Мәкерле чирдән интеккән Әлки укытучысы ярдәмгә мохтаҗ

Әлки Борискино урта мәктәбе коллективы укытучы Дербышева (Лукоянова) Нина Николаевнага ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итә.

«Нина Николаевна 25 ел балаларга рус теле һәм әдәбияты укытты. Ул башта Борискино мәктәбендә эшләде, 20 ел инде Әхмәт балаларына белем бирә, – дип хәбәр итә алар “Әлки хәбәрләре” басмасына. — Мәкерле чир Нина Николаевнаны урынга яткырды. Хәзер ул мөстәкыйль хәрәкәтләнә дә алмый. Бу гаилә хәзер бик катлаулы хәлдә. Олы уллары вузда беренче курста укый, кечесе – 11 нче сыйныфта. Быелның апрелендә Нина Николаевнаны инвалидлыктан да төшергәннәр. Хастаханәгә йөрерлек хәлдә булмагач, инвалидлыкны кабаттан дәгъвалый да алмый».

Нина Дербышевага ярдәм күрсәтү өчен исәп-хисап счеты:

Банк получателя доп офис №8610/0970

Кор/счет банка 30101810600000000603

БИК банка 049205603

Счет получателя 40817810262000407618

Ф.И.О. получателя Дербышев Николай Леонидович

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Добавить комментарий