Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыек юлны турайту

Раифа бистәсендәге махсус һөнәри училищеда туры юлдан тайпылган малайлар тәрбияләнә. Һәркайсы элегрәк ниндидер кыңгыр эш эшләгән: кемдер әйбер урлаган, кемдер наркотик саткан... Ябык типтагы бу уку йо...

image002Раифа бистәсендәге махсус һөнәри училищеда туры юлдан тайпылган малайлар тәрбияләнә. Һәркайсы элегрәк ниндидер кыңгыр эш эшләгән: кемдер әйбер урлаган, кемдер наркотик саткан... Ябык типтагы бу уку йортын халык телендә еш кына колония дип атыйлар. Әмма бу дөреслеккә туры килми. Училище тормыш төбенә төшкән балаларны берничә ел эчендә ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләргә тырышалар.  


«Иске» дуслары белән аралашмыйлар


- Бу – безнең музей. Диварның – бер ягы кара, икенчесе ак төстә. Тормышта да ак белән кара көчләр һәрчак көрәшә бит, – дип үз уку йортларының тарихы белән таныштыра башлады Даниил белән Юлиан.


Раифа училищесына 11-18 яшьлек хулиган егетләрне Россиянең төрле төбәкләреннән җибәрәләр. Аларны биредә акны карадан аерырга өйрәтәләр дә инде. 16 яшьлек Даниил Сәлимов – Казаннан 400 чакрым ераклыкта урнашкан Киров шәһәреннән, көллияттә ике ел да җиде ай инде.


- Мәктәпкә йөрмәдем, төнгә кадәр дусларым белән уйнап, “комендант сәгатен” бозган өчен, әниемә күп кенә штрафлар түләргә туры килде. Әйбер урлаганым да бар. Элек, мәктәптә укып йөрү ник кирәк, дип уйлап йөргән булсам, монда минем күземне ачтылар, – дип сөйләде Даниил.


Санкт-Петербург егете Юлиан Мулгалиев Раифага машиналар урлаганы өчен килеп эләккән. Шундый адымга барганы өчен хәзер бик үкенә үзе. Юлиан биредә икенче елын яши. Аңа 18 яшь тулган, димәк, өенә кайтыр вакыт җиткән. Безне озата йөргән тәрбияче Диана Зәйнетдинова аңлатканча, балаларның, гариза язып, мәктәптәге уку елын тәмамлау хокукы бар. Юлиан да, тугызынчы сыйныфны биредә тәмамлап, техникумга, соңыннан, югары уку йортына керергә ниятли. Ә аннары контракт буенча армиягә китәргә җыена.


- Монда озакка калам икән, дип бераз моңсуланып алган булсам, бераздан училищеда алган тәрбия-белемнең киләчәктә кирәк булачагын аңладым. Интернеттан файдаланмагач, китап укуга тартылдым, физик яктан да чыныктым,  – диде Юлиан.


- Ә мин инде ярты ел гитарада уйнарга өйрәнәм, – дип сөйләшүгә кушылды Даниил. – Моңарчы музыка мәктәбенә барырмын дип уйлап та карамаган идем. Училищеда патриотик рух хөкем сөрә. Элек армиягә барасым килми иде, ә хәзер, киресенчә, разведкага эләгү турында хыялланам. Буем кыска иде минем. Хәзер исә, үзегез күреп торасыз, 1 метр да 80 сантиметр итеп үстерделәр. Йөгерү, зарядка, автоматны сүтеп-җыю үзенекен итте, күрәсең, – дип елмайды Даниил.


Мондагы таләпләр буенча, егетләргә әти-әниләренә һәм туганнарына гына шалтыратырга рөхсәт ителә. Туган-тумачасы белән башта тәрбияче сөйләшә, баланың атна дәвамында үз-үзен тотышы, уңышлары турында сөйли, аннары гына трубканы тәрбияләнүчегә тапшыра. Һәр якшәмбе хат язу өчен бер сәгать вакыт бирелә. Теләге булган һәркем башка көннәрдә дә кулына каләм алып, сәлам хаты юлларга мөмкин. Интернеттан файдалану тыела.


- Элеккеге начар дусларым белән аралашмауның үзем өчен файдага икәнлеген аңладым. Шул рәвешле холкыңны чыныктырасың. Кесә телефоннарыбыз бар, ләкин аларны үзебез белән йөртергә ярамый, шалтыратырга гына рөхсәт ителә, – диде Даниил.


Һәр яңа килгән егеткә училищедагы балалар арасыннан бер тәрбияче  билгеләнә. Ул сабакташына уку йортының тәртибен аңлата, барлык сорауларга җавап бирә, кыскасы, алдагы берничә айда аның иң якын терәгенә әйләнә.


Шуңа игътибар иттек: Даниил мондагы егетләрне “пацаннар” дип атап сөйләшә. Мәктәп ник кирәк, дигән егет, өенә кайтып, 10 һәм 11нче сыйныфларны тәмамлагач, үзен автомобиль һәм металл эшкәртү өлкәсендә сынап карамакчы.


- Училищеда мин балалар йортында тәрбияләнгән бер егет белән бик дус идем, ул өенә – Приморье краена кайтып китте инде. Әмма аның торак мәсьәләсе белән кыенлыгы килеп туган. Аңа, миңа караганда авыррак икәнлеген аңлыйм, чөнки минем әтием белән әнием бар бит, – диде Кировтан килгән егет.


Миллион кеше караган


Яңадан музейга әйләнеп кайтабыз. Училищеда тәрбияләнүчеләр, берничә ел элек эзтабарлар сафына кушылып, ел саен Ленинград өлкәсендәге Любань шәһәрендә казу эшләрендә катнашалар. Әмма барысын да алып бармыйлар, үзләрен бар яктан да әйбәт күрсәткәннәрне генә.


- Бу пыяла фляжка безнең өчен бик кыйммәт. Шундый ук савыт Кремль музеенда бар. Андый фляжкалар сугышта сирәк сакланган, күпчелеге шартлау вакытында чәлпәрәмә килгән. Савытны тапкач, безгә күпләр аны башка әйбергә алмашырга тәкъдим итте. Эзтабарлык хәрәкәте җитәкчеләре безгә аны хәтта бирергә дә теләмәделәр, үзебезнең музейда күз карасыдай саклап тотачакбыз, дип кенә күндерә алдык. Сугыш елларында училищеда тәрбияләнүчеләр кирза итекләр, шинельләр, палаткалар теккән, – дип сөйләде Даниил.


Раифадагы уку йорты, ДОСААФ белән дуслашкач, егетләр ел саен Казандагы Җиңү парадында катнаша башлаган. Монда да һәркемне алмыйлар, баксаң, башкалабыз мәйданыннан тантаналы төстә атлаучыларның буе 164 сантиметрдан ким булмаска тиеш икән.


Fd9kWNwIx_4


Кайчандыр тәртипсезлек кылган егетләр, училищеда үзләрендә абайламаган сәләтләрен ачып, конкурсларда катнашалар. Берничә елдан соң андый уңган-булганнар өйләренә кочак-кочак диплом, медаль белән кайтып төшәләр.


- Дима Рокотянский исемле егетебез шулкадәр матур рәсем ясый, аның иҗат җимешләреннән күргәзмә дә булдырдык, – дип сөйләде Диана Геннадьевна.– Баянда ничек уйнарга кирәклеген бер күрсәткән идек, хәзер инде үзе дә шифаханәләрдә чыгыш ясый. Без балаларның сәләтләрен ачу өчен барлык шартлар тудырабыз.


Тәрбияче сөйләвенчә, уку йортында киностудия дә эшли, тәрбияләнүчеләр “Ералаш”ка охшатып ясалган “Еж” киножурналында тәрбияви рухтагы видеороликлар әмәлли. Егетләрнең Ульяновск өлкәсендә һәм Раифа бистәсендә төшергән 40 минутлык “Приказ есть приказ” фильмын “Ютуб”та 1 миллион 200 меңнән (!) артык кеше караган.


“Качып та китәләр иде”


Бибинур Шәңгәрәева биредә математика укыта. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, 1973 елда, 21 яшьлек чагында аны юллама буена шушында җибәрәләр.


- Бүгенге көндә 100 бала тәрбияләнсә, элек 400 егеткә күз-колак булырга туры килә иде, – дип хатирәләре белән уртаклаша укытучы. – Совет чорында алар кирза итектән, караңгы төстәге киемнән йөрделәр. Класслар да бик зур иде. 2007 елда уку йортына Надежда Кисиль директор булып килгәч, хәрби-патриотик тәрбиягә йөз тоттык, төрле чараларда катнаша башладык. Совет заманында егетләр дә, тәрбиячеләр дә, осталар да колхозларга чыгып, ел буена җитәрлек яшелчә, бәрәңге әзерли идек. Урманда агач та кистек, училищеның үз пилорамасы бар иде. Атлар, дуңгызлар тоттык.


- Балаларны урман-кырларга алып чыгарга курыкмадыгызмы? Качып та китәргә мөмкин иделәр бит, – дибез.


- Андый очраклар да булды, качучыларның кайсыдыр яңадан үзе кайтты, кемнәрнедер милиционерлар китерде.


- Бибинур Әхмәтовна, кайсы укучыгызны аеруча еш искә аласыз?


- Беренче эшләгән еллар бигрәк тә истә кала, диләр. Шул чорда бездә тәрбияләнгән бер егет күптән түгел училищега килде. Яше алтмышка җитеп килсә дә, аны шунда ук танып алдым. Ул Иваново шәһәреннән, гаиләсе, оныклары да бар. Училищеда 18 яшендә алты класс кына укып калырга өлгерде ул, шуңа исемдә калгандыр.


Әлфия Мөхәммәтшина да бөтен гомерен Раифадагы балаларга багышлый. Әтисе уку бинасын төзүдә катнашып, директор урынбасары була, әнисе биология укыта. Әлфия ханым да, әти-әнисе һөнәренә тугрылып саклап, 1980 елда бирегә математика һәм информатика укытучысы булып эшкә урнаша.


-  Хулиган егетләрнең барысы да диярлек училищега килгәндә, мәктәпкә дә, укытучыларга да ачулы була. Материалны җайлы гына аңлатабыз, билгене бераз арттырып куябыз, үсендерергә тырышабыз. Малайларның елаган чакларын да күргән булды. Аларны, беренче чиратта, гаделсезлек рәнҗетә. Малайлар арасындагы гаделсезлекләргә алар, тешләрен кысып булса да, түзә. Ә менә укытучы тарафыннан гаделсезлек кылынса, күз яшьләрен тыя алмыйлар. Олылар балаларга карата һәрчак гаделлек үрнәге күрсәтергә тиеш!


“Үзләре дә бабай булдылар...”


Елена Мангушева 1977 елдан бирле психолог та, эстетик тәрбия укытучысы да булып хезмәт куйган. Буяучы, штукатурлаучы белгечлекләрен дә үзләштергән. “40 ел бер белгечлек буенча гына эшләү кызык түгел”, – дип елмайды ул.


Балалар, дәресләрен укып бетергәч, остаханәләрдә тимердан, агачтан төрле әйберләр ясый. Аннары шуларны ярминкәләрдә, Раифа бистәсендәге кибеткә сатуга чыгаралар. Егетләр алты белгечлек буенча шөгыльләнә: автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь, токарь, слесарь (урта һөнәри белем), төзелеш һәм бизәү эшләре остасы, агач эшләнмәләреннән әйбер ясаучы, столяр (агач остасы). Әмма алар белгечлекне үзләре сайламый, кая билгелиләр, шунда баралар.


- Социаль челтәрләрдә үзебездә тәрбияләнеп чыккан егетләр белән табышабыз, язышабыз. Алар хәзер инде үзләре дә бабайлар. Безнең училищеда рецидив, ягъни яңадан кыек юлга басучылар совет чорында 14 процент булса, хәзер өч-дүрт процент кына, – дип сөйләде Елена Григорьевна.


Александр Дьяков балаларны чүкечләр, ачкычлар ясарга өйрәтә. Яңа килгән егетләр башта бер атна дәвамында куркынычсызлык техникасын үзләштереп, имтихан тапшыра. Эш коралларын шуннан соң гына кулга алалар.


- Без бит баладан белгеч ясау түгел, аны кызыксындыру максаты белән эшлибез. Бәлки, кемнеңдер өендә чакта кулына себерке дә, көрәк тә алганы булмагандыр. Тулы булмаган гаиләләрдә үскән балалар күп, шуңа да карамастан, бездәге егетләрнең берсе дә эштән баш тартмый, – диде ул.


“Ник мөселман бүлмәсе юк?”


Училищеда рухи тәрбия турында да онытмыйлар. Христиан белән ислам диннәрен тигез күрәләр. Тәрбияче Разыйм Шиһапов сөйләвенчә, җиде ел элек аларга Дагыстаннан Нәсух исемле бер бала килеп эләккән. Ул намазда булган. Берзаман Нәсух, директор янына барып: “Нишләп монда мөселманнар өчен бүлмә юк?” – дип сораган. Баланың теләген исәпкә алып, намаз уку бүлмәсе ачылган.


Ислам дине белән кызыксынган балалар белән атна саен рухи сәгать кысаларында Васильево бистәсендәге Җәмигъ мәчете мулласы Рөстәм хәзрәт Вәлиулла очраша. Дини бүлмәгә даими рәвештә 6-7 бала килә. Христиан динен тотучылар белән атакайлар очраша.


- Элегрәк гарәп әлифбасын өйрәнә, бергәләп намаз укый идек. Балалар белән төрле тормышчан темаларга фикер алышабыз, – дип сөйләде мулла.


P.S.:   Раифа   бистәсендәге бу уку йортын колония дип атап буламы? Егетләрнең нинди дәрт белән эшләгәннәрен, спорт белән  шөгыльләнгәннәрен күргәч, киләчәккә булган планнары турында ишеткәч, патриотик тәрбиянең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген аңлыйсың. Ә иң мөһиме – биредә аларга югалган кыйблала- рын табарга ярдәм итәләр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ