Логотип Магариф уку
Цитата:

Менә алар – җиңүчеләр!

 Бүген, 14 нче сентябрьдә, Казан шәһәрендә “Авыл укытучысы – 2016” бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән авыл укытучылары, низездә, Мәгарифне үстерү институты га...

 Бүген, 14 нче сентябрьдә, Казан шәһәрендә “Авыл укытучысы – 2016” бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән авыл укытучылары, низездә, Мәгарифне үстерү институты галим-методистларыннан торган мәртәбәле жюри әгъзалары каршында имтихан тотты, үзләренең талант-сәләтен, осталыкларын күрсәтте.


dsc_1556


 Алар әзерләгән мастер класслар темаларының төрлелеге, актуальлеге, яңа технологияләргә корылганлыгы белән аерылып торды. Аннары бәйгедә катнашучыларның үзара дустанә мөнәсәбәте, бер-берсенең дәресләрен тулыландыруда, укучылар сыйфатында катнашулары да ямь өстенә ямь булды. Жюри әгъзалары да һәр эшкә фәнни яктан килеп бәя бирде, җиңүчеләрне ачыклады.


dsc_1668


Менә алар – “Мастер-класс” бәйгесендә җиңүчеләр:


I урын


Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


II урын


Зарипова Миләүшә Рафис кызы, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


III урын


Галимова Резеда Закир кызы, Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.


Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:



  1. “Балаларга мәхәббәт” номинациясендә җиңүче – Габсаматова Фәүзия Хәйдәр кызы, Тукай районы Иске Дөреш башлангыч мәктәбе укытучысы;

  2. “Тема тирәнлеге өчен” номинациясендә җиңүче – Гасимова Чулпан Гали кызы, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы;

  3. “Белемнең көнкүрештә чагылышы” номинациясендә җиңүче – Кәримуллина Вафия Сәхип кызы, Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы;

  4. “Активлык тарафдары” номинациясендә җиңүче – Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы, Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

  5. “Предметка мәхәббәт” номинациясендә җиңүче – Фәхртдинова Дилбәр Нәкыйф кызы, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы;

  6. “Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә җиңүче – Хәбибуллин Ленар Әсгат улы, Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы;

  7.  “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә җиңүче – Хәкимҗанова Гөлнара Фәрид кызы, Биектау районы Суксу урта мәктәбенең география укытучысы.


 dsc_1713


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ