Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәгарифебез әйдаманы булган гыйлем йорты көмеш туен уздырды

Сүзебез – мәшһүр мәгърифәтче якташлары мирасына тугры калган Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия хакында. Әлеге уку йорты хакында сүз чыкты исә һәркем һич икеләнмичә: «Әлмәт төбәге...

Сүзебез – мәшһүр мәгърифәтче якташлары мирасына тугры калган Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия хакында. Әлеге уку йорты хакында сүз чыкты исә һәркем һич икеләнмичә: «Әлмәт төбәгенең йөзек кашы, милли мәгарифбез эталоны!» – дип горурланып әйтә.


 


Бу – чыннан да шулай. «Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә, «Россиянең әйдәп баручы белем бирү учреждениеләре» реестрына кертелгән, «Россия – ЮНЕСКО: партнерлыкка 60 ел» конкурсында һәм тагын күпсанлы республикакүләм бәйге-күргәзмәләрдә җиңеп чыккан, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясенә лаек булган гыйлем һәм тәрбия учагы ул! Әйтүе генә җиңел: тәүге уку елын үз бинасы да булмыйча, Әлмәттәге интернат-мәктәпнең икенче катында өйдәш булып башлаган бу татар гимназиясе «Татнефть» жәмгыяте ярдәме белән хәзер күп кенә рус мәктәпләрен дә көнләштерерлек заманча уку кабинетлары, спорт заллары, остаханәсе, хореография һәм концерт залы, бассейны да булган мәһабәт биналы уку йорты! Инде бу гимназия 916 укучыга олы тормышка фатиха биргән. Бүгенге көндә биредә 1007 бала белем ала. Гимназия үз укучыларының төпле белемле, инсафлы булулары, фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә җиңү арты җиңү яулаулары белән аерылып тора. Бу – гимназия педагогик коллективының киң җәмәгатьчелек, ата-аналар белән күлга-кул тотынышып эшләвенең күркәм нәтиҗәсе.




Әйе, Әлмәттәге беренче инновацион уку йорты буларак, милли аңыбызның уянган бер мәлендә – 1991 елның сентябрендә ачылган бу гимназия узган шимбәдә үзенең 25 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Чирек гасыр эчендә олы тормыш юлына чыгарган күпсанлы шәкертләрен, төпле белем һәм милли тәрбия бирүдә күңел җылысын биреп эшләгән ветеран остаз-мөгаллимнәрен, мәртәбәле кунакларны көмеш туена дәште ул. Табигатьнең буранлап, көйсезләнеп торганрак көне булса да, һәркайсы, ерак араларны якын итеп, туган нигезедәй якын күргән гимназиясенә сабакташлары, хезмәттәшләре, якташлары белән очрашуга сагынышып кайтты. Мондый онытылмас очрашу кичәләрен һәр биш ел әнә шулай зурдан кубып үткәрүне бу гимназиядә күркәм гадәткә керткәннәр. Татар телен, татар кыйбласын сайлап, аңа чирек гасыр буена тугры калган мәгърифәт учагының, кичә барган сәхнә түрендәге шарларда язылганча, биш «5» ле билгесенә торырлык көмеш туе иде бу! Күпме җылы хатирә-истәлекләр яңарды, эчкерсез уй-фикерләр, матур теләкләр яңгырады анда! Гимназиянең бүгенге шәкертләре – Р.Фәхреддиннең XXI гасырдагы варислары зал тулы өлкән абый-апалары каршында сәхнә осталыгын күрсәтте. Ул «Риваять» вокаль ансанбле, «Ялкын» бию коллективы, «Сәйлән» ансамбле чыгышларын әйтәсеңме?! Бер сүз белән әйткәндә, милли рухтагы кичәләрнең ничек үткәрелергә тиешлеген дәлилүче эталон чара да иде бу!



Илнар ФӘРХЕТДИНОВ фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ