Мәктәпкә беренче аяк басуым…

Бер мизгеллРоза Әмин кызы АСЫЛГӘРӘЕВА,

ТДГПУ доценты, Татарстанның атказанган укытучысы

Укытучы… Бу сүз һәр кешенең хәтер чоңгылларыннан иң матур хатирәләрне генә калкытадыр сыман.

Мин үземне укытучы итеп тәүге тапкыр иң игелекле, иң яхшы күңелле, кешелекле кеше – беренче укытучым Нурмый абый Насыйров (төгәл исеме Нурмөхәммәт булгандыр инде ул, безгә исә гомер-гомергә Нурмый абый булып калды) белән очрашкач тоя башладым бугай. 1947 ел, сугыш беткәннең икенче елы, ачлык, ялангачлык. Безнең гаиләдә 4 кыз бала һәм әни. Әти сугыштан кайтмады. Бу елда минем дә бик нык беренче класска укырга барасым килә. Өч апам мәктәптә укыгач, мин инде укый да, яза да, саный да беләм. Ләкин әле миңа 7 яшь туларга 2 ай бар. Шулай да, елый-елый булса да, мин әнине күндердем. Ул: “Нурмый абыең алса, барырсың”,- диде. Алар арасында сөйләшү ничек булгандыр, тик беренче сентябрьдә мин, кош тоткандай бәхетле бала, сугыштан исән-сау кайта алган озын буйлы, чибәр, бик матур, чиста сөйләшә торган, иң әһәмиятлесе, балаларны яратучы Укытучы белән очраштым.

Бәхетле көннәр тиз узды, салкыннар җитте, ә минем өстемә дә, аягыма да юньле кием юк, апаныкы әле үзенә ярый, яңаны алырлык рәт юк. Шулай бер көнне Нурмый абый мине дәрестән соң алып калды да, бик ышандырып, әле миңа 7 яшь тулмаган икәнен, 7 яшькә хәтле “укырга керергә ярамаганын” аңлатты. Кулыма бер өр-яңа дәфтәр, очланмаган да карандаш тоттырып: “Син инде киләсе елга килерсең, ә быелга апаларың белән өйдә генә укырсың”, — дип кайтарып җибәрде. Өр-яңа дәфтәр белән әле очланмаган да карандашның нинди зур байлык булганын бүгенгеләр күз алддына да китерә алмыйдыр! Нәкъ шуңа күрә болар минем мәктәптә укый алмау кайгысын бераз җиңеләйтте дә инде. Һәм шушы көннән минем “укытучылык” хезмәтем башланды: апаларга “дәрес” бирү, дәфтәрләрен “тикшерү”, өйгә бирелгән эшләрен “эшләтү, күрше-тирәдәге мәктәпкәчә яшьтәге иптәшләремне укыту… Ә Нурмый абый минем күңелгә иң яхшы, иң мәрхәмәтле укытучы булып кереп калды. Ул әле, безне һәм башкаларны шатландырып, бик озак еллар укытты, читтән торып педагогия институтын тәмамлады, завуч, директор булып эшләде, кызганыч, ләкин берничә ел элек бакыйлыкка күчте. Сүзләрем рухына дога булып барып ирешсен.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда, сугыштан кайтып, укытучылык дигән иң авыр, иң җаваплы, иң мактаулы эшкә керешкән ир-атларга мең рәхмәт, алар безгә, әтисез калган балаларга, әти дигән кеше нинди була икәнен сиземләргә ярдәм иттеләр.

One thought on “Мәктәпкә беренче аяк басуым…

  1. Роза апа ,сез минем иң яраткан укытучым.Сез мине үземә ышанырга өйрәттегез.Бик зур рәхмәт сезгә.Мин дә сезнең эздән 35 ел атлыйм.

Добавить комментарий