Логотип Магариф уку
Цитата:

Күкләрне гизүче җир кызы

«Күкләрдә очып йөрисең, җиргә төшәргә вакыт», – дип шелтәли торган булганнар аны еш кына. Бу сүзләр аны рәнҗетми, киресенчә, елмаеп: «Күкләргә алгысу, беренчел хакыйкатькә, сафлыкка булган ымсыну шагы...

«Күкләрдә очып йөрисең, җиргә төшәргә вакыт», – дип шелтәли торган булганнар аны еш кына. Бу сүзләр аны рәнҗетми, киресенчә, елмаеп: «Күкләргә алгысу, беренчел хакыйкатькә, сафлыкка булган ымсыну шагыйрьне әле туфрактан аермый», – дип җавап бирә ул.


8xL--rmfay8


Син Күкләрне колачладың. Инде


Җиреңә кайт, – диләр, – яңадан.


Гүя белми алар, нинди моңнар


Саркыганын шигъри ярадан...


Бар кеше дә җир тормышы белән генә яшәсә, күңелне кузгатырдай көчле шигырьләр иҗат ителмәс, татар әдәбияты ярлырак булыр иде. Ә Луиза Янсуарның «күк» мотивы өстенлек иткән хыялый шигырьләре гамьсез җир кешесен чын-чынлап уйланырга мәҗбүр итә.


Саҗидә Сөләйманова, Муса Җәлил исемендәге премияләр, Белла Әхмәдуллина исемендәге Россия-Италия әдәби премиясе лауреаты Луиза Янсуар (Луиза Николай кызы Шарова) 1981 елның 13 нче августында Питрәч районы Кәвәл авылында дөньяга килә. 1984 елда әти-әнисе шул районның Янсуар авылына күченәләр. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза.


Луиза әдәби мохиттә үсә. Өйләре тулы китап була. «Җырак әби»се (әнисе ягыннан әбисе) хат ташучы булып эшли. Ул, бик күп газета-журналлар алдыртып, матбугатта басылган яңа әсәрләр белән танышып бара, гомумән, мәдәни тормыш белән кызыксына. Әтисе, әнисе, әбисе – барысы да шигъри җанлылар. Шигырь укырга яраталар, үзләре дә язалар. Өйләрендә әдәби атмосфера булса да, Луиза баштарак шигырь язу турында ни өчендер уйлап та карамый.


«Әнием – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бервакыт ул миңа: «Кызым, бәйге була, әйдә, шигырь язып кара әле. Үзе язган шигырь белән катнашкан кешегә баллар күбрәк бирелә», – дигәч, тәвәккәлләп, язарга утырдым. «Көз», «Песием» дигән беренче шигырьләрем туды. Беренче самими, беркатлы өйрәнчек шигырьләр инде. Әле шигырь түгелләр дә... Шуннан... бер тапкыр каләм тотып карагач, үземә дә кызык булып китте. Дәфтәр башладым. Язам да, әнигә укып карыйм, ул үзе дә ара-тирә, кызыксынып, дәфтәремне актаргалый.


Көннәрдән-бер көнне «Сер» дип аталган бер шигырь яздым. Менә шул шигырьдән соң күңелемдә ниндидер сәер тойгы уянды. Шул мизгелдән шигырь язу мавыгу гына булудан туктап, сулар һавага, яшәү чыганагына әйләнде. Бу шигырьне ничек итеп әнигә укырмын икән дип бик нык борчылдым. Чөнки ул элеккеге балаларча шигырьләремнән үзгәрәк иде. Анда ниндидер башка алгысу бар иде. Шулай йөдәп йөрдем-йөрдем дә, курка-курка гына укып күрсәттем.


Шул көннән башлап әни минем шигырь дәфтәрен алып укымый башлады. Үзем: «Әни, укып карыйм әле сиңа», – дигән очракта гына: «Әйдә соң, кызым», – дип, диккать белән тыңлый иде. Ә үзе, минем «шигырь дөнья»сына саксыз кагылудан курыккандай, шакымыйча керергә җөрьәт итми башлады», – дип сөйли Луиза иҗат дөньясына беренче адымнары хакында.


Луиза, X сыйныфта укыганда, «Ялкын» журналы игълан иткән «Күңелеңне ялт иттер, сызып ак нур белән!» дигән конкурста катнаша. Шуннан соң аны Казанга Яшь язучылар конференциясенә чакырып алалар.


«Март ае иде. Мин: «Анда бит әллә нинди талантлы укучылар катнаша, буран булып, авылдан чыга алмасак кына ярар иде», – дип теләдем хәтта. Тик икенче көнне әни, машина табып, Казанга алып китте.


Язучылар берлегенең элеккеге Тукай клубында конкурс ачылу тантанасы булды. Безнең урын Рәдиф абый Гаташ янына туры килде. Әни белән алар сөйләшеп киттеләр. Рәдиф абый: «Бу кыз нәрсә яза?», – дип, минем белән кызыксынды. Шигырь язучыларны, масстер-класс үтү өчен, төрле шагыйрьләргә бүлеп бирделәр. Мин Резеда Вәлиевага эләктем. Резеда апа башта мине, татар фамилияле булмагач, нәрсә генә яза икән инде бу бала, дип борчылган. Әмма язганнарымны укып карагач, ошатты, канатлар куйды», – ди Луиза, шул чакларны хәтерендә барлап.


Әлеге чарадан соң күпмедер вакыт үткәч, алар әнисе белән бергә Рәдиф Гаташ янына «Казан утлары» журналы редакциясенә киләләр. Луиза аңа зәңгәр күн тышлы дәфтәрдәге шигырьләрен күрсәтә. Рәдиф абыйсы, аларны карап чыкканнан соң, дәфтәрне вакытлыча үзендә калдырырга куша.


Луизаның шигырьләре, язмалары «Ялкын», «Сабантуй», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» һәм үзләренең район газетасында басылып килә. Ул «Алтын каләм» фестивалендә даими катнаша. Шунлыктан үзенең киләчәген журналистика белән бәйләргә җыена. Тик Рәдиф Гаташ шигъри күңелле кызны татар филологиясе факультетына керергә үгетли. Шулай итеп Луиза КДУның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә.


«1998 елда Казанга килгәч, Рәдиф Гаташ, шигырьләремне җыеп, китап итеп әзерләде. Һәм: «Нинди хәл инде ул Шарова булып әдәбиятка кереп калу?!» – дип, фамилиямне үзгәртергә тәкъдим итте. Ә мин әле ул чакта әдәбиятка кереп калу турында уйламый да идем. Гомумән, ул шигырьләрне шундый олпат, өлкән абый-апаларның җитди кабул итүенә сәерсенә идем. «Менә «Янсуар» – исем ичмасам! Төрки яңгырашы да бар», – диде Рәдиф абый кистереп».


Шигырьләремдә атлар җилдерәләр, утлап йөриләр, мин аларны сурәтләп туймыйм. Рәдиф абый моның сәбәбе белән кызыксынды. Мин аңа үзебезнең Орлик кушаматлы атыбыз барлыгын, ат өстендә йөрергә яратуым, әбиемнең: «Ирдәүкә» кушаматы тагалар инде бу балага», – дип пошынулары хакында сөйләдем. «Әле син Сөембикә кебек җайдак кыз да икәнсең! Атка мәхәббәт – ногай далаларыннан килгән хис, ул синең тамырыңда, димәк. Сезнең җирләр бәрәкәтле, ногайлар килеп утырган туфрак бит. Син, һичшиксез, Янсуар булырга тиеш», – дип, моннан үзенә бер шигъри фәлсәфә чыгарды да Рәдиф абый, шигырьләремне газета-журналларга Луиза Янсуар дип бирде.


Башта әлеге тәхәллүс минем өчен сәеррәк яңгырый иде. Ничек итеп авылыңның исемен үзеңә алырга була? Ләкин елдан-ел аның әти-әнием кушкан исем белән янәшә йөрүе кадерлерәк була бара.


Әнием – Янсуар авылыннан, әтием күрше авылныкы – Кибәчнеке. «Ни өчен Кибәчне тәхәллүс итеп алмадың, дип, бераз үпкәләп, шелтә белдереп тә карыйлар иде кибәчлеләр», – ди Луиза.


...Ялларына җил сарылып уйный...


Без икебез – моңлы җаннар ла.


...Акбүз атта очам хыялыма


Алсуланып аткан таңнарда...


Луиза хыялына атлап түгел, шигырендәгечә – очып бара. Шул ук елны аның «Күзен ача умырзая» дип исемләнгән беренче китабы басылып чыга. Учка сыя торган кечкенә генә китабының дөнья күрүе Луиза өчен, беренче чиратта, әнисе алдында имтихан тоту кебек була. Җыентыкны Язучылар берлеге каршындагы шигърият остаханәсендә тикшереп, яшь шагыйрәне Язучылар берлегенә кабул итәләр.


2002 елда «Мәгариф» нәшриятында «Мин күкләргә кайтам» дигән исем астында шагыйрәнең икенче шигырь китабы басылып чыга. 2005 елда – «Болан кызы», 2007 елда «Без җан өргән учак» җыентыклары дөнья күрә.


Университетны тәмамлагач, Луиза аспирантурада укырга кала. Педагогик практика вакытында КДУда «Көнчыгыш әдәбияты» курслары, аннары КДЭУда культурология укыта, параллель рәвештә Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшли. Шул елларда ул әдәбиятка яңа аяк баскан яшьләр белән шәһәр-районнарга чыгып йөри, Камал театры сәхнәсендә алар бергәләп «Яңа дулкын» кичәсен оештыралар. Аннан соң «Салават күпере» журналында эшли, иҗаттан читкәрәк китеп, бераз реклама өлкәсендә эшләп ала. Соңрак балачактан ук язмалары, шигырьләре басылып килгән «Ялкын» журналына килә.


Хәзерге көндә Луиза «Татарстан» журналында әдәби мөхәррир булып эшли. Эшен яратып башкаруы, коллективтагы җылы мөнәсәбәтләр турында ихлас хисләрен җиткерә дә яңадан әле күптән түгел генә эшләгән яраткан журналы турында сөйләүгә күчә: «Мин «Ялкын»га килдем дип түгел, кайттым дип әйтергә яратам. Чөнки иҗат итә башлаганнан бирле ул минем тугры юлдашым булды. Хәер, безнең һәммәбезнең дә балачак юлдашы булгандыр... «Ялкын»да эшләгәндә, укучылардан килгән язмалардан, алар белән аралашудан көчле илһам ала идем. Балаларны яратырга, алар белән эшләү нечкәлекләренә өйрәткәне өчен мин әниемә рәхмәтле. Ул бөтен бер мәктәп өчен «апа» иде. Укучылар, безнең өйдә җыелып, төнгә кадәр стена газеталары ясыйлар иде. Минем өчен бу зур тәҗрибә булды. Икенче остазым – Рәдиф абый Гаташ. Ул мине ниндидер статуслар, дәрәҗәләргә карамыйча, аз гына сәләте булган балада да шәхес күрә белергә өйрәтте».


 Шигырь язган вакытта тирә-юньдә һава куера, тыгызлана башлый, күңелдә «Мин моны эшләп чыгарга тиешмен» дигән тойгы уяна. Кайбер шигырьләр үзеннән-үзе күңелдән ургылып чыга, кайберләре язылып бетми, кабат-кабат кайтып иҗат ителә. Ләкин шигырь язу барыбер рәхәт. Ансыз һава җитми башлый.


Мин күбрәк вакыт тыгыз булган чакта иҗат итәм. Мәктәптә укыганда да олимпиадага, имтиханга әзерләнү чоры килеп җитә икән, шигырь язарга тотына идем. Без барыбыз да ирек яратабыз, кысаларга кереп бетә алмыйбыз бит. Бу үзенә күрә бер протест, ирексезләүдән качу микән инде? Хәер, тормыш ыгы-зыгысы, кысалар булмаса, бәлки бернәрсә эшләмәгән дә булыр идек. Киртәләрдән чыга алу тойгысы – үзе бер рәхәтлек бит ул!


Иҗат – илһам гына дип уйлаучылар ялгыша. Ул – тәҗрибә дә. Техник яктан нәрсәнедер азмы-күпме үзләштергәч, әлеге эш бермә-бер яхшырак эшләнә, оешканлык барлыкка килә. Димәк, язу өчен талант кына түгел, ә тырышлык һәм тәҗрибә дә кирәк. Кеше бу тормышта нәрсәгә дә булса ирешә икән, бу аның тырышлыгы һәм үҗәтлеге аркасында.


Шигырь ул – колоссаль хезмәт. Яза торган кешенең 24 сәгать буе баш миендә язу процессы бара. Ул аңа үзе анализ бирмәскә дә мөмкин. Ягъни аң төпкелендә бара бу процесс. Ә аннары инде – калкып чыга.


Тагын бер бик мөһим нәрсә: шигырьдә үзеңнеке генә булган детальләр, чагыштырулар, синеке генә булган кичерешләр булырга тиеш. Шул очракта гына ул ниндидер бер кыйммәткә ия. Шулар аша шигырьдә язмыш шәйләнә.


Еш кына «Шигырьләрең моңсу, нигә аларда сагыш күп?» – дип сорыйлар, гәрчә алар минем үземә бик күңелле булып тоелсалар да. Күңелле үк булмасалар да, караңгы түгел...


Рус шагыйрьләрен тәрҗемә итү белән мавыгам. Бастырыр өчен дә түгел, ә аларны яхшырак тоемлау, текст эченә үтеп керү өчендер, бәлки. Бу эштә миңа шигырьләрне бер телдән икенче телгә күчерү процессы кызык », – ди Луиза.


2012 елда Белла Әхмәдуллина исемендәге Россия-Италия әдәби премиясе гамәлгә куелды. Премиянең төп максаты – яңа буын шигърияте вәкилләрен иҗатка тагын да дәртләндерү. Уникальлеге шунда ки, әлеге бүләк нибары бер әсәр өчен генә тапшырыла. 2013 елда әлеге премия кысаларында «Касание Казани» («Казанга орыну») дигән номинация булдырылды. Татарстан иҗатчылары арасыннан беренче булып бу премиягә Луиза Янсуарны лаек дип таптылар.


Бервакыт Луиза, Йолдыз Миңнуллина, Гүзәл Сәгыйтова өчәүләп сөйләшеп утырган вакытта композиторлар, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар һәм башка мәдәният хезмәткәрләрен туплап, җыен оештыру фикеренә киләләр. Бу уй-ният һәрберсенең башында инде күптәннән йөргән була. «Ул чакта болай зурдан кубып, эре проектлар турында да сүз алып бармадык әле, бары тик башлап карарга булдык», – ди Луиза. Тиз арада көчле команда тупланып, «Калеб» яңа буын җыены оеша. Үзләренең идеяләре белән яңа яшьләр килә тора. «Калеб» бүгенге яшьләр иҗатына игътибарлы – аларны эзләп табу, җәлеп итү белән даими шөгыльләнә. «Аларның күбесен без шул ук «Ялкын» аша беләбез, үстерәбез, һәртөрле бәйгеләрдә жюри составында утырганда күреп алабыз, арада көчлеләр, талантлылар булса, шулай ук югалтмаска тырышабыз», – ди Луиза. Бүгенге көндә «Интернет-челтәре поэзиясе» («сетевая поэзия») барлыкка килде. Алар социаль челтәрләрдә популярлык казанган яшь шагыйрьләрне дә җыенга җәлеп итәләр.


«Калеб» атамасы юктан гына сайланмады. Ул «йөрәк», «җан» дигәнне аңлата. Төрлебез төрле өлкәләләрдә эшләп, кайда гына яшәсәк тә – бер-беребезнең йөрәген ишетәбез – аның беренчел һәм иң сакраль мәгънәсе шул иде», – ди Луиза «Калеб» атамасының кайдан барлыкка килүе хакында.


Ике иҗат кешесе арасында ниндидер бер очкын барлыкка килеп, «Калеб»тә яңа иҗат җимешләре туа. «Композитор Радик Сәлимов белән оештырылган кичәдә мин шигырь укыдым, аның командасы «Рух биюе» дигән композицияне башкарды. Һәм бу композиция шигырьне әллә кайдан, борынгыдан, төрки тамырлардан, камлау чорларыннан килгән тирәнлекләргә алып барып тоташтырды. Кичә узды, ярар, Радик белән ара-тирә аралашып торабыз. Көннәрдән бер көнне ул мине Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән бер проектка чакырды. Теге чактагы «рух»ны кайтарыйк әле», – диде. Шуннан башланып китте иҗади процесс...» Шул рәвешле Луизаның шигырьләре, сценарие һәм композитор Радик Сәлимовның музыкасы белән өретелгән «Хәзинә» дип исемләнгән мюзикл барлыкка килә.


«Бер йөрәккә күпме нурлар сыйган –


Җиделе лампа, шәмнәр, чыралар...


Вакыт тәгәрмәчен борсаң, базып,


Киләчәкме – Үткән – чын алар!» – дип яза Луиза «Тамга» дигән шигырендә. Луизаның шигырьләрен укыганнан соң, шуңа инанасың: күпме нур сыйган аларга. Бары тик үзе күңелендә нур йөрткән, саф күңелле кеше генә хәзинәгә тиң иҗат җимешләре тудыра ала.


Камиллекнең чиге юк, диләр. Луиза да гомер буе яңалыкка, камиллеккә омтыла. Ирешелгән уңышлары – һичшиксез, зур тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсе. Кайвакыт күңеле белән «күкләрне гизеп кайтса да», ул һәрвакыт, җиргә нык басып, алга бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ