Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәйдан”га – 15 яшь!

Яр Чаллы шәһәрендә чыгып килүче әдәби-нәфис иҗтимагый “Мәйдан” журналы август аенда  үзенең  15 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан редакция cентябрь аена махсус сан әзерли. Анда журналның тәүге сан...

Яр Чаллы шәһәрендә чыгып килүче әдәби-нәфис иҗтимагый “Мәйдан” журналы август аенда  үзенең  15 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан редакция cентябрь аена махсус сан әзерли. Анда журналның тәүге санында басылган, редакциядә төрле елларда хезмәт куйган һәм штаттан тыш авторларның шигырьләре, әсәрләре урын алачак. Бу санда Айдар Хәлим, Вахит Имамов, Фирүзә Җамалетдинова, Факил Сафин, Амур Фәләх кебек танылган язучы-шагыйрьләр белән беррәттән, яшьрәк буын авторлары Ленар Шәех, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина һ.б. иҗатына да урын биреләчәк.


CKE_jSnW9ig


Иң беренче биттә бүгенге баш мөхәррир Фидаил Мәҗитовның журналның 15 еллык юбилеена багышланган мәкаләсе дөнья күрәчәк.


Моннан нәкъ 15 ел элек Рәшит Бәшәр “Мәйдан” журналында әдәбиятның торышы турында мәкалә бастырган булган. Хәзер 15 ел узгач автор бүгенге әдәбият турында “Каләм! Калебеңдә ни сер бар?..” дип аталган язма әзерли.


Шулай ук бу санда укучылар “Мәйдан” редакциясе тормышына кагылышлы фотосурәтләр белән дә таныша алалар.


“Мәгариф” журналы редакциясе «Мәйдан”лыларны юбилейлары белән тәбрик итә!


DSC_0173

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ