"Мәгариф" журналы хезмәткәрләре Зөя шәһәрчегендә
«Мәгариф» журналы хезмәткәрләре борынгы урыннар белән танышуын дәвам итә. Татарстанның тарихи җирлекләренә сәяхәт кылу — редакциябезнең матур традициясе. Моңа кадәр «Мәгариф»леләр Болгар һәм Биләрдә б...
«Мәгариф» журналы хезмәткәрләре борынгы урыннар белән танышуын дәвам итә. Татарстанның тарихи җирлекләренә сәяхәт кылу — редакциябезнең матур традициясе. Моңа кадәр «Мәгариф»леләр Болгар һәм Биләрдә булып кайттылар. Бу юлы без Зөя шәһәрчегенә юл тоттык.
Биредә без Зөя тарихы музее экспонатлары белән таныштык.
Утрау-шәһәрчектә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл урнаштырылан. Танылган татар шагыйре Хәсән Туфан Зөя төрмәсендә 10 ел утырган. Шунда ук шагыйрь хатынына багышлап шигырьләр иҗат иткән. Без әлеге төрмәне күреп кайттык.
Төрле елларда әлеге шәһәрчектә балалар өчен коррекция мәктәбе, хастаханә урнашкан.
Комментарийлар