Логотип Магариф уку
Цитата:

Лена Шагыйрьҗан Күлле Киме зиратында җирләнде

Бүген Татарстанның сәнгать әһелләре, язучылар, шагыйрәнең туганнары Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Лена Шагыйрҗанны соңгы юлга озатты.Казанда узган хушлашудан соң,...

Бүген Татарстанның сәнгать әһелләре, язучылар, шагыйрәнең туганнары Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Лена Шагыйрҗанны соңгы юлга озатты.


Казанда узган хушлашудан соң, мәрхүмәнең җәсәде өйлә намазы тәмамланып килгәндә балачак, яшьлек еллары узган авылга кайтты.


Мәрхүмәне туганы, Татарстан Республикасының халык артистлары Луара Шакирҗанова, Искәндәр Биктаһиров, Илдус Әхмәтҗанов һәм башка рәсми затлар озата кайтканнар.  Казаннан кайткан Рәис хәзрәт:


- Мәрхүмә белән хушлашырга килгән шуның кадәр халык булуга сокланам. Дөрестән дә, ул моңа лаек зат, - дип билгеләде.


Мәрхүмәнең дусты, сердәшчесе, озак еллар Күлле Киме мәктәбендәге Сибгат Хәким музеен җитәкләгән Луиза Шәмсиева шагыйрәне үз сүзен сүз итә белгән арыслан белән тиңләде; оста, гаярь, булдыклы авылдашына мәдхия сүзләре яудырды.


Күлле Киме мәчете имамы Галимҗан хәзрәт әйтмешли, монда әйтергә теләүчеләр күп булса да, Ислам динендә беренче чиратта җеназа уку һәм тиешенчә җирләү вәҗеб...


Лена Галимҗан кызы Күлле Киме зиратында җир куенына иңдерелде.


g1430


IMG_5589


IMG_5576


Чыганак: http://www.atnya-rt.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ