Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе 13 нче тапкыр оештырыла. Татар теле өчен бу бәхетле санмы?

26 нчы апрельдә Казанда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе милләттәшләрне 13 нче тапкыр җыячак. «Бу татар теле өчен иң авыр елларның берсе булды», – дип белдерде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбр...

26 нчы апрельдә Казанда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе милләттәшләрне 13 нче тапкыр җыячак. «Бу татар теле өчен иң авыр елларның берсе булды», – дип белдерде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин даими акцияне оештыруга багышланган матбугат конференциясендә. 


Фото: Зөләйха Камалова фотосы

13 ел эчендә «Мин татарча сөйләшәм» проекты милләттәшләрдә татар теле, әдәбияты, мәдәнияты, тарихына кызыксыну уятты. Бөтендөнья татар яшьләре форумы фикердәшләр үстерү өчен төрле чаралар оештыра. Бу автойөреш, Интернетта татарча сөйләшү, флешмоблар, велохәрәкәт, фатирник, китап-алыш, «Татарча хатасыз!» чарасы, архитекторлар бәйгесе, социаль эксперимент, шәһәрчеләр кичәсе.


Шәһәр мәдәниятын үстерүдә яңа берләшмәләр оештыру мөһим дип саный активистлар. «Хәзерге вакытта татар телле 21 шәһәр берләшмәсе бар, көрәшчеләрдән алып, кечкенә генә татар теле курслары оештыручыларга кадәр», —дип аңлатты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.


«Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәтененең тагын бер юнәлеше  — волонтерлар туплау. Хәзерге вакытта оешмада 90нан артык волонтер бар.


Акциясенең  быелгы гала-концерты 26 нчы апрель көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында узачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ