«Мәгариф» журналы баш мөхәррире Кукмарада чаңгы базасы ачылышында катнашты
Кукмара районында Татарстанда беренче модульле чаңгы базасы ачылды. Чарада «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева да катнашты. Махсус база мәйданы 120 квадрат метрны тәшкил итә. Биредә чаңгы ю...
Кукмара районында Татарстанда беренче модульле чаңгы базасы ачылды. Чарада «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева да катнашты. Махсус база мәйданы 120 квадрат метрны тәшкил итә. Биредә чаңгы юлы, киенү-чишенү бүлмәсе һәм юыну бүлмәсе бар.
Фото: kukmor-rt.ru
«Мәгариф»нең Кукмара районына беренче килүе түгел. Заманча чаңгы базасы белән танышканнан соң безнең редакция журналистлары райондагы мәктәп директорлары, укытучылар белән очрашты.
Күптән түгел без киләсе август киңәшмәсенең Кукмарада үтәчәге турында хәбәр иткән идек. Шул уңайдан «Мәгариф» биредәге мәгариф системасының үзенчәлекләрен өйрәнә.
Комментарийлар