Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының 105 еллыгы уңаеннан хезмәткәрләребез серләрен ача

Фото: Юлия КалининаСөмбел ТАИШЕВА, баш мөхәррир:6 мартта  «Мәгариф» журналы  чыга башлауга 105 ел тулды. Укытучыларның һәм гыйльми җәмәгатьчелекнең  әлеге  иҗтимагый- педагогик  басмасы үзенең елъязм...

Фото: Юлия Калинина Фото: Юлия Калинина
Сөмбел ТАИШЕВА, баш мөхәррир:

6 мартта  «Мәгариф» журналы  чыга башлауга 105 ел тулды. Укытучыларның һәм гыйльми җәмәгатьчелекнең  әлеге  иҗтимагый- педагогик  басмасы үзенең елъязмасын элгәре – «Мәктәп» журналыннан башлап алып бара. Татар халкы тарихында тәүге мәгариф-мәгърифәт матбагасының беренче саны  иске стиль белән 1913 елның 21 февралендә, хәзергечә 6 мартта дөнья күрә.   Журнал  Әхмәдуллиннарның "Сәбах" нәшрияте акчасына нәшер ителә. Аңа  Шиһап Әхмәров мөхәррирлек итә. Басманың актив авторларыннан берсе, коры фәлсәфә һәм дини кануннарга гына корылган укыту һәм тәрбия системасына каршы чыгып, шуның өчен мәдрәсәдән куылган Галимҗан Ибраһимов була. Ул бу вакытта Уфада, язучылык өстенә, укытучылык эше белән шөгыльләнә. Шунлыктан аның укыту-тәрбия, мәгариф темасына караган мәкаләләре дә "Мәктәп"тә еш күренә.


Инкыйлабтан соң Галимҗан Ибраһимов ТатАССР Халык мәгариф комиссариатының Гыйльми үзәген оештыра һәм аңа җитәкчелек итә. Нәкъ менә шул үзәк каршында, Ибраһимов мөхәррирлегендә  укытучылар өчен  кабат махсус басма чыга башлау гаҗәп түгел. Бу юлы инде ул  "Мәгариф" исеме белән дөньяга килә.


Басмабызның аннан соңгы еллардагы язмышы, ил язмышы кебек үк,  бормалы да сырмалы. 1919-1920 елларда ул чыгудан туктап ала да 1921 елда Мәгариф   Халык комиссариаты журналы буларак кабат  "терелтелә". 1936-1937 еллар арасында "Башлангыч мәктәп"кә әйләнгән басмага өч айдан киңрәк мәгънәдәге – "Совет мәктәбе" исеме бирелә Ул шушы баш астында 52 ел яшәп килә. Ул чорда халкыбызның мәгариф сәхифәсен язу теле генә үзгәреп тора. Халыкның мәгариф һәм мәгърифәт тарихы, гарәп, латин имлаларында теркәлеп, хәзер инде ул кириллицада дәвам итә.


Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы ач-ялангач елларда (1941-1948) журналыбызны янә "кырау суга".  Ул бары 1949 елның яңа уку елыннан ике айга бер мәртәбә 6 мең тираж белән дөнья күрә башлый. Шуннан соң җиде ел узгач,  "Мәгариф"не айлык басмага әйләндерәләр. Милли аң үсү һәм татар мәктәпләре, гимназияләр ачылу  нәтиҗәсендә 1990 елда аңа тарихи "Мәгариф" исемен кайтару мөмкин булды. Бүгенге көндә  журнал һаман да республиканың төп вакытлы басмаларыннан берсе булып тора. Бер гасырлык тарихын һәм шул чорда халыкның аң-белемен күтәрүдә нәтиҗәле эшләвен искә алып,  "Татмедиа"ның сиксәннән артык басмасы арасыннан ул 2015 елда "Каһарман басмалар"  ("Легендарные бренды") билгесенә лаек булды.


Мартта тагын бер истәлекле дата көтелә. 12  мартта Галимҗан Ибраһимовның тууына 131 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Язмыш бу бөек милләттәшебезгә нибары бер ул биреп, анысы да сабый килеш дөнья куя. Без – "Мәгърифәт"челәр яраткан язучыбыз, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, галим һәм журналист Галимҗан Ибраһимов башлаган күркәм эшне дәвам иттерүеләр булуыбыз белән горурланабыз.  Үзебезне исеме Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына бирелгән беренче редакторыбыз  Галимҗан Ибраһимовның мирасчылары дип саныйбыз.


Рифат КАЮМОВ, җитәкче урынбасары:

Кечкенәдән укытучы профессиясен хөрмәт итәм. Минем өчен укытучыдан да абруйлырак һөнәр иясе юк, чөнки һәркемнең тормыш юлында, шәхес булып формалашуында мөгаллименең роле зур. Мәктәптә эшләү хыялы тормышка ашмаса да, белем бирү системасы белән бәйле бай тарихлы журнал редакциясенә килеп керүемә Ходайга рәхмәтлемен. Һәр көнем аерым бер мәктәп белән генә бәйләнмәгән, ләкин кыска гына вакыт эчендә республикабызның күпчелек районнарында, авылларында урнашкан төрле уку йортлары, бик кызыклы, үзенчәлекле коллективлар белән таныштым.


Киләчәктә дә «Мәгариф» журналы Татарстан укытучыларының төп басмасы булып калсын иде, ким дигәндә янәдән 100 ел бер казанда кайнап яшәсен иде.


Ландыш НӘСЫЙХОВА, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире


Без үскән чакта авылда матбугатны иң күп укучы гаилә безнеке булгандыр. «Мәгариф» журналы белән үземне белә-белгәннән бирле танышмын. Кырык елга якын педагогик стажы булган әнием «Мәгариф», «Учительская газета», «Сабантуй», «Ялкын» аша басма матбугатка мәхәббәт тәрбияләде. Без кечкенә чакта утсары төстәге тышлыклы «Мәгариф»тә басылган дәрес эшкәртмәләрен ул гына түгел, мин дә курчакларыма дәрес үткәргән чакта еш кулландым. Үзем укучы булып, мәктәптә узган «кире көн»дә география буенча дәрес аңлаткан чакта да әлеге журнал ярдәмгә килде.


Бүген исә мин белемгә омтылыш, укуга мәхәббәт уятырга ярдәм иткән «Мәгариф» журналы редакциясендә эшләвем белән горурланам. Бер гасырдан артык вакыт дәвамында яшь буынга аң-белем бирүгә өлешен керткән, мөгаллимнәр өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып торган басма гомерле булсын! Инде күпләрнең өстәл китабына әйләнгән «Мәгариф»челәр саны артсын дигән теләктә калам.


Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА, баш мөхәррир урынбасары:


Мин «Мәгариф» журналы белән мәктәп елларыннан ук таныш. Дәресләр, сыйныф сәгатьләре үткәргән чакта әлеге журнал укытучыларыбызның төп ярдәмчесе иде. Дәресләргә әзерләнгән чакта үземнең дә китапханәдән «Мәгариф» төпләмәләрен алып кайтканым хәтердә...


Журналист буларак миңа төрле темаларга язарга туры килә. Шулар арасыннан гаилә, тәрбия, мәктәп темалары иҗатымда зур урын били. Шуңа күрә баштан «Гаилә һәм мәктәп», ә хәзер «Мәгариф» журналларында хезмәт куюым юкка түгел дип уйлыйм. Бу язмыш эше!


Бүген олпат журналыбыз үзенең 105 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бер гасырдан артык гомер аз түгел! Бу сирәк басмаларга гына тәти! Шул вакыт эчендә «Мәгариф» күпме мөгаллимнең тугры юлдашы, ярдәмчесе булгандыр. Хезмәттәшләремне, укучыларыбызны әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итеп, журналыбызның тагын бик күп буынга белем һәм тәрбия бирүдә үзеннән лаеклы өлеш кертүен телим!


Раушания ХӨСНЕТДИНОВА, җәваплы сәркатип: 


«Мәгариф» тормышыма һич уйламаганда килеп керде. Ә бәлки мин аның сәхифәләренә бәреп кергәнмендер?! Ничек кенә булмасын, «Мәгариф» мине, мин «Мәгариф» не тулыландырабыз, баетабыз дип уйлыйм.


Әле университетның журналистика факультетында укыганда журнал өчен берничә язма тәрҗемә итәргә туры килсә дә, «Мәгариф» мине, мин «Мәгариф»не бик аз беләбез. Нәкъ менә шушы көннәрдә, редакция коллективына килеп кушылуыма бер генә ел була. Әлбәттә, 105 еллык елъязмасы булган басма өчен минем белән үткәргән бер ел диңгездәге бер кечкенә тамчы.


Телибезме, теләмибезме дөнья - балалар, мәктәп, уку-укыту, мәгариф тирәсендә өйләнә. Чөнки бу үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез... Ә «Мәгариф» журналы әлеге вакыйгаларның шахиты, аларны теркәп, тарихка кертеп, киләчәккә илтүче. Әлеге мәртәбәле, олуг хезмәткә минем дә өлешем керә икән мин чиксез горур һәм бәхетле!


Таһир САБИРҖАНОВ, бүлек мөхәррире:


Әле кайчан гына «Мәгариф»нең 90, 95, 100 еллыкларын зурлап уздырган идек. Вакыт дигәнең язгы агымсу кебек икән... Инде әнә мөгаллимнәребезнең якын киңәшчесенә, фикердәше, тугры дустына әйләнгән «Мәгариф»ебез үзенең 105 яшьлек  күркәм юбилеена дәшә. «Мәгариф» журналын чын мәгънәсендә татар милли педагогик мирасы энциклопедиясе дияр идем мин. Буш вакытым булды исә аның редакциябездә сакланучы 10, 20 30, 40, 50 ел элек чыккан төпләмәләрен караштырырга, алардагы язмаларны укып, шул чор мөгаллимнәренең уй-карашларын күңелем бизмәне аша уздырырга яратам. Үз хезмәтләренә ихлас гашыйк, чын педагог-журналистлар эшләгән икән бит ул «Совет мәктәбе» – «Мәгариф»тә!  Күпме еллар үтсә дә, язмаларындагы фикерләр, педагогик эш алымнары бүген дә ничек актуаль – рәхәтләнеп өйрән, куллан гына.


Инде үземнең дә «Мәгариф»тә эшли башлавыма да 16 нчы ел.  2002 елның октябрь аендагы 800 нче санын чыгаруда катнашудан «Мәгариф»тәге хезмәт юлымны башлаган идем. Инде әнә тагын бер елдан аның 1000 нче саны да дөнья күрәчәк. Хезмәт юлымда баш мөхәррирләр Фәрит абый Шәрифуллин, Габделхак абый Шәмсетдинов, мөхәррир урынбасары Мәҗит абый Вәлиуллин, бүлек мөхәррире Гөллинә апа Шәфигуллиналарның күңел җылысын, ярдәм кулын тоеп «Мәгариф»тә узган елларымны сагынып искә алам. «Абый-апа» дидем, хәзер инде үземә редакциядәгеләрнең һәркайсы «Таһир абый» дип дәшә. Димәк, олыгаябыз дигән сүз. Өлкән, тәҗрибәле ул «мәгариф»челәрдән алган эстафетаны яшь каләм ияләренә йөз кызартмаслык итеп тапшырасы иде...


Алсу ҖИҺАНШИНА, бүлек мөхәррире:


Мин – «Мәгариф»тә бер ел. Аз вакытмы бу, күпме? Шәхсән, үзем өчен әлбәттә, күп. Бирегә килеп эшләвемә бер генә ел булса да, гомерем буена җитәрлек тәҗрибә тупладым, атаклы галимнәр, язучы, шагыйрьләр белән якыннан аралашу бәхетенә ирештем. Укытучы профессиясен үзләштереп, унике ел мөгаллим булып эшләгән кеше буларак, 105 еллык тарихы булган журналда эшләвем белән чиксез горурланам. Әле студент чакта ук «Мәгариф»нең һәр санын көтеп ала идем, алдынгы укытучыларның дәрес үрнәкләре, контроль эш биремнәре яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән укытучы өчен бәяләп бетергесез хәзинә булды.


«Мәгариф»нең туган көне – ул без, редакция хезмәткәрләре өчен генә түгел, барлык мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, мәгариф хезмәткәрләренең уртак бәйрәме дип уйлыйм. Бәйрәм белән сезне!


Айгөл ГАРИФУЛЛИНА, бүлек мөхәррире:


«Мәгариф» журналы белән танышуым студент елларына барып тоташа, остазларымның: «Мәгариф» сезнең өстәл журналыгыз булырга тиеш!» - дигән сүзләре һаман да колагымда яңгырап тора. Ә инде дипломлы белгеч, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып, башкалабызның 19 ынчы гимназиясе бусагасын атлап кергәч, журналыбыз педагоглык эшчәнлегемнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Ул елларда мәгариф өлкәсендә эшләүче белгечләрнең хезмәтен яктыртучы, аларның тәҗрибәләре белән уртаклашучы бу журнал редакциясе коллективына килеп керә алырмын, дип уема да китерә алмый идем. Журналда эшли башлавым да, аның зур юбилей датасына – оешуына 105-ел тулу вакытына туры килде. Шул уңайдан, барлык хезмәттәшләремне истәлекле вакыйга белән тәбрик итәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, саекмас илһам, уңышлар, журналыбызның 110, 125, 130... еллыгын каршыларга насыйп булсын!


Айгөл ЮНЫСОВА, сайт мөхәррире:


Укытучы һөнәренә көнләшеп яшим. Укытучыларга хөрмәтне сыйныф җитәкчем уятса, Казан федераль университенда белем алганда мөгаллимнәргә карата ихтирамым үсә барды. Белемем буенча укытучы була алмадым, әмма мин барыбер үземдә көнләшү уяткан кешеләр янәшәсендә. magarif-uku.ru сайты аша Татарстанның төрле авыл-шәһәрләрендә хезмәт куючы укытучылар бәлән тыгыз элемтәдә торуыма шатмын. Безнең электрон почтага, Интернет-порталга, «Мәгариф»нең «Вконтакте», Instagram һәм Telegram (@magarif1913) челтәрләрендәге битләренә язылыгыз! Мин әңгәмәгә әзер.


Әйе, журналга бүген 105 ел тулды. Әмма редакция, үткәннәрне саклап, заман белән бергә атлый.


Зөһрә ФӘСХИЕВА, «Гаилә һәм мәктәп» журналының бүлек мөхәррире
Мин «Мәгариф» журналы белән балачактан ук таныш. Чөнки әти-әнием - укытучылар. Башлангычта бу журналны укымасам да, олырак сыйныфларда анда минем өчен дә кызыклы мәгълүматлар булуын ачыкладым һәм яңа саннар белән танышып,  мәкаләләрне укыштыргалап бара башладым. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен үз иткәнгә күрә, аеруча әлеге фәннәргә кагылышлы дәрес эшкәртмәләрен яратып укый идем. Минем уйлавымча, бу журнал укытучылар өчен генә түгел, ә фән белән дус булган мәктәп укучылары өчен дә бик файдалы һәм кызыклы.


Югары уку йортын тәмамлагач, «Мәгариф» журналы белән якыннан танышырга насыйп булды. Чөнки бүгенге көндә мин  - «Мәгариф» журналы белән бердәм редакция булып эшләүче «Гаилә һәм мәктәп» журналы хезмәткәре. Биредә эшли башлавыма ярты ел гына булуга карамастан, эш урыным инде минем икенче өемә әверелде дисәм дә, ялгыш булмас. Коллективтагы дустанә мөнәсәбәт, һәрвакыт бере-береңә ярдәм итәргә әзер тору эштәге мөхитне тагы да җылыта. Биредә мин һөнәри яктан бик күп нәрсәгә өйрәндем.  Әлеге коллективта эшләвемә мин бик шат!


Быел   инде «Мәгариф»кә 105 ел тулды. Шул уңайдан хезмәттәшләребезне чын күңелдән әлеге бәйрәм белән тәбрик итәм һәм эшләрендә зур уңышлар телим! Бер гасырдан артык эшчәнлек алып барган "Мәгариф" журналы үзенең кызыклы һәм файдалы мәкаләләре белән алга таба да укучыларын сөендерүен дәвам итсен иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ