«Мәгариф» хезмәткәрләре «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхина белән очрашты
«ТАТМЕДИА» АҖ бинасы янында узган «Укый Казан, укый Татарстан» фестивале кысаларында язучы Гүзәл Яхина үз укучылары белән очрашты. Очрашу барышында язучы үз әсәрләрен язу тарихы турында сөйләде. Шулай...
«ТАТМЕДИА» АҖ бинасы янында узган «Укый Казан, укый Татарстан» фестивале кысаларында язучы Гүзәл Яхина үз укучылары белән очрашты. Очрашу барышында язучы үз әсәрләрен язу тарихы турында сөйләде. Шулай ук Идел буе немецлары тормышына багышланган «Дети мои» дип аталган яңа әсәренең кыскача эчтәлеге белән таныштырды.
«Зөләйха күзләрен ача» романы зур популярлыкка ия булды. Бүгенге көндә ул 20 телгә тәрҗемә ителгән. Гүзәл Яхина белән очрашуга килгән казанлыларны роман эчтәлегенә кагылышлы сораулар кызыксындырды. Язучы Россия көнен Казанда каршылавы белән шат булуын әйтте. Ул Мәскәүгә берничә ел элек Казаннан күчеп килгән.
Исегезгә төшерәбез, «Зөләйха күзләрен ача» романы «Большая книга» һәм «Ясная Поляна» әдәби премияләре, «Ел китабы» премияләренә лаек булды. Сүз уңаеннан, тиздәзн әлеге роман буенча телевизион фильм төшерергә керешәчәкләр.
Очрашу барышында Гүзәл Яхина «Дети мои» романының тирәнрәк мәгънәгә ия булуын ассызыклады. Ике романның да темалары охшаш — кечкенә кешегә багышгланганнар. Сюжет үзәгендә — Идел буе немецлары тормышы.
Комментарийлар