Мәктәп дәреслекләре катлаулы материаллардан азат ителәчәк

Соңгы арада «Мәгариф» үткәргән чараларда дәреслекләр проблемасы күтәрелде. Бүген Дәүләт Советында үткәрелгән киңәшмәдә Энгель Нәвап улына шул хакта сорау бирделәр: «Бүгенге дәреслекләр бик катлаулы. Укучылар мәктәптә 11 ел буе татар телен өйрәнәләр, ә мәктәпне тәмамлагач, 3 җөмлә дә төзи алмыйлар. Сез кайчан әлеге дәреслекләрнең эчтәлеген үзгәртергә планлаштырасыз?»

 

«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе К(П)ФУ галимнәре катнашында мәктәптә татар телен укыту нигезләрен кабаттан күздән кичерде. Шуның нигезендә яңа буын дәреслекләре чыгару эше алып барыла. Аның нигезендә төп игътибар дәреслекләрне катлаулы тел материалларыннан азат итүгә, телне  аралашу чарасы буларак укытуга бирелә. Рус телле балалар өчен яңа буын «Сәлам» атамасындагы укыту-медодик комплекты эшләнде. Бүгенге көндә ул мәктәпрләрдә апробация уза», — диде Энгель Нәвап улы.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *