Логотип Магариф уку
Цитата:

Лениза Вәлиева: “Чын ихластан язмыйсың икән, син кулыңа каләм алырга тиеш түгел”

Моннан бер ел элек кулыма Лениза Вәлиеваның “Хәят күгем” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы килеп керде. Яшь шагыйрәнең иҗаты белән танышуым шулай башланып китте. Ленизаның шигырьләрендәге җөмлә төзекл...

Моннан бер ел элек кулыма Лениза Вәлиеваның “Хәят күгем” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы килеп керде. Яшь шагыйрәнең иҗаты белән танышуым шулай башланып китте. Ленизаның шигырьләрендәге җөмлә төзеклеге, фикер сөреше, образлылык мине таң калдырды. Үземне үзгә бер дөньяга эләккәндәй хис иттем.


фотография


Җирне тырный туарылган аргамагым.


Хөр күңелгә киртә буламыни?!


Ирек даулап, өзә тезгеннәрен.


Богау гына җанны тыямыни?!


Рәдиф Гаташ язганча, “күпьеллык төрки-татар шигырь традицияләренә таянып иҗат итсә дә”, Ленизаның язганнарында яңача сурәтләү күзгә ташланып тора. Тынгы белмәс күңеле, җирне тарсынып, күккә, йолдызларга омтыла.


Лениза Газинур кызы Вәлиева 1986 елның 14 июлендә Азнакайда дөньяга килә. Аңа бер яшь чагында гаиләләре Чаллы шәһәренә күченә. Кыз биредә М.Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә белем ала. Мәктәп елларында ул рәсем ясау белән мавыга, музыка мәктәбенә йөри, шигырьләр яза...


“Кайвакыт күңелгә шундый уйлар килә: әгәр шигырь язмасам, мин, мөгаен, рәссам булыр идем, күңелдәге хисләремне кәгазьгә түгел, киндергә тапшырыр идем, кулда каләм түгел, буяулар булыр иде. Күрәсең, сүздән сурәт тудыру сәләте көчлерәк булып, өстенлек алгандыр.


Тәүге тапкыр кулыма каләм алып шигырь язган мәлне ачык хәтерләмим. Үз-үземне белгәннән бирле язганмындыр кебек. Кечкенәдән хыялый табигатьле, матурлыкка, яхшылыкка омтылучан идем. Мәктәп китапханәсендә мин укымаган китап калмагандыр. Китапка мәхәббәтнең тамырлары тирәндәрәк дип беләм: әби-бабаларым укымышлы нәсел – муллалар булганнар, әмма илебезгә килгән афәт җилләре аларны да читләтеп узмаган. Балачаклары дәһшәтле елларга туры килгән дәү әти-дәү әниләремә инде югары белем алу мөмкинлеге булмаган, шулай да аларның сөйләмендә, кеше белән мөгамәләсендә, дөньяга карашында буыннан-буынга күчеп килә торган затлылык саклана иде. Гади колхозчы булсалар да, алар бер генә басмага да язылмыйча калмыйлар, һәрберсен укып баралар, “Казан утлары” журналындагы “Дәвамы киләсе санда” дип язылган күләмле әсәрләрне яңа санны көтеп алып укыйлар иде. Әти-әнием дә китап укырга ярата, бездә дә кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләделәр.


Әнием Зөләйха гомерен балаларга аң-белем бирүгә багышлады: бүген дә Чаллы шәһәрендә мәктәптә укытучы булып эшли. Болар барысы да күңелемдә бөреләнгән язу сәләтенә ачылыр өчен шартлар тудырган дип уйлыйм. Әниемнең бертуган апасы Фәридә апа миңа: “Син кечкенәдән рифма белән сөйли идең”, – дип, бер вакыйганы бәян иткән иде. “Ничә яшь булгандыр, бик бәләкәй идең әле. Мин идән юам, син карап утырдың-утырдың да: Уңнан-сулга, сулдан-уңга Фәридә апа идән юа, дип такмаклап сөйләп киттең, шаккаткан идем”.


Әни укыган шигырьләрне бик тиз отып ала һәм яттан сөйли торган булганмын. 3 яшемдә инде үзем дә хәреф таный башлаганмын, Ф.Кәримнең “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әкиятен тулысынча яттан сөйләгәнмен”, – ди Лениза, балачак хәтирәләренә бирелеп.


Кыз инглиз сыйныфында белем ала, татар, рус, инглиз телләрен камил белә. Ләкин татар теленә мәхәббәт көчлерәк булгандыр,  күрәсең, ул Алабуга дәүләт педагогия университетының татар һәм чагыштырма филология факультетына укырга керә.


Иҗатының башлангыч чорында яшь кешегә тәҗрибәле кешенең теләктәшлеге кирәк. Университетта укыган вакытта Лениза шигырьләрен җыентык итеп бастыру теләге белән, укытучысы филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәрипов янына килә. Остазы аларны бик югары бәяли. Бу яшь шагыйрәгә алга таба тагын да канатланып иҗат итәргә этәргеч бирә. Шул рәвешле 2008 елда Ленизаның “Диңгездә йолдыз коена” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.


“Шул елны, китабымны тотып, “Казан утлары” редакциясенә килдем. Ул вакытта “Шигърият” бүлегендә Рәдиф Гаташ эшли иде, кайдан килүем, шигырьләр язуым турында сөйләдем. Бер-ике шигыремне укуга ук, Рәдиф абый: “Син инде профессиональ шагыйрә”, – дип, мине үсендереп җибәрде. Мин аңа, Фәнис Яруллин иҗатына гашыйк кеше буларак, аның белән күрешәсе килүемне әйттем. Рәдиф Гаташ, шунда ук Фәнис абыйларның өенә шалтыратып: “Чаллыдан бер кыз килгән, яхшы гына шигырьләр яза икән. Фәнис Яруллин белән танышасым килә, ди”, – диде. Ризалык алгач, адресларын язып бирде. Ул вакытта Казанны бөтенләй белми идем, мең бәла белән дигәндәй, Фәнис Яруллинның Жуковский урамындагы йортын эзләп таптым. Фәнис абый бик ачык йөзле кеше булып чыкты (мин аны нәкъ шундый дип белә идем инде), кайда тууым, укуым, кыскасы, бөтен биографиямне сораштырып чыкты. Аннары, бер мәлгә тынып, алып килгән шигырьләремне укырга тотынды. Бу мизгелләр минем өчен чиксез озын һәм әйтеп бетергесез дәрәҗәдә дулкынландыргыч булуын ачык хәтерлим. Аннары ул миңа: “Син яз! Һәм иң мөһиме: Күктән төшмә,” – диде. Шундый олпат шәхескә китабымны автограф белән бирү уе башка сыймаслык хәл тоелганга, язмыйча гына биргән идем. Фәнис абый, елмаеп: “Язып бир инде. Син танылгач, миндә аның үз кулы белән язып биргән китабы бар, дип мактанырмын”, – дигән булды. “Казанга килгәндә, кереп йөр”, – дип, изге теләкләр белән озатып калды.


Ул вакытта минем Алабугада укып йөргән студент вакытым, Казанга нибары 2 көнгә килгән идем. Әлеге сәяхәтемнән тәэсирләнеп, канатланып, очынып кайттым. Озак та үтми, Рәдиф абыйга калдырган шигырьләрем “Казан утлары” журналы битләрендә басылып та чыктылар”, - ди Лениза.


2009 елда ул Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) белгечлеге буенча аспирантурага укырга керә. 2012 елда бөтен төрки дөньяга мәшһүр тел галиме, академик Мирфатых Зәкиев җитәкчелегендә татар теленең синтаксисы буенча филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. Аспирантурада укыган вакытта ук аны бирегә эшкә чакырып алалар. Бүгенге көнгә кадәр Лениза Фәннәр академиясендә фәнни хезмәткәр вазифасын башкара.


Казанга укырга килгән елны ул, беренче тапкыр  “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә катнашып, Кызыксындыру бүләге ала. Ә 2011, 2012 елларда, ике ел рәттән, I урынга лаек дип табыла.


Лениза иҗатының чәчәк аткан вакыты нәкъ менә Казан чорына туры килә. Аның шигырьләре “Идел”, “Сөембикә”, “Ялкын”, “Казан утлары”, “Мәдәни җомга” кебек мәшһүр газета-журнал битләрендә дөнья күрә, рус һәм азәрбайҗан телләренә тәрҗемә ителеп, “Антология новой татарской поэзии” (Мәскәү, 2015), “Әn yeni tatar şeiri antologiyasi” (Баку, 2016) җыентыкларында урын ала. 2014 елда Рифә Рахман, Гөлзада Бәйрамова, Рәмис Аймәт кебек шагыйрьләр фатихасын алып, ул Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Берлектә Ленизаның икенче китабын бастырырга тәкъдим итәләр. Озак та үтми, 2015 елда аның “Хәят күгем” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.


“2015 ел барлык өлкәләрдә дә нәтиҗәле булды. Шул елны шигырьләр китабым белән беррәттән, “Каузальность в татарском литературном языке” дип исемләнгән фәнни монографиям дә дөнья күрде.


Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында мин башка төрки телләр белән чагыштырма планда татар теленең синтаксик төзелешен өйрәнү буенча эш алып барам. Тел – чиксез дәрья бит ул. Без туган телебезнең бөтен мөмкинлекләрен дә тулысынча файдаланмыйбыз.


Беренче карашка, шигърият һәм фән бөтенләй капма-каршы ике дөнья кебек. Шигырь – хис, фән – акыл эшчәнлеген таләп итә. Икесе дә эзләнү, зур хезмәт сорый. Әмма, миңа калса, алар бер-берсен тулыландыра гына.


Беркайчан да махсус шигырь язам әле дип, кулыма каләм, кәгазь алып утырганым юк. Аннары шигырь язу өчен вакыт кирәк түгел бит, билгеле бер күңел халәте булу гына мөһим. Шигырьләремне күбесенчә беренче тапкыр ничек язам, шулай калдырам, төзәтмәләр кертмим.


Озак вакыт шигырь язылмый торган мәлләрдә күңел тынычлыгын югалтам, җаныма урын таба алмыйм. Минем өчен язу – бушану, күңелемдә ташыган, ярсыган хисләрнең ташкын булып ургып чыгуы. Бу халәтне болай гына аңлату бик кыен, чөнки ул илаһи мизгел, җанның Галәм белән серләшүе. Каләм үзеннән-үзе, синең ихтыярыңнан башка кәгазьдән йөгерә. Шигырь язганда, аның нәрсә турында булачагын да, ничек төгәлләнәсен дә белмим, бары язам. Бу хакта бер шигырем дә бар:


Сәер халәт.


Бар дөньяны айкыйм уйларымда –


Менә чите.


Алларымда – ап-ак кәгазь бите.


Җанда – кояш.


Утта дөрләп яна һәр күзәнәк.


Җитми түзем.


Тик кәгазьгә сыя – агыла сүзем.


Бушый күңел.


Әмма, һаман яңа күкрәү көтеп,


Иңрәү кала.


Нарасый җан – шигырь аваз сала.


Рифмасын туры китереп, иҗекләрен санап шигырь язарга була. Әмма мондый шигырьләрдә хис булмый. Ихлас язмыйсың икән, аны укучы да тоя. Мәсәлән, мин үзем андый әйберләрне бик тиз сизеп алам. Заказ белән яки үзеңне мәҗбүр итеп язу – бу шигърияткә хыянәт. Чын ихластан язмыйсың икән, син кулыңа каләм алырга тиеш түгел. Үз-үзеңә, каләмеңә тугры булырга кирәк.


Шигърият – минем өчен тормышның үзе. Үзең язу гына түгел, башкаларныкын уку да. Тукай әйкәнчә, “күңлем ачылмаслык эчем пошса... мин кулыма китап алам”. Бары тик шуннан соң гына тынычланып калам, ниндидер бер рәхәтлек хисе кичерәм”, – ди Лениза, шигърият хакында сөйләгәндә.


Яшә хисем, кабын, яңа йолдыз,


Якты күкле булсын бу язмыш.


Мин бирешмим әле, өмет исән,


Ә син югал, иртәләгән сагыш.


Соңгы вакытта фәлсәфи темага йөз тотса да, Лениза иҗатының төп өлешен мәхәббәт лирикасы алып тора. Күп шагыйрьләрнекенә хас пессимизмга бирелеп язылган – “елак” шигырьләр түгел, якты төсләргә бай булган, башкаларны да бәхетле киләчәккә ышандыра алырлык, хыялый ашкынулар белән сугарылган шигырьләр. Ихлас шигырьләр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ