Логотип Магариф уку
Цитата:

Кызлар гимназиясендә бәйрәм!

Гадәттә Татарстанда ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт ала. Татарстан Президенты инициативасы белән башланып киткән әлеге акция кысаларында күп балалы, аз...


Гадәттә Татарстанда ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт ала. Татарстан Президенты инициативасы белән башланып киткән әлеге акция кысаларында күп балалы, азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балалар мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин ителә. Бүген “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Казандагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә дә узды.


1
Казанның Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм Казан шәһәре Думасы депутаты Сергей Черепанов  беренче сыйныфка укырга керүчеләргә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк итте. Быел Казан шәһәрендә 13500 бала беренче сыйныфка укырга бара. Шуларның 3500 е - Мәскәү һәм Киров районнарында.


9

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ