татар теле укытучысы

Добавить комментарий