Мәктәп ниндидер рамка эчендә яшәргә тиеш түгел
Бу минутларда Казанның 146 нчы мәктәбендэ ТР мәгариф системасында булачак җитәкчеләрне әзерләү темасы буенча семинар бара.146 нчы мәктәп директоры Диләрә Кәримова күптән тугел Швейцариядә стажировка...
Бу минутларда Казанның 146 нчы мәктәбендэ ТР мәгариф системасында булачак җитәкчеләрне әзерләү темасы буенча семинар бара.
146 нчы мәктәп директоры Диләрә Кәримова күптән тугел Швейцариядә стажировка узып кайтты. Бүген андагы укыту системасы турында коллегалары алдында фикер уртаклашу булды.
Күргәннәремне өйрәнеп, үзебезнең мәктәптә куллану, калганнар белән тәҗрибә уртаклашу -минем төп максатым, -диде Диләрә Салиховна.
Безнең уку-укыту системасы алардан нәрсәсе белән аерыла? Без ниндидер рамка кысаларында эшләргә өйрәнгән, стреотиплардан кача алмыйбыз. Ә чит илдә укучы белән укытучы арасында бернинди киртәләр юк.
җ
Комментарийлар