Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Россия составындагы республикаларның, шул исәптән Татарстанны да кертеп, милли телләрне укыту буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертү буенча 30 көн вакытлары бар. Дәүләт Думасында икен...

Россия составындагы республикаларның, шул исәптән Татарстанны да кертеп, милли телләрне укыту буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертү буенча 30 көн вакытлары бар. Дәүләт Думасында икенче укылышка төбәкләр фикере кабул ителергә һәм исәпкә кертелергә тиеш, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.


OgGLNjx-JgE


Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бүген Татарстан хөкүмәте йортында узган брифингта депутатларның 19 июньдә нәрсә өчен тавыш бирүләрен аңлатып китте. ”Мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр кертү буенча яз көне депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән һәм шактый бәхәс тудырган фикерләр турында сүз бармады. Сүз әлеге закон проекты һәм шул ук пакетта  тәкъдимнәр белән Дәүләт Думасына карауга кертелгән карар турында барды”, - диде.


“Татарстаннан Дәүләт Думасында булган депутатларның карар өчен тавыш бирүләрен аңларга кирәк.  Каралуга бер пакетта бирелгәнлектән, әлеге документлар өчен аерым-аерым тавыш бирү мөмкин түгел”, - дип искәртте Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары.


“Сезнең игътибарны карарның өченче пунктына: Россия халыклары туган телләрен һәм Россия республикалары дәүләт телләрен мәктәп программасының мәҗбүри өлешендә укыту хокукын беркетүенә юнәлтәм. Шул ук вакытта кайсы телне өйрәнүнең ирекле булуы каралган. Бу - принципиаль һәм мөһим момент”, – дип өстәде Галимова.


Фактта инде хәзер үк Россиядә милли телләрне укытуның «төп кысасы» формалашкан. “Безнең әлеге закон ничек үзгәрергә тиешлек турында тәкъдим бар, карар бар. Кайбер чаралар әлеге конструкцияне тулыландыру өчен булачак та инде”, - диде Казан Кремле вәкиле.


Россия Мәгариф министрлыгы алдында хәзер Россия халыклары туган телләрен укыту концепциясен формалаштыру торачак. Россия финанс министрлыгы әлеге процессны финанслауны 2019 елда һәм 2021елга кадәрге план чорына карарга тиеш. Сүз шул ук вакытта укыту әсбапларын бастыруга акча бүлү турында да бара. Ниһаять, Россия халыклары, шул исәптән  аз санлы җирле халыкның туган телләрен өйрәнүгә Ярдәм фонды булдыру карала.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ