Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы Татарстан Президенты туган авылда сәфәрдә

Республикабызда башкаларыннан аерылып тора торган үзгә ике авыл бар: Актаныш районының Әнәге һәм Балык Бистәсенең Яңа Арышы. Үзгәлекләре шунда: Татарстаныбызны сәяси мәйданда иярли алырдай Президентла...

Республикабызда башкаларыннан аерылып тора торган үзгә ике авыл бар: Актаныш районының Әнәге һәм Балык Бистәсенең Яңа Арышы. Үзгәлекләре шунда: Татарстаныбызны сәяси мәйданда иярли алырдай Президентлар тудыра алган авылларыбыз бит алар! «Мәгариф» журналының 105 еллык юбилее алдыннан үз укучылары белән очрашуларының чираттагысын Татарстанның бүгенге Президенты Р. Миңнехановның алты яшькә кадәрге балалык еллары узган Яңа Арыш авылына сәфәр кылуыбыз да очраклы гына түгел иде...


Күңелебездә үзенә күрә бер җаваплылык та тою, шомлану-борчылу уйлар өермәсе иде. Милли мәктәпләребез күгендә болытлар куерган, татар теле  язмышы кыл өстендә торган бу көннәрдә  әлеге сәфәребез белән укытучыларның билгесезлектән бимазаланган күңелләрендәге өермәне беркадәр таратып, өмет чаткылары уята алырбызмы, әллә инде?.. Юл буе барганда сәфәрдәшләребез – «Мәгариф» журналының иң актив авторлары – милләтебезнең олпат затлары, тарихчы галимнәребез Тәэминә ханым Биктимерова, Фаяз абый Хуҗиннар белән дә сөйләшкән сүзебез бары шул хакта булды. Күктә – көзнең кара-кучкылт болытлары... Көзге ачы җил дә әнә юл буендагы агач-куакларның соңгы яфракларын йолкыпмы-йолкый. Чаллы трассасын меңьеллык татар мәгарифенә тиңлим дә янә шәрә каен агачларына күз ташлыйм... Россия Президентының Рособрнадзор белән Генераль прокуратурага Россия кануннарында каралган туган һәм республика дәүләт телләрен ихтыяри укытуны тикшерергә биргән фәрманын кемнәрнеңдер артык үтәп ташлавы аркасында халкыбызның киләчәктә милли рухы да шул шәрә каеннар халәтендә калмасмы? Ә рухсыз, фикерсез милләттән Россиягә ни файда булыр да, бу илнең дөньякүләм аренадагы абруе күпмегә артыр иде икән соң?!.


...Шундый шөбһәле уйлар өермәсендә Яңа Арыш мәктәбе бусагасын атлап керәбез. Укытучыларының елмаеп каршылауларын, укучыларының хөрмәтләп үз туган телебездә исәнләшүләрен күреп, дустанә атмосферага килеп ккергәч, күңелләребезгә беркадәр яктылык нуры сирпелде. Шул чакта мәктәп янәшәсендәге мәчеттән, җомга намазына дәшеп, азан тавышы җиһанга аваз салды.IMG_20171020_143724Мәктәпләрендә – милли рух: коридорларындагы стендларына кадәр үз туган телебездә. Бәйрәм рухы. Казан кунаклары килгәнгә генә түгел иде бу. Җәй буе куйган хезмәт җимешләрен бәяләү максатын куйган «Уңыш бәйрәме» – Сөмбеләне зурдан кубып билгеләп үтәргә йөрүләре икән Яңа Арыш мәктәбе укучыларының. Өстәлләр тулы – көзге муллык. Яшелчә, җиләк-җимештән нинди генә композиция иҗат итмәгән алар! Исең китәрлек! Һәрнәрсәгә сәләтле, фантазиягә бай, кызыксынучан һәм иң мөһиме туган телен, туган төбәген, табигатен яраткан укучылар тәрбияләнүен күреп, ихлас сөендек. Горурланырлык эш-гамәлләре, күренекле шәхесләре, фидакарь җанлы мөгаллимнәре бар Яңа Арыш мәктәбенең. Мәктәбе үк безнең «Мәгариф»журналы белән яшьтәш үк диярлек. Авылда мәктәпкә 1915 елда нигез салынган, ә 1937 елдан ул җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә. Ул чорда ук укучылар саны 280нән артып китә. Күрше Яншык, Укмас, Балыклы Чүкәй, Иске Арыш, Керәшен Казысы авылы балалары да Яңа Арыш мәктәбендә укып, гыйлем эсти. Ә 1972 елда агачтан яңа мәктәп бинасы сафка баса, һәм ул урта мәктәп статусы ала. Ә инде 1996 елдан заманча ике катлы хәзерге бинасында.WhatsApp Image 2017-10-20 at 16.58.57 IMG_20171020_143446 IMG_20171020_143440Мәктәп, авыллары тарихы, күренекле авылдашлары язмышллары хакында сөйләүче экспонат-ядкарьләрне «Туган якны өйрәнү» музеенда бик тә кадерләп саклый Яңа Арыш укучылары. Шушы гап-гади татар авылындагы гап-гади мәктәптә татар телендә укып, ил-көн өлгесенә торырдай күпме олпат затлар тәрбияләнгән! Менә аларның кайберләре генә: медицина фәннәре докторы Камил Әюп улы Галиев, физика-математика фәннәре докторы Әмир Сөләйман улы Сибгатуллин, Татарстанның халык артисты Сәкинә Габдрахман кызы Миңнеханова, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәесхан улы Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган механизаторы Үзбәк Габдрахман улы Мусин... Спорт өлкәсендәгеләрен дә әйткән дә юк! Яңа Арыш элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан. Күп мәртәбәләр сабантуйлар батыры булган Сабирҗан һәм Газизҗан Кәримуллиннар, Вәлит Галимов, Хатыйп Гыймадиев абыйлары – Яңа Арыш мәктәбенең бүгенге яшь көрәшчеләренә өлге-маяк. Заманында физкультура укытучылары Айрат Садыйков җитәкчелегендә чыныгу алган Илнар Әхмәтҗанов, Айназ Хөсәенов, Ранис Шәриповлар – хәзер спорт мастерлары, көрәш буенча республика, Россия чемпионнары! Яңа Арышның татарча көрәш буенча җыелма командасы елның-елында район сабантуйларында беренчелекне бирми. Соңгы вакытта мәктәп укучылары арасында кул көрәше дә популярлашын киткән әле. Әйтик, әлеге спорт төре буенча Дилбәр Мусина Татарстан чемпионы, Россиянең вице-чемпионы исемнәренә лаек булган. Киләчәктә Яңа Арыш мәктәбе укучылары спортта тагын да зуррак үрләр яулаячак әле. Чөнки шөгыльләним дисәләр, менә дигән спорт залы бар. Күптән түгел мәктәп ишегалдында күп кенә шәһәр мәктәпләрен дә көнләштерерлек спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылган.


WhatsApp Image 2017-10-20 at 17.16.14IMG-20171021-WA0005 ...Залда – укучылар, а лар янәшәсендә – остазлары, тәҗрибәле укытучы абый-апалары. Әнә шушы мәктәп коллективын инде 1993 елдан бирле җитәкләп килүче тәҗрибәле педагог, халык мәгарифе отличнигы, педагогика фәннәре кандидаты, язмалары белән «Мәгариф» журналы аша әледән-әле үз тәҗрибәсен бик теләп уртаклашучы Дамир Хатыйп улы Нәбиуллин... Мөгаллимнәр династиясе дилбегәсе аның нык кулында. З5 еллык мөгаллимлек стажы булган хәләл җефете – Галия Гыймран кызы да шушы мәктәптә балаларга билогия һәм химиядән укыта, Россия һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыкларының күпсанлы Мактау грамоталарына ия булган югары квалификациягә ия булган тәҗрибәле мөгалллимә. Инде әнә уллары Русланның да укытучылык стажы дистә елга якынлаша: ул да туган мәктәбендә физика һәм информатикадан укыта. Мәктәп коллективындагы 19 мөгаллимнең һәркайсы – милләтебез, телебез, рухыбыз, авыллары язмышы өчен борчылып, мәктәптәге 73 баланын һәркайсын үз балаларыдай якын күреп яшәүчеләр затыннан. Очрашуда катнанашкан галим-галимәләрнең күңел түреннән чыккан гыйбрәтле фикер-тәкъдимнәрен хуплап кул чабуларын, укучы кызларның үз туган телебездә дәртле итеп җырлап, Казан кунакларының чыгышларын тулыландыруын күргәч, күңелләрдә өмет-ышаныч чаткысы кабаттан кабынгандай булды: бергә булсак, бердәм булсак, милләтебез дә яшәр, 105 еллык тарихы булган «Мәгариф» журналы киләчәктә дә үз халкына тугрылыклы хезмәт итүен, һичшиксез, дәвам иттерер! Бу фикеребезне хупландай, мәктәп директоры Дамир әфәнде Нәбиуллин да залдагыларга: «Мәктәбебездә 2018 елның беренче яртысы өчен татар педагогик басмаларына язылу минем ныклы контрольдә. Киләсе елга авылыбыздагы һәр укытучы гаиләсенә «Мәгариф» журналы килеп торачак!» – дип белдерде. Амин, шулай булсын!     WhatsApp Image 2017-10-20 at 17.13.16



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ