Логотип Магариф уку
Цитата:

Назарбаев казах алфавитын кириллицадан латин графикасына күчерү графигын эшләүне йөкләгән

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Хөкүмәткә казах язуын кириллицадан латин графикасына күчерү графигын төзергә күрсәтмә биргән. Назарбаев Бу хакта “Бәйсез Казахстан” (“Независимый Казахстан”) г...

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Хөкүмәткә казах язуын кириллицадан латин графикасына күчерү графигын төзергә күрсәтмә биргән. Назарбаев Бу хакта “Бәйсез Казахстан” (“Независимый Казахстан”) газетасында басылып чыккан мәкаләсендә җиткергән, дип хәбәр итә “ Интерфакс”.
Назарбаев сүзләренчә, 2017 ел ахырына кадәр “галимнәр һәм җәмәгатьчелек белән киңәшләшкәннән соң, яңа казах алфавитын һәм графикасын латинга күчерү бердәм стандарты эшләнергә тиеш”.
2018 елдан белгечләрне яңа алфавитка өйрәтү башланырга тиеш. Быелдан башлап, урта мәктәп өчен тиешле укыту әсбапларын чыгара башлау планлаштырыла. Шуның белән бергә, Назарбаев баштагы вакытта латин графикасы белән бергә кириллица да кулланылачагын билгеләп үткән.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ