Милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?
10 февраль көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары» темасына багышланган чираттагы «Акыл фабрикасы» мәктәбе оештыра. Чара лаборатория форматында үтәчәк. Оешты...
10 февраль көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары» темасына багышланган чираттагы «Акыл фабрикасы» мәктәбе оештыра.
Чара лаборатория форматында үтәчәк. Оештыручылар кызыклы спикерлар чыгышлары вәгәдә итә. Алар этник-мәдәни проектларны булдыру алгоритмнары турында гына түгел, ә шулай ук аларга акча җәлеп итү юллары, гамәлгә куярга булышкан төрле конкурслар, республикакүләм һәм федераль грантлар, башка ресурслар турында да сөйләячәкләр. ТР яшьләр оешмасы Советы рәисе Руфия Мөхәммәдеева «Милли проектларга федераль грантлар, бәйгеләр һәм республика ярдәме» темасына чыгыш әзерли. РАН Шәркыят институты фәнни хезмәткәре, сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов “Татарча фандрайзинг яки милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?” темасына чыгыш ясый.
Чара иртәнге сәгать 10.00 башлана.
Комментарийлар