Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" журналы белән ике арада конструктив, эшлекле элемтә булырга тиеш - И.Мөхәммәтов

"Мәгариф" журналы коллективы баш мөхәррир Илдар Флүс улы Миргалимов җитәкчелегендә 20 май көнне ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Бәдр...

"Мәгариф" журналы коллективы баш мөхәррир Илдар Флүс улы Миргалимов җитәкчелегендә 20 май көнне ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Бәдриева, министрлык хезмәткәрләр һәм институт белгечләре белән очрашты. Эшлекле сөйләшү нигездә "Мәгариф" журналының эчтәлеген көн таләпләренә китереп формалаштыру, аны республиканың карап торган мәгълүмат чарасына әйләндерү турында барды.


1463745403152


Баш мөхәррир Илдар Миргалимов билгеләп үткәнчә, "Мәгариф" журналы министрлык белән гади укытучы арасында арадашчы булып тора. Төрле новацияләрне журналны үстерү юнәлешендә куллану тормышка ашыру шушы максатка хезмәт итә. Аерым алганда, педагоглар өчен Мәгариф.РФ электрон журналы, электрон версияләргә язылу системасы, "Мәгариф.Татар теле" журналы, рәсми сайтның поддомены нигезендә "Педагог Мәгариф" социаль челтәре эшләп  килә.  ТР Мәгарифне үстерү институты оештырган курсларда белем алучылар арасында оештырылган сораштыру нәтиҗәләре соңгы берничә елда басманың прогрессив үзгәрешләр кичерүен билгеләп үтә.


1463746561713


Эшлекле сөйләшү барышында "Мәгариф" журналының аерым вакыйгаларга (педагогларның август киңәшмәсе, министрлык коллегияләре) саннарын әзерләү, Татарстаннан читтәге татар мәктәпләре белән эшләү мәсьәләләре, журнал белән бәйле яңалыкларны киң педагогик җәмәгатьчелеккә җиткерү, сайт эшчәнлеген активлаштыру, министрлык һәм ТР Мәгарифне үстерү институты белән хезмәттәшлекне дәвам итү, журналда репсублика мәгариф тормышындагы төп вакыйгаларга кагылышлы материаллар бирү мәсьәләләре турында фикер алышынды. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, журнал белән ике арада конструктив, эшлекле элемтә булырга тиеш.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ